Дөньяның кеме генә юк та, нинди генә язмышлы кешеләр белән очраштырмый ул. Яман чирдән интегүче һәм кечкенә баласының язмышы өчен борчылучы Айгөл Фазыйлова белән танышкач та шундый уйлар узды баштан.
Без очрашып танышкан көннәрдә Казан хосписында дәвалана иде ул. Тормышында күпне кичерсә дә, сыгылып, зар елап утырмады яшь әни. Барысын да ничек бар, шулай бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
Авыру белән көрәш
- Әнием кияүгә чыккач, мин дә аның янына, Норлатка кайткан идем. Соңрак улым Әмир туды. Ә авыру белән көрәшем 2014 елдан (ул вакытта кызга 25 яшь була – Авт.) башланды. Күкрәгемә бер-бер артлы чыккан шешләргә башта артык игътибар да бирмәдем шикелле, – ди Айгөл үзе белән таныштырып.
2014 ел – Айгөлнең тормышындагы иң авыр вакыт булгандыр, күрәсең. Шул ук елны шушы ук авыру иң якын кешесен - әнисен дә алып китә. Сынаулар моның белән генә бетми әле. Әнисен җирләп кайтуга, Айгөлнең төенчекләрен төйнәп, 1 яшь тә 4 айлык баласы белән бергә урамга куып чыгаралар. Кая барып бәрелергә белмәгән яшь әни дус кызының тупсасына барып егылырга мәҗбүр була. Баласын аңа калдыра да, кибеткә эшкә урнаша. Күкрәгендәге шешләр авыртып, сызлый башласа да, хастаханәгә дәваланырга барырга ашыкмый әле Айгөл. Беркөнне әнисенең Казанда яшәүче Рәхилә апасы улы Әмирне үз янына чакырта. Айгөлнең хәлен күреп, Норлаттагы онкологка барырга куша. Шунда аңа УЗИ ясагач, тиз арада Казанга юллыйлар. Биопсия нәтиҗәләре исә яшь әнидә яман шешнең өченче стадиясе икәнлеген күрсәтә. 2015 елның маенда операция ясап, Айгөлнең бер күкрәген алалар.
Кызның хәле бер ел яхшы була, әмма 2016 елның җәендә һава җитмәүдән, тыны кысылудан, көчле ютәлдән зарлана башлый. Монда да тиз арада гына табибка күренергә ашыкмый. Бераздан тиешле тикшеренү процедуралары узганнан соң, Айгөлнең ике үпкәсендә һәм бавырында метастазалар китүе билгеле була. Баш авыртулары бик нык көчәйгәч, МРТ ясата. Һәм әлеге куркыныч авыруның шунда да барып җиткәнлеген ачыклана.
- Мин шикләнә башлаган идем инде, чөнки сәламәт баш шулкадәр нык авыртырга тиеш түгел иде. Ә ул бертуктаусыз сызлады. Кулдагы анализларга күзем төшү белән үк барысын да аңладым... Шашып елый башладым, чөнки иң курыкканым шул иде. “Монысы белән берничек тә көрәшеп булмый инде”, – дип үкседем, – ди ул.
Химия терапияләренең нәтиҗәсе булмый, метастазалар үсүен дәвам итә. Алга китеш булмагач, табиблар консилиум җыеп, химия терапиясен бирүдән туктатып, авыруны өенә кайтарып җибәрәләр. Кабаттан яхшы табиб кулына эләккәч кенә, Айгөл химия дару төймәләрен эчә башлый. Шуның белән хәле яхшыра. Әле дә ул шушы дарулар белән генә яши. Үпкә, бавыр, башындагы метастазалар үсүен туктатса да, сөягендә яңа шешләр барлыкка килгән.
Алда язганымча, Айгөл белән без Казан хосписында очраштык. Ә язманы газетага әзерләгән көннәрдә ул өенә кайткан иде инде.
- Айгөл безгә мөрәҗәгать иткәч, кабул иттек. Килгәндә хәле начаррак иде, хәзер стабильләште, – дигән иде хосписның җитәкчесе Владимир Вавилов. – Анализларына карасаң, ул инде күптән безнең арада булырга тиеш кеше түгел, чөнки метастазалар бөтен җиренә таралган. 24 гыйнварда консультация булачак. Рак күзәнәкләре үсеп китмәсен өчен, аңа агрессив дәвалау тыела.
“Улым өчен борчылам”
Яшь ана авырулары белән көрәшкән арада улы Әмиргә алты яшь тулган. Айгөл Казанга килеп урнашкач, улы белән бергәләп тулай торакта бер бүлмә арендалап тора башлый. Инвалидлык буенча группа ала, тик пенсия акчасы көнне көнгә ялгап яшәр өчен генә җитә шул.
Акча җиткерер өчен, ир-атлар белән кирпеч ташып, өстәмә эш ала идем. Яңгырлы, салкын көндә эшләүләр дә үзенекен итте инде, – дип көрсенә Айгөл.
Мөмкинлеге булмаган вакытта туганында да яшиләр әле. Беренче группа инвалидлык алгач, кабаттан фатир арендалап тора башлыйлар. Әле ярый бердәнбер туганы, терәге һәм таянычы булган Рахилә апасы бар. Айгөл дәваланган вакытта Әмирне ул карый.
Күптән түгел генә федераль канал Айгөл турында “Турыдан туры эфир” тапшыруын төшерде. Аннан соң авыру әни һәм аның баласы белән кызыксынучылар бик күп арткан.
- Минем катнашымдагы “Турыдан-туры эфир” тапшыруы күрсәтелгәч, “Улыгызны алып китәбез” дип бик күп кеше шалтырата башлады, ләкин халык дөрес аңласын иде. Мин улымны хәзердән үк тәрбиягә алуларын теләмим. Тапшыруга баруыбызның да максаты ул түгел иде. Бераз ярдәм булмас микән дигән өмет белән эшләнгән эш иде ул. Беренчедән, безнең үз куышыбыз юк. Фатир өчен түләгәч, яшәргә акча калмый да. Әмирнең балалар бакчасына да, мәктәпкә әзерлек төркеменә дә түләргә кирәк. Шушы чыгымнарыбызга бераз булышлык күрсәтүче булмас микән дигән идек, – дип аңлата ул.
Айгөл әйтүенчә, шалтыратучыларның күбесе Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәреннән икән. Кайберәүләр хәтта исәнләшмичә дә: “Әмирне уллыкка алырга әзербез”, – дип сүз башлый дип гаҗәпләндерде ул.
- Кабатлат әйтәм, үзем исән булганда, улымны беркемгә дә бирмим. Үзем карыйм, үзем үстерәм. Әгәр минем белән ул-бу була калса, опеканы Рәхилә апага ясыйм. Бер ел эчендә минем белән нәрсә буласын беркем дә белми бит. Әгәр тәртипле, акыллы, яхшы күңелле татар гаиләсе безнең белән танышырга, кирәк вакытта ярдәм итәргә теләсә, аралашырга каршы булмас идек. Ләкин аларның кечкенә балалары булмаса яхшы булыр иде, чөнки Әмирне кагуларын теләмим. Улым бөтен кешегә дә ачыла торган бала түгел. Мине дә югалтса, бөтенләй төшенкелеккә бирелер дип куркам. Ул минем савыгуымны теләп, һәр кич Аллаһы Тәгаләдән сорый, догалар укый. Гел минем янәшәмдә. Мин булмасам, улым нишләп бетәр икән. Бу турыда уйларга да куркам, – ди чарасызлыктан төрле юлларны эзләп караган Айгөл.
Рәхилә апасына 65 яшь. Өлкән яшьтә булгач, ул баланы озак вакытка опекунлыкка ала алмый.
Үзем исән чагында яхшы күңелле кешеләр очраса, аралашыр, йөрешер идек. Ә аннан соң инде Рәхилә апа ул гаилә белән аралашуын дәвам итәр иде. Иң мөһиме, улымның балалар йортына эләгүен теләмим, – ди бичара ана.
Айгөл улының әтисе белән аралашмый. Аның башка гаиләсе, тагын бер баласы бар. Федераль каналда тапшыру чыккан соң, иренең хатыны Альбина Айгөл белән элемтәгә кергән һәм очрашырга теләк белдергән икән. Айгөл исә тәкъдимне бик үк шатланып кабул итмәсә дә, очрашырга каршы түгел үзе. Хәзерге вакытта әлеге гаиләнең язмышы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да, Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачинаның шәхси контроленә алынды.
Алда мине нәрсә көтәсен бары тик Аллаһы Тәгалә генә белә. Табиблар берни дә әйтеп өметләндерми. Хәер, алар үзләре дә мондый авыру белән ике ел яшәвемә шакката. “Сине Аллаһы Тәгалә генә яшәтә”, – диләр. Миңа калса, мин бала хакына гына яшим. Аның теләк-догалары барып ирешәдер, бәлки. Миңа берни дә кирәкми инде. Әмирем генә янымда булсын. Акчам булганда, бөтен әйберсе дә булсын дип тырышам. Аллаһы Тәгалә балам өчен гомеремне бераз булса да озынайтсаң иде, дип сорыйм, догалар укыйм, намазга бастым. Аның бит миннән башка якын кешесе дә юк. Әнине югалткач, үземнең дә тормышым бөтенләй үзгәрде, – ди Айгөл Фазыйлова.
Әлеге гаиләнең барысы да яхшы булсын иде дигән теләктә калабыз. Ә инде ярдәм кулы сузарга теләүчеләр булса, түбәндәге реквизитлар буенча акча күчерә ала.
Реквизиты для помощи Айгуль Фазыйловой:
Фазыйлова Айгуль Тальгатовна
MASTERCARD 5469 6200 2180 1608
НОМЕР СЧЁТА: 40817810462002890955
Банк получателя: ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК
БИК: 049205603
Корреспондентский счёт: 30101810600000000603
ИНН: 7707083893
КПП: 165502001
Комментарийлар