16+

Яңа җәй, яңа тәртипләр, яки балыкны кибеттән алуыгыз 10 тапкыр арзангарак төшәчәк

Пенсия яше, дигәннән, быел бит пенсиягә ирләр 61дән, хатын-кызлар 56дан чыга башлый. Берүк, онытылып, 55тән чыгып китә күрмәгез тагын! 61еңә җиттең – син ирекле.

Яңа җәй, яңа тәртипләр, яки балыкны кибеттән алуыгыз 10 тапкыр арзангарак төшәчәк

Пенсия яше, дигәннән, быел бит пенсиягә ирләр 61дән, хатын-кызлар 56дан чыга башлый. Берүк, онытылып, 55тән чыгып китә күрмәгез тагын! 61еңә җиттең – син ирекле.

“Балагызга яңа онлайн уку елына пижама алдыгызмы әле?”
“Кайда эшләгәнегезне сез дә хәтерләмисезме ул?..” 
“Сезнең балагыз да үскәч җәяүле курьер булырга хыялланамы?..”

Ярты ел элек кенә мондый сораулар өчен күршеләрегез, кичекмәстән, “03”кә шалтыратырлар һәм аннан озын җиңле күлмәк кидерүчеләр сызгырып килеп җитәр иде. Бүген исә, бу сораулар – реаль чынбарлыкның чагылышы... 

Тормышка карашны тамырдан үзгәртте бу вирус! Гөнаһлы уй белән, мәйтәм, әллә демография проблемасын чишүнең дә ысулын шунда таптылармы? 

Ә нәрсә, балаларга пособиеләрне юкка гына арттыралар дип уйлыйсызмы? 1 июньнән дәүләт 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга 10ар мең сум таратып чыкты... Акча үзе килеп тора, мин сиңа әйтим! 

Ә урамда килде-китте сәбәп белән маскасыз күренсәң, штраф салырга да күп сорамыйлар... Ят та ят, Илья Муромец кебек, мич башында... 33 ел буена... бала саны арттырып!

Аннан соң, мич башыннан төшәсең дә, эшкә! Пенсия яшең юкка гына артты мени? 

Пенсия яше, дигәннән, быел бит пенсиягә ирләр 61дән, хатын-кызлар 56дан чыга башлый. Берүк, онытылып, 55тән чыгып китә күрмәгез тагын! 61еңә җиттең – син ирекле. Теләсәң басып тор, теләсәң ятып тор... Теләсәң, кармакларыңны җый да, балыкка кит! Ләкин, саклык белән... 

Суда балык йөзәдер, “5 кило”ны сизәдер...
Быелдан 2018 елның 25 декабрендә кабул ителгән “Һәвәскәр балыкчылык...” турындагы 475нче номерлы Федераль канун үз көченә керде. Шушы канун буенча, беренче кагыйдә – балыкка кесәгезгә бизмән салып йөрегез. Ни өчен дигәндә, ташбаш, шыртлака ише кармакка үзе сикерә торган саңаклылардан кала, балыкларны кеше башына 5 килограммнан да артык тотып күтәреп кайтырга ярамый. Балыкны тотасың, үлчәп карыйсың, 5 кило да 10 грамм булдымы – бетте, юлың өйгә таба. Балыкны нормадан артык тоткан (һәм хокук сакчыларының “кармагына” эләккән) очракта, сез – хокук бозучы. Сезне, 2000-5000 сум штрафка тартачаклар, ә бик тырышсагыз, көймәгезне, кармакларыгызны да алып калачаклар. 

Балыгың озын булсын
Размерлары билгеле бер озынлыкка җитмәгән бала балык эләккән очракта да, браконьер булмас өчен, сез аны кире “өенә” җибәрергә тиеш. Мәсәлән, әгәр кармагыгызга ялгышып сазан балыгы керде икән, аның озынлыгы 30, сыланыкы (судак) – 38, корбан балыгыныкы – 32, карп балыгыныкы – 25 сантиметрдан арткан булырга тиеш. “Мәчегә” дип, бармак башы кадәр алабуга балыгы күтәреп кайтырга күнеккәннәр катгый җәзага әзер торсын.

Уылдык чәчкән вакытта балык тоту 300 мең сумга кадәр штраф белән җәзалана! Шуның кадәр үк штраф – ярамаган корал: челтәрле аулар, пневматик һәм башка төрле мылтыклар, шартлату матдәләре, кадагыч әсбаплар, мурдалар, җебенә 10нан күбрәк ыргак таккан спиннинглар, капкыннар һәм башка, һәм башка бик күп әйберләр белән балык тотканнарга да каралган... 

Кыскасы, гади кармак белән балык тотуың – иң яхшысы. Кармагыңда суалчанлы ыргак та булмаса – тагын да шәбрәк. Бөтенләй бәйләнмәячәкләр.

Су буйлары гаеплеме 
Сары чәчәк үскәнгә? 
Юк син үзең гаепледер 
Су буена төшкәнгә...
 
Халык телендәге бу моңлы җырның чын мәгънәсен белә идегезме? Белмәсәгез, Россиянең “Су кодексы”н, аеруча, 65нче матдәсендәге 15нче пунктны укып чыгарга киңәш итәм. Юкса, су буена якын килүегез сезгә шактый кыйммәткә төшәргә мөмкин. 

Су саклау сызыгы – су читеннән, кимендә, 50 метр... Машина тәгәрмәче белән шушы сызыкны кисеп узган очракта, артыңнан киләселәрен көт тә тор. Әлбәттә, су буена кадәр асфальт салынганда, йә булмаса, сыер көтүеннән калган “бәлешле” сукмакның юл булуын исбат итәрлек ышандыру көчегез булганда, бу – башка мәсьәлә... 

Мин исә, нәтиҗә ясап, балыкны кибеттән генә сатып алуыгыз 10 тапкыр арзангарак төшәчәк, дип, йомгаклап кына куям. Ә менә кибеттәге балык бәяләре, тыюлардан соң прилавкаларда калган балык күләменә кире пропорциональ булмас микән?

Менә шундый яңа җәй...

“Законны белмәү җаваплылыктан азат итми. Ә белеп тору – күп вакыт файдалы!” дигән дөрес фикер белән, мин, Әмир Исламов, диеп белерсез.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading