Шәһри Казан

Яңа елга нәрсә бүләк итәргә?

Энә дә бүләк, дөя дә бүләк, ди халык. Иң мөһиме – бүләкнең зурлыгы түгел, ә аның ихластан һәм файдалы булуы. Шунлыктан түбәндәге киңәшләргә колак салсагыз, бер дә ялгышмассыз.

Һәркемгә бүләк итәргә мөмкин булган әйберләр

2018 ел символикасы (Сары эт), Яңа ел бизәкләре яки бүләк ителәсе кешенең исеме язылган брелок, сөлге, мендәр, кружка, термос, статуэтка;

йомшак уенчык, футболка, өйдә кия торган йомшак тапочка, урын-җир;
телефон чехолы;

үз кулың белән ясалган яки чигелгән картина;

бүләк бирәсе кешегезнең эте булса, аның өчен алка яки муенчак бүләк итәргә була.

Хатын-кызлар өчен

романтик сәяхәткә юллама;

спа-салон, фотостудия, матурлык салоны, ул яраткан киемнәр яки бизәнү әйберләре кибетенә сертификат;

бизәнү әйберләре саклый торган шкатулка;

бүгенге көндә бик популяр булган җиңел плед яки юрган;

Реклама

телефон, ноутбук, планшет;

баллы ризыклар, кышкы букет;

сөйгәнегезнең яраткан шөгыле булса, аның өчен кирәк-яраклар бүләк итәргә мөмкин. Мәсәлән, картина ясау өчен пумала яки чәч ясау өчен фэн.

Ирләр өчен

җылы мунча халаты яки футболка;

компьютер өчен кирәк-яраклар, телефон, флешка;

сатып алынган яки үзегез бәйләгән җылы свитер белән шарф;

берәр кызыклы квестка, чаңгы яки сноубордта шуу базасына сертификат;

машина өчен кирәк-яраклар: видеорегистратор, телефон куйгыч, сөйгәнегезнең исеме яки машина маркасының моделе язылган брелок;
мунча яратучыларга – мунча өчен кирәк-яраклар;

спорт белән шөгыльләнүчеләргә – спорт инвентаре: туп, чаңгы, тимераяк.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
  • Казанда Үзәк чыршы ачылды
  • Пенсия фонды үтеп баручы елга йомгак ясады
  • Черек күлдә шугалак ачылды
  • Президент чыршысыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Чаңгылы якшәмбе
  • Казанның Аккош күлендә күңелле ял
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 21.12.2017
  • Үсте чыршыбыз урманда...
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 19 января 2018 в 14:32
    Балалар бакчасына түләү күпмегә арта?
    Быел 1 гыйнвардан балалар бакчасына түләү бәяләре артты. Былтыргы белән чагыштырганда (2017 елда түләүләр сигез процентка арткан иде) әллә ни күпкә түгел, дүрт процентка гына. Бу уртача 120 сум дигән сүз.
    35
    0
    0