Август ае якынлашканда, базар тирәсе карбыз белән кавын исенә күмелә. Карбыз сатучылар яныннан тиз генә үтеп тә китәрлек түгел. Алырга уйламаган җиреңнән дә кулыңа тоттырып куялар.
– Карбыз, баллы карбыз. 30 сумнан. Чибәркәй, сиңа 25 сумнан. Дагыстаннан сиңа дип махсус кайтартылган. Алып җибәр, әле тагын килерсең. Иң тәмле карбыз миндә... – дип базар тутырып кычкыра Әхмәт исемле сатучы.
Син аңа борылып караганда, ул карбызын үлчәүгә куйган да була инде. Махсус сөйләндерер өчен, мин дә сайланган булам. Алар үзләре дә остарып беткән. Башта карбызга шакып күрсәтте, аннан чынлап та тонык аваз чыкты, димәк, өлгергән. Сабагы да корыган булып чыкты. Аны сабагыннан өзгәч, өч көн кояш астында кырда яткыралар икән. Алай иткәндә, тагын да баллана ди. Карбызның бер ягында зур гына сары эз бар. Анысыннан да куркырга кирәкми, ул чын карбыз икәнлеген, ягъни басуда өлгергән булуын күрсәтә.
– Әстерхан карбызы юкмы? – дигән булам. Белүемчә, ул иң тәмле карбыз санала.
– Әстерхан белән Казахстан карбызлары чак кына соңрак өлгерә. Әлегә Дагыстан карбызларын гына сатабыз. Алар иртәрәк өлгерә. Болар да бик тәмле. Икеләнсәгез, иң зур карбызны алыгыз, оттырмассыз. Яхшы карбыз менә шартлыйм-шартлыйм дип торырга тиеш.
– Карбыз эченә, тизрәк өлгерсен өчен, шприц белән марганцовка эремәсе дә салалар икән...
– Бу – әкият, миллионлаган карбыз өчен беләсезме күпме шприц кирәк?! Карбыз үстерүчеләрнең аңа вакытлары юк, берсенең дә болай мәшәкатьләнеп утырасы килми. Бу чорда теләсәң-теләмәсәң дә өлгерә ул карбыз.
Карбызның беренче, икенче, өченче сортлары барлыгын белми идем әле. Әхмәтнең әйтүенчә, Казанга икенче-өченче сортлар гына китерелә.
– Беренче сортлар Мәскәүгә китә. Ул иң тәмлесе, кыйммәтрәк тә йөри. Сайлаудан калганнар башка төбәкләргә китә. Казан кешеләренең акчасы юк, шуңа өченче сорт карбыз сатабыз, – дип шаккатырды ул мине.
Агабала Алиев та Дагыстан карбызларын сата, әмма аныңча, Казахстан белән Әстерхан карбызлары баллырак. Тиздән сатуга Әстерхан карбызлары да чыгачак. Аннан карбызларның ни өчен «кыз» һәм «малай»га бүлеп сайлауларын сорыйбыз.
– «Кыз» карбыз баллырак була дигән сүз дөрес түгел. Аларның икесенең дә тәме бер. Кыяфәтләре белән генә аерылалар. «Кыз» карбызның төбе яссырак, табы исә зур. Ә «малай» карбызларның төбе кабарынкы, табы бер кечкенә ноктага җыелган була, – ди ул.
«Карбызны август аенда гына ашарга кирәк»
«Роспотребнадзор»ның Татарстандагы идарәсе белгечләре карбызның өлешләргә бүленгәннәрен сатып алмаска куша. Аның өлгергәнлеген белү өчен кисеп тә карарга кирәкми. Сатучының пычагы чиста булуы икеле.
Карбыз алырга теләүчеләргә тагын бер киңәш: җиләк-җимеш махсус җиһазландырылган палаткаларда гына сатылырга тиеш. Палаткаларның өсте каплаулы, ә карбызлар җирдән 15 см дан да түбән булмаган биеклеккә куелган булуы шарт. Юл буенда сатыла торган карбызларны алырга ярамый.
Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рөстәм Фәхертдинов карбызларны август аенда гына ашарга киңәш итә.
– Чын карбызлар сатуга шул вакытта гына чыга. Иртә сатыла торганнарын, тиз өлгерсен һәм кызарсын өчен, махсус ашламалар белән эшкәртәләр. Җәйге чорда күп кенә пациентларда эчәклек инфекциясе булуы ачыклана. Яшелчә, җиләк-җимешләрне, шул исәптән карбызны да кайнар су астында озаклап юыгыз. Ашарга утырыр алдыннан кулларыгызны да сабын белән юарга кирәк. Агулану билгеләре, гадәттә, дүрт-алты сәгатьтән сизелә башлый. Әгәр дә карбыз ашаганнан соң температура күтәрелә, эч китә, күңел болгана икән, бу агулану билгеләре булырга мөмкин. Тиз арада табибка мөрәҗәгать итегез. Андый вакытта организм сусызлана, күп итеп кайнаган су эчәргә кирәк. Суны күбрәк эчкән саен, ашказаны тизрәк чистара дигән сүз. Активлашкан күмер дә эчәргә була. Карбызны кабыгына кадәр ашарга кирәкми, нитратлар шунда тупланган була. Организмга эләккән нитратлар агулы матдәгә – нитритка әверелә. Ул ашказаны-эчәклек трактына зыян сала. Карбызда нитрат бармы-юкмы икәнен белү өчен, махсус приборлар да сатыла. Әмма ул бөтен кешедә дә юк. Шуңа күрә бер кисәк карбыз кисәген сулы стаканга салып карагыз, су ал төскә керсә, бу карбыз нитратлы була. Су бераз тоныкланып кына китсә, ашарга ярый.
Бактерияләр аркасында да кеше агуланырга мөмкин. Карбызның киселгәнен алмагыз. Гадәттә, сатучылар, карбызның эчен күрсәтергә теләп, эчен кисеп күрсәтә. Кабып карарга тәкъдим итә. Андый карбызны ала күрмәгез. Бердән, карбыз юылмаган, икенчедән, пычакта да бактерияләр булырга мөмкин.
Тагын бер киңәш – ашалып бетмәгән карбызны җылы урында сакламагыз. Суыткычка куегыз, аны тиз арада ашап бетерергә тырышыгыз.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы
Комментарийлар