16+

“Яңгырлы көн дә Аллаһы бүләге”: Әхәт Гаффар каберенә таш куелды

Казанның “Курган” зиратында 9 сентябрьдә язучы, драматург, публицист Әхәт Гаффарның кабере өстендә таш-мемориалны ачу чарасы булды. Анда мәрхүмнең туганнары, кызлары, хакимият органнары вәкилләре, язучылар катнашты. “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин ясин чыккач, бергәләшеп дога кылынды. 

“Яңгырлы көн дә Аллаһы бүләге”: Әхәт Гаффар каберенә таш куелды

Казанның “Курган” зиратында 9 сентябрьдә язучы, драматург, публицист Әхәт Гаффарның кабере өстендә таш-мемориалны ачу чарасы булды. Анда мәрхүмнең туганнары, кызлары, хакимият органнары вәкилләре, язучылар катнашты. “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин ясин чыккач, бергәләшеп дога кылынды. 

- Мәрхүмнәрне онытмыйк, зиратларга эзне суытмыйк, - дип, кыска гына вәгазь сөйләп үтте Рөстәм хәзрәт. 

- Шәхесләрне барлау, иҗатларын буыннардан-буыннарга тапшыру кирәк. Әхәт абый үзенең елмаюы белән истә калды. Әхәт абыйны озаткан көннәрдә үк кызлары белән киңәшләшеп, җитәкчем Әсгать Сәфәровка (Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе - ред.) таш кую фикерен җиткердем. Ул, әлбәттә, хуплап алды. Күп еллар дәверендә сәнгать әһелләре, иҗат кешеләренә ярдәм итеп киләбез. Туган телебезне Әхәт абый шикелле яратыйк. Шәхесләргә һәм бер-беребезгә хөрмәт күрсәтеп яшик. Кызларына рәхмәт! Алар әтиләренең каберен матурлыкта тоталар, - диде Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фондының башкарма директоры Нурия Хашимова. 

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин үзенең чыгышында Әхәт Гаффарның зур иҗат калдырганлыгын, татар әдәбиятының үсешенә хезмәт керткәнлеген искәртте.

- Әдәбият һәм сәнгать кешеләренә игътибар күрсәтелүе сөендерә. Шушы көннәрдә җырчы Рәшит Ваһаповка һәйкәл ачылды, шагыйрь Роберт Миңнуллин яшәгән йортка истәлек тактасы беркетелде, үземә дә Балык Бистәсе районында Балтач авылында билге куелды, - диде Равил Фәйзуллин.

Балык Бистәсе муниципаль районы хакимияте башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова чарага язучының туганнары, авылдашлары килгәнлеген дә хәбәр итте.

- Балык Бистәсе - республикабызга күп шәхесләр биргән төбәк. Әхәт абый исән чагында туган районы белән элемтәне өзмәде. Мәктәпләргә балалар белән очрашуларга даими кайтып йөрде, яшь буында милләтебезгә һәм әдәбиятыбызга мәхәббәт тәрбияләүдә катнашты. Әхәт абый эчкерсез кеше иде, - дип искә төшерде Фирдания Әхмәтҗанова.

Язучы Рифат Җамал республикада әдәбият һәм сәнгать кешеләренә игътибар бирелүен мактап сөйләде. Әхәт Гаффарның бертуган энесе Рәкыйп: “Әхәт абый әтинең иң яраткан улы иде, алар гел бергә эшләде. Әдәбиятка тартылуыма Әхәт белән Ринат абыйларым йогынты ясады”, - дип истәлекләре белән уртаклашты.

Әхәт Гаффарның кызы Ләйлә Гаффарова үзе һәм сеңлесе Сөмбел исеменнән таш куярга ярдәм итүчеләргә һәм искә алырга килүчеләргә рәхмәтләрен белдерде.

«Шушы яңгырлы һава торышында күпме кеше килүе безне бик сөендерә, әтине дә сөендерәдер. Ул «Олы юлның тузаны» җырын бик ярата иде. Кабер ташына язылган дүртъюллык әтинеке. Чыннан да сагындыра узганы. Безнең барыбызның да яшиселәр алда әле. Президент аппаратына, килгән һәммә кешегә зур рәхмәт», – диде Ләйлә Гаффарова.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading