Салкын кыш, беренче чиратта, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләрен сыный, минемчә. Эшләрен җиренә җиткереп башкарып, кышны тиешле әзерлек белән каршы алсалар, без аларны күрмибез дә, белмибез дә анысы.
Һәм, турысын әйтик, тырышлыкларын хупларга вакытыбызны да жәллибез. Ә инде йортыбызда җылылык җитмәсә яки кайнар сумы, электр утымы өзелсә яисә бүтән җимереклек килеп чыкса, киресенчә, әлеге коммуналь хезмәт күрсәтү белгечләре игътибарыбыз үзәгендә була.
Халыктан рәхмәт сүзе сирәк ишетелә торган менә шушы хезмәттә 30 елдан артык эшләүче Фәрит Шәйхетдин улы Шакиров белән иркенләп сөйләшергә насыйп булды миңа. Алдан ук кисәтим, җитәкченең матур итеп җиһазландырылган эш бүлмәсендә утырмадык без. Фәрит Шәйхетдин улы мине үзе караган йортларының идән асларында – подвалларында йөртеп чыкты. Һәм шул подвалларның берсендә тукталып гәп кордык. Сүзне күргәнемнән башладым:
– Яшермим, идән асты бүлмәләренә төшкәч, һәркайсындагы чисталык һәм тәртип аптырашта да калдырды мине...
– Хезмәтеңә хөрмәт белән кара, дип өйрәтәм мин үземнең кул астында эшләүчеләрне. Чыннан да, җитәкче буларак, андагы тәртипкә аерым игътибар итәм. Идән асты – безнең, ягъни коммуналь хезмәт күрсәтүчеләрнең эш урыны инде ул. Анда чисталык булса, үзеңә үк эшкә килүе күңелле ич.
– Менә шул бүлмәләргә кергәндә, сез беренче итеп җылыткыч приборларын тотып-тотып карадыгыз – бусы нигә? Җылыткыч челтәрендәге температураны, һава торышына карап, автоматика үзе көйләп тора дидегез бит...
– Гадәт... Кыш көне, бүлмәгә керүгә, батарейлардагы җылылыкны тотып белергә өйрәнелгән инде. Һәм, берүк, мактана дип уйлый күрмәгез, кайнар су температурасын шактый төгәл чамалыйм мин, автоматика приборы күрсәтүеннән аерылмый диярлек. Тәҗрибә!
– Тәҗрибә димәктән, аны кайда һәм ничек тупладыгыз соң?
– Институтта укып чыгуга, мин Казанның Бауман районындагы торак-коммуналь хуҗалыгында участок җитәкчесе булып эшләдем. Беләсез инде, башкалабызның иң борынгы районы ул. Билгеле, коммуналь хуҗалыгы да өлкән яшькә җиткән – искергән, инженерлык челтәрләре чиккә җитеп тузган... Нык чабарга туры килде Бауман районында. Бигрәк тә кыш көннәрендә ялны белми эшли идек. Менә шундый чиккә җиткән коммуналь хуҗалыкта тәҗрибә туплый башладым мин. Аннары миңа Яшел Үзәндәге «Водоканал» оешмасында эш тәкъдим иттеләр. Торак бирергә дә вәгъдәләрен ишеткәч, күчтем яңа урынга. Бусы да мөһим – гаилә корган идем инде. Баш инженер, аннары җитәкче булып хезмәт куйдым мин анда. 90нчы еллардагы мәгълүм үзгәрешләрдән соң, предприятиедән коммерция оешмасы ясадылар. Миңа Васильево бистәсе коммуналь хуҗалыгын җитәкләргә тәкъдим иттеләр. Анда күчкәч, тагын Казанның борынгы Бауман районы исемә төште минем. Шундый ук искелек һәм... шул ук Казан халкы яши икән анда! Олыгайгач, зур кала шау-шуыннан туеп, тынычрак бистәгә күченәләр казанлылар. Менә шундый үзенчәлек бар иде анда. Казанлыларның таләпчәнлеге таныш иде инде миңа, шулай ук пенсия алуга тиешлесен түләп тә куюлары куандырды аларның. Бистә хуҗалыгын искелек нык баскан иде, әлбәттә. Бигрәк тә беренче елны авыр булды. Тагын йокысыз төннәр, ялсыз атналар башланды... Тузып ватылулар шулхәтле еш килеп чыга, ямап өлгер генә... Икенче елда хәлләрне яхшыга үзгәртә алдык анысы. Инженерлык челтәрләрен план буенча кисәтүле төзекләндерү методын тормышка керттек. Җиһазларның тәмам бетешеп «тавыш чыгаруы»н көтмичә, план буенча яңаны куябыз. Шуңа өстәп, тәүлек буена диспетчер һәм слесарьлар бригадасы кизү тора. Менә шундый зур үзгәрешләр хәлне уңайга борырга, хәтта, әйтер идем, каерып борырга мөмкинчелек тудырды. Халыкка тыныч яшәргә, үзебезгә тыныч эшләргә нигезебез булды.
– Тыныч яшәү димәктән, Фәрит әфәнде, сорамый булдыра алмыйм: менә бу тынгысыз эшегезгә үзегезнең өегездә ничек түзәләр соң сезнең?
– Аңлап карыйлар дип әйтә алам. Җәмәгатем Резедә үзе шушы тармакта эшли бит... Хәзер искә төште: аңламаучы кеше булды... абыем! Берсендә безгә авылдан кунакка килгәч әйтте ул шул сүзен. Бистәгә күчкән генә вакыт бу, теге «Ашыгыч ярдәм» кебек чапкан чак инде. Өйгә кайтып кына керәм – эштән шылтыратып чакырып алалар. Нишлим, авария булгач чыгып йөгерәм инде. Кайтып чишенеп өстәл янына утырам гына – тагын шалтырый телефон... Шулай берничә тапкыр кабатлангач: «Мин килгәч, юри йөрисең!» – димәсенме кадерле кунагыбыз! Мин тоттым да телефонны күтәреп бәрдем идәнгә, чәлпәрәмә килде тавыш чыганагы... Кызу чаклар бар иде, әлбәттә.
– Ә эшкә бардыгызмы соң ул көнне?
– Бардым, әлбәттә, авариягә чакыралар бит... Җаваплылык хисе бездән алда туган инде.
...Фәрит Шәйхетдин улының бүтән хуҗалыгында да булдым мин. Яшел Үзәндә үзе яшәгән йортта торак ширкәте рәисе итеп сайлаганнар аны. Һәм уңганнар. Беренче булып, ишегалдындагы тәртип күзгә ташлана. Мисалга,күп җирдә теңкәгә тигән машиналар тыгызлыгы мәсьәләсе гүя боларны урап узган диярсең! Махсус йозаклар беркетелгән машина кую урыннарын ясап хәл иткәннәр икән аны биредә. Тротуар буш – кешегә рәхәтләнеп йөрергә мөмкинлек бар хәзер. Шул ук идән асты бүлмәләрендәге тәртип һәм чисталык та – рәиснең яхшы эшчәнлегенә дәлил. Андагы приборлар, насослар һәм автоматика җиһазлары белән ул үзе эш итә икән... Әйе, тупланган тәҗрибәсе эш кырын киңәйтергә мөмкинлек бирә Шакировка. Менә мин сүз башымда, торак-коммуналь хезмәте белгечләренең эшләрен белмибез, дидем дә, бик үк хаклы түгел икәнмен бит әле. Халык күрә шул. Әлеге торак ширкәтендә эшләр әйбәт баруын күреп, күрше йортта яшәүчеләр дә аңа, үз канаты астына алуын үтенеп, мөрәҗәгать иткәннәр. Узган ел тагын бер йорттан үзләрен кыен хәлдән чыгаруын үтенеп килгәннәр... Барысына да өлгерә Фәрит Шәйхетдин улы. Ә кичләрен тоткарлануларга, ял көннәрендә эшләүләргә, үзе әйткәнчә, яшьтән күнегелгән инде. Биредәге ширкәт хуҗалыгын карап чыккач, мин аннан мавыгып эшли алуының серен сорадым.
– Бернинди сере юк аның, чын ирләрчә, булсын, дип эшлисең дә – шул. Уйлаганың барып чыккач – сөенәсең, бәлки шул дәртләндерәдер. Аннары үзең хезмәт күрсәткән йортта яшәүчеләрнең елмаеп сәламләве дә күңелне күтәрә безнең, – диде ул.
– Искене күп сөйләдек, ә минем мондый соравым да бар иде. Белгәнебезчә, Яңа ел алдыннан күпләр яңа йортларга күченәләр, тәҗрибәгездән чыгып, нинди киңәш бирер идегез андый бәхетлеләргә?
– Яңа гына төзелгән йортта торак алучыларны, башта ук тулы хуҗа булуың яхшы, дип кисәтәсе килә. Яшерен-батырын түгел, без күбебез үзебезнең фатирдан тыш бүтәнгә игътибар итмибез. Ә сез, күп фатирлы зур йортта яшәсәгез дә, аның үзенчәлекләрен тулаем өйрәнегез. Иренмәгез! Үзегезнең оягыз белән генә чикләнмәгез. Минем киңәшем күбрәк ирләргә кагыла дип уйлыйм. Өегездә берәр көйсезлек килеп чыкса, аны ир кеше җайга салырга тиеш бит инде. Минемчә, ирләр эше бу. Күп фатирлы торак – ул үзе бер предприятие. Аның төзек эшләве – тыныч яшәвегезнең нигезе. Нигез дигәннән, йортыгызның идән асты хуҗалыгы белән дә танышыгыз. Анда тәртип булуын таләп итегез: сезнең моңа хокукыгыз бар – сез акча түләгән. Аннары, кискен хәл килеп чыкканда, кая барып бәрелергә белмичә каушамаска белемегез үзегезгә үк ярдәм итәр. Йортыгызга кем хезмәт күрсәтүе белән дә кызыксыныгыз. Гомумән, торак хуҗалары ширкәте оештырасыз икән, анда эшләүчеләрне белеп сайлагыз. Аның рәисе дә, сантехнигы һәм бухгалтеры да үз һөнәрләренең осталары булса, йортыгызда җылылык та, уты-суы да бервакытта да өзелмәс!
Ә мин исә, үземнең күргәннәрдән чыгып, шундый киңәш бирә алам: әгәр үрнәк торак йорт күрәсегез килсә, Фәрит Шәйхетдин улы Шакиров караган йортларга рәхим итегез!
Әңгәмәдәш – Ильяс Салихҗан
Комментарийлар