16+

Яңа елның өч әкияте

Яңа ел — елның иң серле һәм көтеп алынган бәйрәм. Аның килүен балалар да, олылар да түземсезлек белән көтә.

Яңа ел — елның иң серле һәм көтеп алынган бәйрәм. Аның килүен балалар да, олылар да түземсезлек белән көтә.

 Һәр елны без ул бәйрәмнән без  ниндидер могҗиза көтәбез. Еш кына ул могҗизалар тормышка да аша. Иң мөһиме Яңа ел могҗизаларына ышанырга гына кирәк! Безнең геройларыбыз кебек. 


“Кыш бабайга гашыйк булдым”

Яңа ел минем иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәмем! Моннан 14 ел элек, мин шул бәйрәмдә үземнең гомерлек мәхәббәтемне һәм тормыш иптәшемне таптым. Бу минем тормышымда иң зур һәм кадерле Яңа ел бүләге булды. 

...Ул елны мин Яңа елны дусларым белән каршыларга уйладым. Барысы да гаиләләре һәм балалары белән иде. Шуңа да миңа Кар кызы ролен башкарырга туры килде. Кыш бабай заказга эшли, шуңа да соңрак килә диделәр. 

Инде Яңа елга берничә генә сәгать калды. Безнең Кыш бабаебыз да килеп җитте. Ул кич бик күңелле узды. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады. Көне буе башкаларны котлап йөреп, “хезмәттәшем” тәмам арып беткән иде бугай, утырган җиреннән йокыга да киткән. Бүләкләрне минем үземә генә таратып бетерергә туры килде. 

Яңа елга берничә минут кала, Кыш бабаебызны уяттык. Ул костюмнарын салып, бүлмәгә килеп кергәч, мин телсез калдым! Бу бер күрүдән гашыйк булу иде. Айрат белән без кич буе бергә булдык. Ул да мине бик нык ошатты. Шул вакыттан алып, без бер дә аерылмадык диярлек. 

Бер ел очрашып йөргәннән соң, Айратны хәрби хезмәткә алдылар. Әлбәттә мин аны көттем. Айрат кайтканнан соң, без гөрләтеп туй иттек. Хәзер без өч бала үстерәбез. 

Менә шундый Яңа ел могҗизасы! Һәр кешенең дә тормышында шундый могҗизалар булуын телим!

Айзилә.

 Иң яхшы Яңа ел

Алия бүген эштән иртәрәк кайтты. Ашыга-ашыга кибетләрне йөреп чыкты. Берничә сәгатьтән Яңа ел якынлаша иде.  Иптәш кызы Яңа елны каршыларга үзләренә чакырды. Тик Алия  генә Яңа елны ялгызы гына каршыларга булды. Иптәш кызының гаиләсе, балалары бар. Ә Алия исә һаман ялгыз.  Ялгызлыгыннан кимсенмәсә дә, ял көннәрендә, бәйрәм кичләрендә берүзе булу бер дә күңелле түгел иде. 

Алия кибеттә тәм-томнар алды. Ялтыравыклы бүләкләр арасында бер йомшак уенчык күзенә ташланды. Нәкъ бала чагындагы кебек кечкенә кара күзле, соры төстәге аю иде ул. Ул аю Алияне бала чагына “алып китте”...

Алия ул вакытта өченче сыйныфта укый иде. Сыйныфларына шул елны яңа укучы — Раил килде. Укытучы апалары Мәрьям Рәхимҗан кызы Раилне Алия янына утыртты. Шул вакыттан алар бер дә аерылмады. Сыйныфташлары, дуслары Алия белән Раилне ничек кенә үртәмәде. Ә алар “түзде”. 
 
Еллар үткән саен, Алия үсте, чибәрләнә генә барды. Раилне аны яратып, язгы чәчәгем минем дия иде. Алия чыннан да чәчәк кебек матурланды, гүзәлләнде. Кызга  16 яшь тулган көнне, ул сыйныфташларын кунакка чакырды.  

Алиянең туган көненә бик күп чәчәкләр алып килделәр. Ә иң кадерле һәм якын бүләкне Раил ясады. Ул кызга йомшак уенчык — аю баласы бүләк итте. Барысы да Алияне инде буй җиткән кыз дип саный. Бары бер кеше, бары Раил генә аның әле һаман да бала-чага булуын, әле дә уенчыклар яратуын аңлый иде. Алия шул аю баласы белән бергә ятып йоклый торганга әйләнде. Серләрен дә шуңа сөйли иде. 
Кыз белән Раилнең мөнәсәбәтләре гел яхшы булды. Ничә ел мәктәптә бергә уку дәверендә алар бер генә тапкыр да ачуланышмады, талашмады. Раил кызны һәр көнне мәктәптән өенә озатып куя, иртән ишек төбендә каршы алды. Укытучылары, дуслары, сыйныфташлары да шаяртып: “Туегызга чакырырга онытмассыз инде”, дип, төрттереп йөрде үзләренә. 

Мәктәпне тәмамлагач, Алия институтка укырга керде, ә Раилне хәрби хезмәткә алдылар. Егет Германиядә хезмәт итте. Алар һәр көнне бер-берсенә хатлар язып торды. Алия сөеклесенең һәр хатын кадерләп, бер тартмага җыеп барды. 

Раил көтмәгәндә-уйламаганда, ялга кайтты. Бу ун көн Алиянең тормышында иң бәхетле көннәр булгандыр, мөгаен. Алар гел бергә булырга тырышты. Нишләп икән көткәндә көннәр бик озак үтә, ә бәхетле мизгелләр шундый тиз узып китә дип уйлады кыз. Раилнең инде хезмәт итү вакыты бетеп килә иде. Тиздән ул бөтенләйгә кайтачак. 

-Алиям, мин сине бик нык яратам! Синең өчен барысын да эшләргә әзермен! Әмма нишләптер син минеке булмассың төсле, - диде Раил хушлашканда.

-Ничек син шундый нәрсәләр турында уйлый аласың?! Сине ничек өзелеп көткәнемне беләсең бит инде! -дип сүкте аны кыз. 

Ун көннән соң Раил кабат китеп барды. Егетен озатканда, Алия бик нык елады. Раил дә түзмәде, күзеннән яшьләр бәреп чыкты. “Эх син, балакай! Шуның өчен өзгәләнәләр мени инде?!”, дип көлде Алиянең әнисе. 

Раил киткәч, Алия бер атналап моңсуланып йөрде. Аның кәефсез булуын күреп, иптәш кызлары күңелен күтәрергә тырышты. Бер көнне Айсылу исемле дус кызы барлык дусларын кунакка җыйды, Алияне дә чакырды. Айсылуларда Азат исемле егет бар иде. Чибәр, шаян, бар кешенең дә игътибарын җәлеп итә торган бу чибәркәй кунакка килгән кызларның башын бик тиз әйләндерде. Шул исәптән Алиянекен дә. Алай гынамы?! Азат кызның өенә килгләп йөри башлады һәм Алиянең әнисенә дә, әби-бабасына да бик ошады.  Кызның әтисе генә дәшми калды. Азат –диңгезче иде. Тышкы кыяфәте, тәмле теле белән Азат кызның башын бик тиз әйләндерде. Май аенда Азат белән Алия туй  ясады. Ә июньдә исә Раил хәрби хезмәттән кайтты. Анда да Раил Алияне гаепләмәде, аңа ачуланмады.

Бераздан Раил Себергә эшкә китеп барды, шуннан кайтып-китеп йөргәне ишетелмәде. Алия дә йөрәк яраларын яңартмас өчен, Раилнең тормышы белән кызыксынмаска тырышты. 

... Азат белән Алиянең тормышы барып чыкмады. Азат, өйләнгән булуына да карамастан, кызлар белән йөрүен дәвам итте. Берсендә, Азат исереп кайтып керде. Муенында иннек эзләре дә күргәч, Алия аны куып чыгарды.  Алар бергә ярты ел гына яшәп калды. Балалары, бергә җыйган мал-мөлкәтләре юк иде. Азат аерылышырга теләмәсә дә, Алия суд аша булса да аерылды. 

Бер-бер артлы еллар үтте. Инде менә ун ел Алия ялгызы. Дөрес, аның артыннан да йөрүчеләр булмады түгел, булды. Тик аларның берсе дә Алиянең күңелендә йөрткән егет  түгел иде. 

Яшь хатын үзе дә уйламаганда театр белән мавыга башлады. Баштан спектакльләргә йөрде. Аннан бер театр түгәрәгенә язылды. Аны бер режиссер күреп алды һәм спектакльдә роль бирде. Аннары тагын бер роль, тагын, тагын... Алия шулай театр дөньясына кереп китте.

Бүген ул балалар алдында чыгыш ясады. Ул Кар кызы иде. Алия балалар алдында уйнарга бик ярата. Алар шундый эчкерсез, чиста...  Аларның шат көлүләреннән, самимилыкларыннан Алия үзенә әллә никадәр энергия ала, кәефе күтәрелә иде.
 


***

... Алия телефон тавышына уянып китте. Кара инде аны, башын гына мендәргә куеп торган иде, йокыга киткән икән бит! Инде сәгать тугыз тулып килә. Болай Яңа елны да йоклап уздыруың бар! 

-Алло! Кыш бабай чакырдыгызмы? 

Бу тавыш аңа бик таныш булып тоелды. 

-Гафу итегез, сез номерны дөрес җыймагансыз, - диде дә, Алия трубканы куйды. Бу тавыш шундый якын, шундый таныш иде. Әллә каян, бала чагыннан ишетелгән төсле булды. 

Ул үзенә генә өстәл әзерләде, телевизорны кабызды. Инде күптән Яңа ел кичәсенә багышланган концерт башланган. Бокалына шампан шәрәбе салды. Шул вакыт ишектә кыңгырау шалтырады. “Берсе мине кызганып, котларга килгәндер инде”, дип уйлады Алия. Ишекне ачып җибәрсә—анда капчык аскан Кыш бабай басып тора!

-Кыш бабай чакырдыгызмы?, - диде ишек төбендә басып торган ир.

-Сез фатирларны бутагансыздыр, дип Алия ишекне япмакчы иде... Кыш бабай сакал-мыекларын сала башлады. Юк, моның булуы мөмкин түгел! Ишектә Алиянең гомерлек мәхәббәте Раил басып тора иде. Ул Раилне ничек итеп кочаклавын сизми дә калды. Икесенең дә йөзеннән шатлык яшьләре тәгәрәде. “Хәзер мин сине бер кая да җибәрмим! Бер кемгә дә бирмим!”, дип пышылдады Раил. Бу вакытта сәгать телләре уникене суга иде...

Яңа ел бүләге

Илдар белән Гүзәл бер урамда, бергә уйнап үсте. Бер мәктәпкә укырга йөрделәр. Мәктәпне тәмамлагач та, бер институтка укырга керделәр. Алар яши торган тулай тораклар да хәтта янәшә иде. Яшьләр арасында мәхәббәт нәкъ менә шул студент елларында кабынды да инде. Гүзәлнең дәресләре, Илдарныкына караганда соңрак бетә иде. Шуңа да егет сөйгәненең бушаганын көтеп ала да, алар шәһәр буйлап йөрергә чыга...

Институтны тәмамлагач,Илдар армиягә китте. Гүзәл, әлбәттә инде кадерлесен көтеп алды. Егете хезмәт иткән вакытта, ул очраклы рәвештә генә яшьләр театрына эшкә урнашты. Кызның чишмәдәй тавышы, зифа-буй сыны сәхнә өчен менә дигән иде! 

Илдар армиядән кайткач, алар туй ясады. Бу мизгелдә яшьләрдән бәхетлерәк кеше булмагандыр, мөгаен. Гүзәл үз бәхетенә үзе ышанмады. Аның гел җырлыйсы, күбәләктәй очасы гына килде. Илдарның әти-әнисе дә киленнәрен үз кызларыдай яратты. Яшьләр, ике ай  егетнең туган нигезендә яшәгәннән соң, үз куышларын булдырырга уйлады. Ике як та ярдәм итте. Илдарның үзенең дә кулы алтын иде. Яңа сатып алынган фатирда бөтен нәрсәне инәсеннән-җебенә кадәр үзе ясады. 

Дөньялары түгәрәк иде яшь парның. Тик бәхетләре генә китек иде. Инде өч ел бергә яшәсәләр дә,  Илдар белән Гүзәлнең бәбиләре булмады. Ә алар икесе дә бик каты бала теләде. Һәр кичне, йокларга ятканда, Гүзәл Ходайдан бала бирүен сорады. Илдар да күңеле белән шул ук теләктә иде. 

Соңгы вакытта, аларның бөтен уйлары, сөйләшә башлаган һәр сүзләре шул темага кайтып кала башлады. Икесе дә табибларга күренде, бар да яхшы, сау-сәламәт диделәр үзләрен. Нәселләрендә дә мондый әйбер белән интегүче булмады. Шулай да яшь пар һаман баласыз иде...

Яңа ел бәйрәме якынлашты. Гүзәл балалар бакчалары, мәктәпләрдә Яңа ел кичәләрендә Кар кызы булып уйный башлады. Нәниләрне күргән саен, аның йөрәге тагын да ныграк кысыла иде. Аның да үз нарасыен куенына кысасы, кичләрен әкиятләр сөйләп йоклатасы, иртән балалар бакчасына яки мәктәпкә илтәсе бик тә килә иде. Тик... Ходайдан узып бер ни дә эшләп булмый.

Бер көнне Гүзәлнең сәхнәдәге партнеры, Кыш бабайны уйнаучы артист авырып китте.Театрда Кыш бабай роленә кеше таба алмадылар, чөнки барлык артистлар да чыршы бәйрәмнәрендә уйный иде. Гүзәл, аптырагач Илдардан ярдәм сорады. “Әллә ни авырлыгы юк инде балаларга бүләк өләшүнең. Менә сценарий, карап чык та алтыным, иртәгә барып, нәниләрне сөендереп кайтырбыз”, диде ул бераз ялагайланып. Илдарның ял көне иде, шуңа да каршы килмәде.
 
Иртән җыенып, Гүзәл белән Илдар театрга килде. Аларны калган артистлар инде машинада көтеп тора иде. “Кар кызы” белән “Кыш бабай” килгәч, алар кузгалдылар. Бу вакытта Илдар да, Гүзәл дә нинди чыршы бәйрәменә барачакларын белмиләр иде әле. Шәһәрнең балалар йорты капка төбенә килеп туктагач кына абайлап алдылар.
 
Чыршы бәйрәме башланып китте. Зал уртасында йолдызы түшәмгә кадәр тигән чыршы куйганнар. Чыршы тирәли балалар әйлән-бәйлән уйный. Бүлмәгә Кыш бабай белән Кар кызы килеп кергәч, зал бер мизгелгә тынып калды. Балалар барысы да Гүзәл белән Илдар янына сыенышты...

Яңа ел кичәсе бик күңелле үтте. Илдар Кыш бабай ролен оста башкарды. Зәңгәр күзле, ефәктәй йомшак сары чәчле Җәмилә исемле нәни кызчык Кыш бабайның итәгеннән дә төшмәде. Кыш бабай да үз итте кызчыкны. Иренең балаларга шулай яратып, сөеп каравын күреп, Гүзәлнең йөрәге өзгәләнде. 

Өйгә кайткач, алар сөйләшер сүз таба алмый аптырады. Икесе дә эчтән генә нидер уйлап йөрде. Кич, йокларга яткач, беренче булып  Илдар сүз башлады. 

- Гүзәлем, бүген минем итәктә утырган кыз гел күз алдымнан китми. Бигрәк ягымлы, сөйкемле бала. Кайсы ягы беләндер синең бала чагыңны хәтерләтә,-диде ул.

Гүзәлнең ирексездән күз яшьләре тәгәрәп төште. Илдарның ничек бала теләвен бик яхшы белә иде ул. 
-Бераз ошаган шул, -диде ул акрын тавыш белән. 
-Бәлки без ул кызны үзебезгә алырбыз?

-Бу уй Гүзәлнең күңелендә күптән бар иде инде. Балалар йортыннан нарасый алып тәрбияләргә ул күптән теләде, тик бу хакта иренә әйтергә кыймый йөрде. 

Икенче көнне алар кабат шул балалар йортына барды. Җәмиләне кызлыкка алу өчен нинди документлар кирәк икәнен белеште. Документлар җыю бик озакка сузылды. Шулай да тр белән хатын бирешмәде. 8 мартны алар инде тулы бер гаилә булып, өчәү бәйрәм итте. Яшь гаилә кызны бик тиз үз итте. Җәмилә дә яңа гаиләгә ияләште. Илдар белән Гүзәлне ягымлы итеп, “әтием”, “әнием” дип йөртә башлады. Яшь гаилә бик бәхетле иде.

... Менә тагын Яңа ел якынлаша. Гүзәл быел да Кар кызы ролен башкара. Тик соңгы вакытта кәефе генә юк. Башы әйләнә, гел күңеле болгана. Бер көнне, спектакльдән соң табибка барып карарга булды. Табиб аңа әллә ничә төрле анализ бирергә кушты. Анализларның нәтиҗәләрен белергә килгәч, ул үз күзләренә үзе ышанмады. Гүзәл чыннан да “авыру” иде. Тиздән ул Җәмиләгә энекәш яки сеңелкәш алып кайтачак. Монардан да зуррак бүләк була аламы икән?!

Гүзәл бу хәбәрне җиткерергә дип өенә ашыкты. Тик яңалыгын Яңа ел киченә кадәр Илдарга әйтми торды. Апа буласын белгәч, Җәмилә дә бик сөенде. Яңа ел алар гаиләсе өчен иң могҗизалы бәйрәм иде. 

Гөлназ Һадиева

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading