16+

Яхшылыгың урманга булса, утыны үзеңә булыр

Йортларга газ кергәнчегә кадәрге елларда авыл халкы иртә яздан кышка кадәр урманнан чыкмый иде. Балта-пычкы тавышы тынып тормады.

Яхшылыгың урманга булса, утыны үзеңә булыр

Йортларга газ кергәнчегә кадәрге елларда авыл халкы иртә яздан кышка кадәр урманнан чыкмый иде. Балта-пычкы тавышы тынып тормады.

Ауган яки корган агачларны кисү санитар яктан да файдалы булды. Йортларга газ кергәч, авыл халкының 5-6 трактор арбасы утын әзерләү мәшәкате бетте. Россия кануннары буенча урманда агач аудару, хәтта, корган агачны да кисү тыелды. Табигать бер яктан караганда, иркен сулыш алды. Ләкин, агачларны кисәргә ярамау сәбәпле, урман эче ауган-корган агачлар белән тулды.

Республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы 2010 елдан башлап “Татарстанның чиста урманнары” акциясе үткәрә. Аның максаты – урманнарда санитар-экологик хәлне яхшырту, җәмәгатьчелекне урман проблемасына җәлеп итү, яшел байлыкка сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү. Урманчылар мәктәпләргә “Экология дәресе”нә дә килә.
Министрлар Кабинеты карары нигезендә, “Татарстанның чиста урманнары” акциясе елына ике мәртәбә оештырыла. Берсе язгы якта – 22 апрельдән 22 июньгә кадәр, ә икенчесе көзен – 16 сентябрьдән 16 ноябрьгә кадәр.

Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, язгы өмәләрдә 9 700 кеше катнашкан. Алар тырышлыгында урман эчләреннән 3 мең 300 кубометр көнкүреш калдыклары һәм корып ауган агачлар җыелып полигоннарга чыгарылган. Быелның 16 сентябреннән башланган өмәләрдә инде 1 мең 150 кубометр көнкүреш калдыклары һәм ауган агачлар җыелган. Шулай ук, 7 чишмә чистартылган, 40 игълан тактасы һәм беседка-чатыр төзекләндерелгән.

Столбище участок урманчылыгы территориясендә узган шимбәдә чираттагы өмә булды. Казан шәһәр яны урманчылыгы җитәкчесе урынбасары Алмаз Ханнанов белән Столбище участогы җитәкчесе Иван Игонинның сөенече урман аланнарына гына сыймыйча, янәшәдәге кырларга да таралды, дисәм, һич ялган булмас. Агачлар телен аңлаган кешеләр, урманның да рәхмәт сүзен тойгандыр әле, мәгәр. Татарстан Республикасы Президенты Аппаратыннан башлап, министрлыклар һәм ведомстволар, предприятиеләр һәм оешмалар, мәгариф учреждениесе вәкилләре Столбище участок урманчылыгы урманында чүп-чар җыйды. Иллегә якын оешманы санап чыгу мөмкин түгел. Үзебезнең “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча агентлыгыннан да “яшел десант” урманны җыештыруда актив эшләде, дип язганыма, шәт, үпкәләмәсләр.

- Өмәгә чыккан барлык коллективларга зур рәхмәт! Урманнарны саклыйк! Урман буйларына чүп-чар ташлап калдырмасак иде, - диде Казан шәһәр яны урманчылыгы җитәкчесе урынбасары Алмаз Ханнанов.

Теләге булган һәр кеше өмәләрдә катнаша ала, моның өчен урманчылыкларга мөрәҗәгать итү зарур. Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре аңлатканча, быелдан башлап урманнарда корып ауган агачларны кул пычкысы белән утынга кисеп алырга рөхсәт.

Дамир Бәдриев фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading