16+

Ялгыз түгел ул, менә дигән якын күршеләре, дуслары, авылдашлары бар

Бар гомерен мәгариф өлкәсенә хезмәт итүгә багышлаган авылдашыбыз Әминә Лотфулла кызы Заһидуллинага 90 яшь тулды. Әминә апа сугыш чоры баласы, шуңа күрә аңа да әлеге афәтле елларның барлык авырлыгы, михнәте кагылмыйча калмаган.

Ялгыз түгел ул, менә дигән якын күршеләре, дуслары, авылдашлары бар

Бар гомерен мәгариф өлкәсенә хезмәт итүгә багышлаган авылдашыбыз Әминә Лотфулла кызы Заһидуллинага 90 яшь тулды. Әминә апа сугыш чоры баласы, шуңа күрә аңа да әлеге афәтле елларның барлык авырлыгы, михнәте кагылмыйча калмаган.

Мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлаган кызны башлангыч сыйныфларга укытучы итеп билгелиләр. Яшь, ягымлы укытучыны балалар бик тиз үз итә. Әлеге сыйфатларын күреп, җитәкчелек аны балалар йортына тәрбияче итеп куя. Биредә дә Әминә Лотфулла кызы бар тырышлыгын, назын ятим балалар тәрбияләүгә, аларга әниләре җылысын бирергә тырыша. Төннәрен дә, туңмасыннар, дип, өсләренә ябып, кайгыртып йөри.

Читтән торып югары педагогик белем алгач, Әминә Лотфулла кызын "Норлат" совхозы эшчеләре, хезмәткәрләре балалары өчен ачылган яңа балалар бакчасына мөдир итеп куялар. Әлеге "Тополек", диеп, исемләнгән бакча, үзенең тәрбия бирү алымы белән, белемле тәрбиячеләре белән аерылып тора. Балалар бакчасының уңышлы эшләвендә, әлбәттә, аның хуҗасы Әминә Заһидуллинаның өлеше әйтеп бетергесез. Намуслы, тырышып эшләгән кеше генә бер урында утыз ел, лаеклы ялга чыкканчы эшли ала торгандыр. Үзенең балалары булмаса да, аның кул астында тәрбияләнеп чыккан балаларның, алар да инде хәзер үзләре әби-бабайлар меңгә тула булыр. Әле дә кызлар кебек җитез, сылу гәүдәле Әминә ападан, ничек тормышка чыкмыйча калдың, соң, дим?

- Минем тумыштан сукыр апа, әтинең дә күзе күрми иде, әнине, ничек аларны ташлап китим, дип, кияүгә чыкмыйча калдым. Бик күп сораучылар булды, хәтта читтән дә кайттылар мине алып китәргә, юк, дидем. Абый сугышта һәлак булды.

Алай да, якыннарын кадерләп соңгы юлга озаткач, Әминә апа, ялгызлыктан качыпмы, бәхетен сынап карый. Үзенең беренче мәхәббәте булган Габделхак Гафиятуллинга тормышка чыга. Бу вакыт ул тормыш иптәше вафат булып тол калган була, язмыш аларны кабат очраштырып, кавыштырып та куя. Әмма озакка түгел шул, бары биш ел бәхетле, парлы гомерләр насыйп булды аңа.

Әминә Лотфулла кызы төшенкелеккә бирелми, авылыбызның мәдәният, мәгариф тормышында актив катнаша, әле авыл мәдәният йорты сәхнәләрендә яшь кызларга хас җитезлек белән оста итеп татар биюен башкара. Авылыбызның ветераннар советы члены, китапханә каршында эшләп килүче "Җырлы күңел"нең хөрмәтле ханымы ул. Юк, ялгыз түгел ул, менә дигән якын күршеләре, дуслары, авылдашлары бар. Әле менә күркәм юбилеен уздыруны да авылыбызның "АК калфак" хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Роза Илдус кызы Ягудина бик матур итеп зурлап уздырды. Авыл җирлеге башлыгы Илдус Мансур улы Саттаров та юбиляр ханымга район башлыгы Михаил Афанасьевның котлау открыткасын, чәчәк бәйләме, бүләкләр тапшырды.

Әминә Лотфулла кызы Заһидуллина үзенә карата күрсәтелгән әлеге бәйрәм чарасына, хөрмәткә бик тә лаеклы, бу көннәрдә кабат яшәргән хис-тойгылары, рәхмәт сүзләре теленнән төшми әле, мәгариф ветераны өчен зур шатлык булды шул туган көн бәйрәме!

Розалия Ибраһимова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading