16+

Ялчыгол нәселендә аерылышучылар юк

«Килер заман һәр язучының үзен, сүзен һәм шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле», – дип язып калдырган Тукай бик нык алдан күрүчән, әүлия булган. Нәкъ менә шундый заман килде. 

Ялчыгол нәселендә аерылышучылар юк

«Килер заман һәр язучының үзен, сүзен һәм шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле», – дип язып калдырган Тукай бик нык алдан күрүчән, әүлия булган. Нәкъ менә шундый заман килде. 

«Җыен» фонды тарих тузаннарына күмелеп, онытылып бара торган шәхесләребезне эзләп табып, саллы җыентык итеп, дөньяга чыгару эшен башлап җибәрде. Әлеге сериядән нәшер ителеп укучы тарафыннан яратып кабул ителгән китаплар янына күптән түгел генә яңасы өстәлде, ул күренекле галим, тарихчы, язучы, мөгаллим һәм дин эшлеклесе, табиб Таҗетдин Ялчыголга багышланган.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында әлеге китапны тәкъдим итү кичәсе булды. Аны әзерләүдә булышкан галимнәр, дин эшлеклеләре катнашында бу чара тарихи мирас һәм әдәбиятыбызның уртак бәйрәменә әйләнде. Кичәне «Җыен» фондының идарә рәисе, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе әдип, шагыйрь Разил Вәлиев ачты.

Әдипнең тормыш юлы хакында хәбәрләр күп түгел. Аның әнисе, туганнары турында да мәгълүматлар әлегә билгесез. Азнакай районы Чалпы авылында дөньяга килгән булачак галим әтисе белән бергә шактый дөнья күргән: Әстерхан, Дагыстан, Истанбулда яшәп белем туплаган. Китаплар күчереп язган. Менә бу очракта халкыбызның «Каләм тоткан – хур булмас» дигән бик акыллы мәкален искә төшерү урынлы булыр. Мамадыш төбәгенең Түбән Сон авылында мәдрәсәдә мөгаллимлек итүе дә билгеле. Чулман аръягында имам-мөдәррис һәм табиб буларак бик нык абруй казанган булган. Зәй районының Имәнлебаш авыл зиратында җирләнгән. Исеме дә хикмәтле булган аның – дин таҗы дигәнне аңлаткан. Китапның тышлыгын рәссам Рушан Шәмсетдиновның Таҗетдин варисларының йөз чалымнарын өйрәнеп ясаган портреты бизи.

Ялчыгол хакында мин үзем китап чыкканчы ук ишетеп белә идем. Дустым шагыйрә Рухия Ахунҗанованың туган авылы ул Имәнлебаш. Ул үзләренең атаклы якташлары турында еш кына сөйләп тә, язып та торды. Китап дөнья күргәч тә тәкъдим итү кичәсенә мин Рухияне дә чакырдым. Әлеге китапта аның язмасы да басылган. Һәм ул Таҗетдин Ялчыгол шәхесенә шактый ачыклыклар кертергә ярдәм итә. Галим язучының туган елы да бәхәсле мәсьәлә булган. Бер чыганакларда ул – 1768, ә икенче язмаларда 1763 дип язылган икән. Бу нисбәттән Рухия Ахунҗанова белән Дамир Гарифуллин арасында озак елларга сузылган әдәби бәхәс тә чыккан. Бу бәхәсне архив документларына нигезләнеп Дамир Гарифуллин 23 елдан соң чишеп биргәч, һәр икесе дә җиңел сулап куйганнар.
Таҗетдин Ялчыгол китабының төзүчеләре Рөстәм Галиуллин һәм Ирек Һадиев. Китапка Хатыйп Миңнегулов, Марсель Әхмәтҗанов һәм башка күп кенә галимнәрнең язмалары кергән, Ялчыголның «Рисаләи Газизә», «Тәварихы Болгария» кебек әсәрләре дә урын алган. Алар, ул заман мәктәп мәдрәсәләренең дәреслекләре булып, шәкертләргә гыйлем өстәгән. «Рисаләи Газизә» Тукайның да яраткан өстәл китабы булган. Халкыбызның танылган әдибе, мәгърифәтчесе һәм халык табибы Ялчыголның тормышын тирәннән өйрәнү Рөстәм Галиуллинны аның турыда «Васыять» әсәрен язарга илһамландырган.
Кичәдә аннан өзек укылды һәм бу китапны әлегә укымаган тамашачы күңелендә аны укып карау теләген уятты.

Таҗетдин Ялчыгол турында мәгълүматлар аз дисәк тә, аның кулъязма китаплары Казан университетының Фәнни китапханәсендә саклана.
Бу «Шәхесләребез» сериясеннән дөнья күргән тарихи-документаль җыентыкка сүз башын Әсгать Сәфәров язган. Анда мондый юллар бар: «Даһилар гомере гасырлар белән исәпләнә. Һәр гасыр исә үз шәхесен тудыра. Алар әйтерсең лә үткән белән бүгенгене тоташтырып торган күперне төзүчеләр: тарих тузаннарына күмелгән елларга әйләнеп кайткан саен, без шул шәхесләребезнең исемнәренә, кылган гамәлләренә кабат-кабат тукталабыз. Иң кыен чакларда хәзер дә шуларга сыенабыз, яклау өмет итәбез, хәер-фатиха алабыз. Ул милләт баганалары безнең горурлыгыбыз да, таянычыбыз да, юл күрсәтүчеләребез дә». Әлеге китап Татарстан Республикасы Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров ярдәме белән нәшер дә ителгән. Чөнки аның әнисе Нәкыя Фатих кызы Сәфәрова – Таҗетдин Ялчыгол нәселенең дәвамчысы. Аның шәҗәрәсен төзүдә, баетуда көчен дә, белемен дә кызганмыйча ихлас күңелдән тырышып йөри. Таҗетдин Ялчыгол үзе җиде бала әтисе булган. Ә бүген бу нәселнең дәвамчылары әллә ничә йөзләп исәпләнә. Хәтта ерак Кубада гомер итүчеләре дә бар, ди. Мәшһүр журналист Диләрә Зөбәерова да, элеккеге юстиция министры Әнәс Таҗетдинов та шул токымнан. Иң гаҗәпләндергәне: бу укымышлы зыялы иманлы нәселдә бүген дә бер генә аерылышучы да юк икән. Бу хакта Нәкыя ханым горурланып хәбәр итте һәм, билгеле инде, аның бу сүзләре көчле алкышларга күмелде. Яңа китап бәйрәменә, шактый өлкән яшьтә булуына карамастан, Нәкыя ханымның да килүе нур өстенә ямь булды (фотода). Ә инде Зөһрә Сәхабиеваның мөнәҗәтләре ул нурны моңга да төрде. Чарада, Таҗетдин рухына багышлап, Коръән сүрәләре дә укылды.

Имәнлебашлар Таҗетдин Ялчыгол рухын бүген дә кадерләп саклый. Эшмәкәр Ленар Шәһиев ярдәме белән, авыл зиратындагы әдипнең каберенә яңа чардуган, гарәп һәм кириллица хәрефләре белән язылган яңа таш та куелган. (Китапны тәкъдим итү кичәсенә Ленар әфәнде дә килгән иде.)

Имәнлебаш кына түгел, Зәй шәһәре үзе дә бу исемне югалтмыйча киләчәккә алып бару өчен шактый эшләр башкара. Шәһәрнең бер урамына һәм бер мәчетенә Таҗетдин Ялчыгол исеме бирелгән. Һәр елның август аенда Имәнлебаш авылында «Таҗетдин Ялчыгол» укулары уза. Чарада күренекле дин әһелләре, галимнәр, язучылар катнаша. «Рисаләи Газизә» китабын 2001 елда 2 томда итеп «Иман» нәшриятында бастырып халыкка кайтарган галим Хатыйп Миңнегулов әлеге укуларда иң кадерле һәм көтеп алынган кунак. Бу хакта Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов җиткерде. Әлеге чараның изге Рамазан аена туры килүе һәм анда дин әһелләренең дә катнашуы олы мәгънә бирде.

Китапны тәкъдим итү кичәсенә килгән тамашачы, тарихи мәгълүматларга баеп, күңел офыкларын киңәйтеп, хисләрен яңартып кайтып китте. Шундый күпкырлы шәхесләр биргән халкыбыз белән горурлану, тарихи мирасыбызны барлап, китап итеп чыгарган һәм бүгенге кичәне оештырган милләттәшләребезгә рәхмәт хисләре арада иң җетесе булгандыр.

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шундый куренекле шэхеслэр булган безнен нэселдэ.Зобэеровалар.

    Мөһим

    loading