16+

Якташлык Апаста көчлерәк, яки якташлык җәмгыятенең хәле ничек?

Студент елларында ук Апастан килеп укучыларга кызыга идек. Алар шушы районнан килеп укучы барлык студентлар белән очрашулар үткәрә иде. Һәрхәлдә, төркемдәш кызның аннан бик очынып кайтканы хәтердә. Бүген ни хәлдә якташлык җәмгыяте? Без “Апас” якташлар җәмгыяте рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Нуриев белән очрашып, шул хакта сөйләштек.

Якташлык Апаста көчлерәк, яки якташлык җәмгыятенең хәле ничек?

Студент елларында ук Апастан килеп укучыларга кызыга идек. Алар шушы районнан килеп укучы барлык студентлар белән очрашулар үткәрә иде. Һәрхәлдә, төркемдәш кызның аннан бик очынып кайтканы хәтердә. Бүген ни хәлдә якташлык җәмгыяте? Без “Апас” якташлар җәмгыяте рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Нуриев белән очрашып, шул хакта сөйләштек.

– Апас районы якташлык җәмгыятенең үзенә күрә бер тарихы бар. Ул яңа гына туган бала түгел. Аның беренче көннәрен ишетеп кенә беләм. Җәмгыятьне Апастан чыккан күренекле шәхесләребез җитәкләгән. Үзем белеп кушылып киткәндә аны Хәлим Гайнуллин җитәкли иде. Ул тумышы белән Кызыл Тау авылыннан. Хәлим Абдуллович эшлекле, кешелекле кеше буларак истә калды. Шундый энергияле, армый-талмый торгач җитәкче булды, – дип башлады ул сүзен. – Максатыбыз хәзер ул эшләрне дәвам итү. Эшне “галочка” өчен генә башкарасыбыз килми. Безнең Апас шундый дип горурланырлык та булсын. Апас җирлегендә туып үскән, читкә киткән кешеләне табып, таныштыруны максат итәбез. Олыгайган кешеләр бар, кемнәргәдер ярдәм дә кирәктер. Күп кешеләрнең Апаста беркеме дә юк, йортлары ябылган. Кайтыр урыннары юк. Җәмгыять эчендә бер-берсен табалар. Бу кирәкле эшләр дип уйлыйм.

– Апас Казаннан ерак та түгел кебек. Шулай да бу эшне ныклап оештырып, эзлекле итеп бару ихтыяҗы арта барган кебек.
– Эш бит ераклыкта гына түгел. Бәлкем бу якташлык урта яшьтәге кешеләргә кирәк тә түгелдер. Әмма ул барыбер олыларга кирәк. Аннан бер нәрсә булган саен Апаска чабып та булмый. Төрле очраклар бар. Әмма эшне тәртип белән алып барырга, дәвам итәргә исәбебез зур. Офисыбызны булдырдык. Аның ишекләре ачык булырга, барлыгын халык белергә тиеш. Мәчетләрдә кебек бәлкем олы яшьтәгеләр арасында дежур торучылар булыр. Килүчеләрне кабул итәргә, мөрәҗәгатьен тыңларга, алга таба үзебезнең фондны булдырасыбыз килә.

– Якташлыкта тагы нинди эшләр алып барыла?
– Бүген пандемия сәбәпле җыелып булмый. Әмма һәркем офиска килә ала. Чикләү юк, ишек ачык. Уставны булдырдык, идарәбез бар. Төрле секторларга бүленеп эшне оештырабыз. Мәсәлән, яшьләр белән эшләү бүлеге бар. Кичекмәстән хәл итәрлек мәсьәләләр булырга мөмкин. Олыларга булышу беренче булып тора. Кемнең хәленнән килә, булышырга тиеш. Үзем нинди генә мөрәҗәгать булса да, булышырга әзермен. 
Әле Әниләр көне алдыннан бәйрәм оештырдык. Үзләренә мохтаҗ кирәк әйберләрне белешеп, авыру балалары булган гаиләләргә бүләкләр ясадык. Кайсына кием кирәк булды – махсус тектердек, кемгәдер утыру җайланмалары алынды. Яңа гына Буада картлар йортына бәрәңге чистарту машинасы кирәк булган икән. Аны алып бирдек. Анда Апастан уннан артык кеше тора. Мактана торган әйбер түгел, андый мисаллар бик күп. Олы яшьтәге кешеләргә азык-төлек алып бирәбез. Дарулар, машиналар бирәбез. Оештыру эшләре дә бик күп.

– Якын планда якташлык эшендә нәрсәләр үзгәртергә уйлыйсыз?
– Зур теләгебез – бу эшкә яшьләрне кушу. Хәзер бит зур идеяләр, фантазияләр күбрәк яшьләрдә була. Алар безгә караганда күбрәк белә. Яңа технологияләр, социаль челтәрләрдә дә эшне башлап җибәрдек. Бу эшкә күбрәк яшьләрне тартып, аларны да өйрәтеп калдырасыбыз килә. Безне тәрбияләгән вакыт арттарак калып бара. Хәзер инде яшләр икенче тормышта, алар башкачарак. Әмма үзебезнең эшләгән эшләрне алар да күрсеннәр иде. Бу эшне яшьләр кулына тапшырасы иде.
Апастан чыккан кеше Казанда яшиме, башка шәһәрдәме үзенең туган ягын онытырга тиеш түгел. Булышу бит ул бер “КамАЗ” акча алып кайтып аудару гына түгел, ул төрлечә була. Кайтып зиратка менеп төшсәң дә, ул да булышуга керә. Һәркем үзенең туган авылын онытмасын иде. Авылның китабы бар, шәҗәрәләрне төзедек. Күңелдәгесен эшләргә кирәк. Һәрберебезнең туган авылы бар, хәлебездән килгәнчә булышып яшик.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading