16+

Яке Хуҗа Насретдины дустына әйләнгән ишәктән аерылырга теләми

Олы Яке авылында яшәүче Альберт Абдрахманов Балык Бистәсенә баргач, танасын шуңа алыштырып кайткан. Шулай итеп, ишәк 35000 сумга төшкән.

Яке Хуҗа Насретдины дустына әйләнгән ишәктән аерылырга теләми

Олы Яке авылында яшәүче Альберт Абдрахманов Балык Бистәсенә баргач, танасын шуңа алыштырып кайткан. Шулай итеп, ишәк 35000 сумга төшкән.

Авыл җирендә ишәк асрау – сирәк күренеш, Альберт Абдрахмановтан да кемдер көлгән, кемдер гаҗәпләнеп караган. Күпләр аны хәзер Якенең Хуҗа Насретдины дип йөртә. Тик аның кеше сүзенә исе китми, иң мөһиме – ул үзенең күптәнге хыялын тормышка ашырган. Оренбург якларында армиядә хезмәт иткән чагында ук ишәк асрарга кызыгып калган булган.

«Бик акыллы хайван», – дип, ишәген мактый хуҗа. Көтүгә чыккач та, таралган сарыкларны Орлик (ишәкне шулай атаганнар) җыеп кайта икән. Хуҗасы аның белән бакча да тырмалый, печән дә ташый. Ишәк рәхәтләндереп 14 капчык икмәкне тарта. Ат белән чагыштырганда акрынрак, салмаграк йөрсә дә, җай белән эшли. Печән, солы белән туклана. Тәмәке төпчеген чәйни. «Бөтен урамны җыештырып бетерде инде», – дип көлә Альберт абый. Баллы ярата. Аны күрергә килгән балалар конфет, шикәр белән сыйлыйлар икән. Ә ишәк аларга биеп күрсәтә. Безнең каршыда да тыпырдап алды әле. Орлик сизгер, иреккә омтыла, йорттагы ат белән дә дуслашырга өлгергән. Ат болыннан кайтмый торса, күңелсезләнә икән. Эссене бик яратмый, кигәвеннәргә түзми. Ә менә кышкы салкыннарны, ни хикмәт, җиңел кичерә. Баштарак сәерсенсәләр дә, хәзер ишәкне Альберт абыйдан сораучылар да бар. Орлик өчен нәселле ике бозау тәкъдим итәләр. Әмма ялгызы гына яшәүче хуҗаның чын-чынлап дустына әйләнгән ишәкне җибәрәсе килми.


Аның хуҗалыгында тагын 96 баш сарыгы, 40ка якын каз-үрдәге, кәҗәләре дә бар. Хөкүмәт эшеннән киткәненә – 12 ел, шәхси хуҗалыгы, мал-туар үрчетү белән шөгыльләнә. Элегрәк савым сыерларын тоткан, хәзер кәҗәләрен сава.

– Кәҗә сөте аеруча кыйммәт йөри, литры – 80 сум. Сөт җыючыларга тапшырсаң, литрын 40 сум тирәсеннән кабул итәләр. Нәселле бер кәҗәдән 5 литрга кадәр сөт саварга була, –ди.

Сарыклары Куйбышев нәселеннән: озын колаклы, озын койрыклы. Гәүдәгә зур булганнары өчен һәм йоннарын бер генә тапкыр алырга туры килгәнгә, шушы сарыкларга өстенлек биргән.

Яшел Үзән, Олы Яке

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading