12 майдан Россия гадәти тормыш белән яшәүгә күчә башлый! Хәзер инде үзчикләүләр түгел, ә үз-үзебезне саклау режимында яшәячәкбез
30 марттан алып үзчикләнү режимында яшәгән Россия халкы ил Президенты Владимир Путинның 11 майда ясаган чыгышын аеруча да көтте. Нәрсә дияр җитәкче, үзчикләүләрне тагын озайтырмы? Озынайтса, тагын күпме өйдә утырырга туры килер?
Бик борчылып көтте халык бу чыгышны һәм... Президент авызыннан чыккан сүзләр аны тыңлаганнарның йөрәгенә май булып яткандыр. Путин сүзләре яшен тизлеге белән мессенджерларда, социаль челтәрләрдә дә таралды.
Сәламәтлек
Владимир Путин чыгышында билгеләп үткәнчә, Россиядә үпкәне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратлары резервы булдырылган. Covid-19 коронавирус инфекциясенең катлаулы очракларын дәвалау өчен җиһазландырылган махсус койкалар саны 29 меңнән 130 меңгә кадәр арттырылган. Бәхеткә, илдә аларга ихтыяҗ ул дәрәҗәдә түгел. Әмма дөнья хәлен белеп булмый бит!
Ул җиһазларны эшләтүчеләр, вирус белән көрәшүчеләргә дә дәүләт ярдәме каралачак. Президент сүзләренчә, социаль учреждение хезмәткәрләре, табиблар, кече медицина һәм техник персонал өч ай өчен махсус федераль өстәмә түләүләр алачак.
- Социаль хезмәткәрләр дә зур йөкләмә һәм куркыныч астында эшли. Шуңа да алар өчен өч айга — 15 апрельдән 15 июльгә кадәр махсус федераль өстәмә түләү билгеләргә кирәк дип саныйм. Шулай ук башкалар да узган апрель өчен тиешле түләүләрне алачак, - дип белдерде В.Путин.
Инфекция белән көн саен күзгә-күз очрашкан табибларга да ил башлыгы ике атналык смена өчен 60 мең сум вәгъдә итте. Социаль һәм педагогик хезмәткәрләр, урта, медицина һәм административ персоналларга — 25әр мең сум, авыручылар белән эшләүчеләргә – 35әр мең сум, кече персоналга 15әр һәм 20шәр мең сум, техник персоналга – 10ар һәм 15әр мең сум сум түләү каралган.
Сәнәгать һәм салым
- 12 майдан башлап, мөмкин булган бөтен җирдә, икътисадның төп тармаклары предприятиеләре эшчәнлеген торгызу өчен шартлар тудырырга кирәк. Предприятиеләрнең эшчәнлеге кулланучылар белән турыдан-туры элемтәгә керү зарурлыгына бәйле булмаса да, барлык санитария нормаларын үтәп кенә эшкә керешергә мөмкин, – диде Президент чыгышында.
Путин тәкъдиме буенча, Covid-19 коронавирусыннан зыян күргән тармакта эшли торган предприятиеләр икенче квартал өчен салым һәм иминият кертемнәрен түләүдән тулысынча азат ителәчәк. Әлеге ярдәмнән 1,5 миллионнан артык предприятие файдалана алачак.
Үзмәшгульләр дә бу юлы читтә калмаячак. 2019 елда түләгән салымнарын дәүләт аларга кире кайтарачак.
Узган ел махсус салым режимы илнең дүрт төбәгендә — Мәскәү, Татарстан, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә кертелгән иде. Федерациянең бу субъектларында соры зонадан чыгу һәм 4 процент яки 6 процент күләмендә салым түләү мөмкинлеге белән 340 мең кеше файдаланган.
ТР финанс министры Радик Гайзатуллин бер очрашуда үзмәшгульләрдән Татарстанда барлыгы 60 млн сум чамасы салым җыелды, дип белдергән иде.
Хәзерге вакытта 23 төбәктә үзмәшгульлекне теркәү алып барыла һәм мондый статусны рәсмиләштерүчеләр саны 650 меңнән артып киткән.
Дәүләт салымнарны кайтару өстенә, бонуслар да бирәчәк.
– Үзмәшгуль булган барлык гражданнарга минималь хезмәт хакы күләмендәге салым капиталын бирергә тәкъдим итәм. Аның хисабына алар, үз акчасын читкә юнәлдермичә, үз керемнәрен саклап калып, быел салым түли алачак, – диде Владимир Путин.
Гаилә
Иң күңелле яңалык балаларга булган түләүләр белән бәйле булгандыр, мөгаен. Ник дигәндә, хәзерге икътисади яктан авыр чорда яшь балалы гаиләргә аеруча да авыр бит.
Шул нисбәттән, Владимир Путин 3 яшькә кадәр булган балаларга 5әр мең сум күләмендә акча түләргә вәгъдә итте.
Сүз уңаеннан, моңа кадәр социаль ярдәм ана капиталына ия булучыларга гына бирелсә, хәзер бу акча Россиядәге барлык гаиләләргә дә карала. Май һәм июнь айларында гына түгел, ә апрель өчен дә социаль ярдәм алырга мөмкин булачак.
3 яшьтән зуррак балаларга исә, 1 июньнән бер тапкыр 10 мең сум күләмендә социаль ярдәм күрсәтеләчәк. Ул акчаны Владимир Путин 16 яшькә кадәрге балаларга түләргә вәгъдә итте.
- Апрель, май һәм июнь айларына ай саен 5 мең сум акча түләнәчәк. Ана капиталын алучылар гына түгел, өч яшькә кадәрге балалары булган барлык Россия гаиләләре дә ала алачак. Бала карау буенча пособиенең минималь күләмен ике тапкырга арттырырга тәкъдим итәм — 3 мең 375 сумнан 6 мең 751 сумга кадәр. Мондый пособиене эшләмәүче гражданнар, яшь ата-аналар, шул исәптән студентлар да ала. Аларга ярдәм итү бик мөһим, - диде Президент.
Бу социаль ярдәмне алу өчен дәүләт учреждениеләренә бару кирәк түгел. Бары дәүләт хезмәте порталы яисә Пенсия фондына гына да мөрәҗәгать итү дә җитә.
Лилия ЛОКМАНОВА
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар