16+

Ялларда кар явармы?

Бүген Татарстанда аз болытлы, кояшлы һава торышы күзәтелә.

Ялларда кар явармы?

Бүген Татарстанда аз болытлы, кояшлы һава торышы күзәтелә.

Явым-төшемнәр көтелми. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Төнлә һәм иртән һава температурасы -8 -13 градус салкын, көндез 0 -5 градус.
Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә кыш үзен сиздерәчәк, ләкин артык салкынайту көтелми, температура көндез - 0 градус, төнлә – 6 – 8 градус тирәсе. Синоптиклар кар явачак, дип ышандырсалар да, октябрь, ноябрь айлары салкынга караганда җылы кояшлы көннәре белән сөендергәнгә, кар явасына ышанып бетәсе килми. Гомүмән Росссиядә киләсе кыш җылы булачак дип фаразлыйлар, анысын вакыт күрсәтер. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading