16+

Яңа елга шәһәр дә, программалар да әзер: карны гына көтәбез

Татарстан башкаласында Яңа ел көннәрендә 160 мәдәни-спорт чарасы оештырыла. Мэр Илсур Метшин казанлыларны һәм кунакларны чыршы бәйрәмнәренә чакырды.

Яңа елга шәһәр дә, программалар да әзер: карны гына көтәбез

Татарстан башкаласында Яңа ел көннәрендә 160 мәдәни-спорт чарасы оештырыла. Мэр Илсур Метшин казанлыларны һәм кунакларны чыршы бәйрәмнәренә чакырды.

“Казан” гаилә үзәге территориясендәге Үзәк чыршы 26 декабрьдә 16.00 сәгатьтә ачыла. Бу вакытта, ягъни, 15.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр Сибгать Хәким урамында транспорт хәрәкәте туктатып торыла. Башка көннәрдә транспорт хәрәкәтенә чикләү кертелми.

- ”Казан” гаилә үзәге янындагы Үзәк чыршы быел гадәти булмаганча, “ут-музыка” проекты нигезендә ясала. Чыршы 93 мең светодиод электр куыгы, 12 ут “пушкасы” һәм 640 электр гирляндасы белән бизәлә. Чыршы мәйданы һәм андагы боз шәһәрчеге февраль ахырына кадәр эшли,-диде “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә башкаланың мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов.

Боз шәһәрчегендә 5 боз тавы, Кыш бабай белән Кар кызы, “Трон”, “Әҗраха-Дракон” кар сыннары, лабиринтлар, шулай ук “Тантамареска” һәм “Шәһәрчек” паннолары була.
Казанда “Паркларда 2020 ел кышы” программасы инде 14 декабрьдә үк башланды. Паркларга барсагыз саф һава йөреп кенә түгел, ә театраль тамашаларны, концертларны карап, осталык дәресләрендә һәм спорт бәйгеләрендә дә катнашып кайтырсыз.

 21 декабрь: Бауман урамында музыкаль парад үткәрелә; Казан моторлар төзү-җитештерү берләшмәсе (КМПО) каршындагы мәйданда Яңа ел чыршысы ачыла. Биредә концерт куела, төрле бәйге һәм конкурслар тәкъдим ителә, коймак белән чәй сәүдәсе оештырыла. Горький паркындагы чыршы да утларын 21 декабрьдә кабыза.

 23 декабрь: Татар дәүләт филармониясе скверындагы чыршы үзенә кунакка чакыра.

 24 декабрь: Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының “Крылья Советов” паркындагы чыршысы “ишекләрен” ача. Әлеге паркта Кыш бабай белән Кар кызы катнашында интерактив программа әзерләнгән, спорт бәйгеләре һәм конкурслар үткәрелә, сәүдә рәтләре эшли, кечкенә балалар атларда һәм пониларда йөри ала. Яңа Савин районындагы “Континент” паркындагы Яңа ел программасы старты 26 декабрьгә билгеләнгән.

 Идел буе районының “Калейдоскоп” паркындагы чыршы бәйрәм программасы башлана.

 Киров һәм Мәскәү районнарының Химиклар мәдәният сарае янындагы “Наратлык  (“Сосновая роща”) паркындагы 20 метрлы ясалма чыршы, шулай ук 24 декабрьдә бәйрәмгә чакыра. Монда шугалак һәм тимераяк прокаты да бар.

 25 декабрь: Совет районының Дәрвишләр бистәсендәге чыршы тамашачыларны үзенә 16.00 сәгатьтә чакыра. Биредә быел тәүге мәртәбә зур тау һәм Кыш бабай өе ясалган. Спорт бәйгеләрендә һәм конкурсларда җиңүчеләргә бүләкләр әзерләнгән.

 Казан ипподромы территориясендә “Хан ишегалды” Яңа ел авылы барлыкка китерелә. Әлеге авылның символы- “Хан сарае”. Чыршы шәһәрчегендә шугалак, “Багги” трассасы, балалар өчен аттракционнар була, атларга җигелгән чаналарга утырып йөрергә мөмкин.

Кремль яр буе урамында да Яңа ел бәйрәме мәйданы була.

Казанның 18 паркы, 10 урамы, 5 мәйданы һәм Болактагы барлык күперләр Яңа ел утлары белән бизәлә. Мисал өчен, Ирек мәйданы, Казан Кремле янындагы Меңьеллык мәйданы, Совет мәйданы, Мулланур Вахитов һәйкәле тау бите, Камал театры каршындагы территория, Иске-Татар бистәсе аеруча матур. Быел тәүге мәртәбә Лядской бакчасы, Фучик урамындагы бульвар, “Ак чәчәкләр” бульвары һәм “Комсомолец” паркы да бизәлә. Горки-Әмәт урман паркында Яңа ел программасы тагын да тулыландырылган. “Черек күл” (“Черное озеро”) паркындагы шугалакны Италия компаниясе төрле утлар белән бизи. Үзеңнең тимераякларың белән Черек күлдәге бозда бушлай да шуарга рөхсәт. Урицкий исемендәге парк күле су юлын утлы гирляндалар балкыта.

Декабристлар урамындагы “Фестиваль” бульварына, 2020 елда ТАССРга 100 тулуга багышлап, бизәкләр куела.

Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында 2020 елның 4 гыйнварында “Казан чаналары” (“Сани Казани”) кулдан ясалган чаналарга конкурс үткәрелә.
-Тюбинглар өстенә ясалган иң матур һәм үзенчәлекле чанага төп приз-50 мең сум. Узган ел Мунча-чана җиңгән иде. Агачтан яки тимедән ясалган чаналарны да алып килергә мөмкин, алар тамашаның бер бизәге булыр,-диде Азат Абзалов.

 Казанда Яңа ел төне дәвамында ике мәйдан эшли: “Казан” гаилә үзәге һәм Черек күлдәге чыршы мәйданнары. Россия Президентының һәм Тататрстан Президентының котлаулары телеэкран аша күрсәтелә, 1гыйнварның 3.00 сәгатенә кадәр дискотека бара.

Сибгать Хәким урамында 31 декабрь төнендә 18.00 сәгатьтән 1 гыйнварда 4.00 сәгатькә кадәр транспорт хәрәкәте туктатыла.  

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading