16+

Яман шеш авыруы белән көрәшүче Айгөл Фазыйлова: «Хәлем начарланды...»

Яман чир белән көрәшүче Айгөл Фазыйлова турында газетабызның алдагы саннарында язган идек.

Яман шеш авыруы белән көрәшүче Айгөл Фазыйлова: «Хәлем начарланды...»

Яман чир белән көрәшүче Айгөл Фазыйлова турында газетабызның алдагы саннарында язган идек.

Ул вакытта Айгөл улы Әмирнең язмышы өчен борчылуын белдерде. Тәртипле, акыллы, яхшы күңелле гаилә белән танышырга теләкләре барлыгын да әйтте. Әмма әни кеше үзе исән чагында газиз баласын беркемгә дә бирергә теләмәвен ассызыклаган иде.

Язма дөнья күргәннән соң, бераз вакыт узды. Без исә Айгөл белән аралашып, аның хәлен белешеп торабыз. Айгөл сөйләвенчә, фатир, балалар бакчасы һәм мәктәпкә әзерлек төркеме өчен түләү мәсьәләләре хәл ителгән. Язмадан соң Айгөл кабаттан тикшеренүләр узды, тик, кызганыч, аларның нәтиҗәләре генә без сөендерлек түгел шул. Метастазаларның таралуы, шешләрнең үсүе билгеле булды. Шуннан соң Айгөл нурланыш һәм химия терапияләре ала башлады. Хәзерге вакытта да дәвалануын дәвам иттерә.  
     
– Озак вакыт беркем белән дә аралашасым килмәде. Нурланыш һәм химия терапиясе алгач, хәлем бик начарланды. Физик яктан да, эмоциональ яктан да үземне начар хис иттем. Хәзерге вакытта үземне бераз гына булса да яхшырак хис итәм. Дөрес, әлегә йокысызлык борчый... Улым Әмирнең Аллага шөкер барысы да яхшы. Ул балалар бакчасына һәм футболга йөри. Баштагы вакытлардагы кебек бертуктаусыз шалтыратулар да кимеде. Төрле илләрдән һәм шәһәрләрдән шалтыраттылар, тик әлеге вакытта бер гаилә белән дә якыннан танышып аралашканыбыз юк, – ди ул “ШК” хәбәрчесенә.  

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading