16+

Янгын сагы һәрчак әзер торсын

21 июнь көнне "Шәһри Казан" газетасының сайтында «Ярты сәгать эчендә бар мөлкәтсез калдык» дигән язма дөнья күргән иде.

Янгын сагы һәрчак әзер торсын

21 июнь көнне "Шәһри Казан" газетасының сайтында «Ярты сәгать эчендә бар мөлкәтсез калдык» дигән язма дөнья күргән иде.

Биредә Минзәлә районы Хуҗамәт авылында 19 июнь көнне кичке уннарда Равил һәм Гөлнара Гариповаларның өйләре һәм мунчаларының янып юкка чыгуы турында бәян ителде. Авыл кешеләре бу янгынга ут сүндерүчеләренең тиз арада килеп җитмәүләре хакында сөйләде. Шул уңайдан Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе махсус хезмәт тикшерүе үткәреп, "Шәһри Казан" редакциясе исеменә рәсми хат юллаган.

«Минзәлә районы Хуҗамәт авылындагы «Яңа» урамы, 13 нче йортта янгын чыгуы турындагы беренче хәбәр “ТР Янгын сагы” учрежреждениесеның Хуҗамәттәге  аерым постына килә. Бу хакта үз машинасы белән килгән ир янгын сүндерүчеләргә 2021 елның 19 июнендә 21 сәгать 52 минутта әйтә.
Фаҗига урынына беренче булып «Хуҗамәт» бүлекчәсенең аерым посты 21 сәгать 54 минутта килде (җыенып килү вакыты 2 минут тәшкил итте).
Беренче янгын сүндерү бүлекчәсе килгән вакытта ут бөтен йортны һәм ишегалды корылмаларының бер өлешен колачлап алган, бу тиешле журналларда янгын турында хәбәр итүче гражданинның күрсәтмәләре белән расланыла.
Ут чыккан адрес буенча 4 янгын сүндерү техникасы җибәрелгән: 1 берәмлек - “Хуҗамәт” янгын сагының аерым постыннан, «Хуҗамәт» өстәмә һөнәри белем бирү берләшмәсеннән (6 минуттан соң килеп җиткәннәр) - 1 берәмлек, «Тәкермән» өстәмә һөнәри белем бирү берләшмәсеннән - 1 берәмлек (янгын урынына 10 километр ара, 20 минуттан соң килгәннәр), Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Янгынга каршы тору федераль хезмәтенең 122 нче янгын сүндерү-коткару бүлегеннән - 1 берәмлек (24 километр ара, 28 минуттан соң килеп җиткәннәр). Янгын сүндерү автоцистерналары су белән тәэмин ителгән.
Татарстан Республикасының “Хуҗамәт” янгынга каршы хезмәтенең аерым постында 2 янгын сүндерү машинасы бар, берсе хәрби исәптә, 1се резервта. Шул ук вакытта көн саен расписание нигезендә хәрби кизү торуга 1 машина йөртүче, 1 янгын сүндерүче килеп баса. Әлеге янгын Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең янгын сүндерү хезмәте белгечләре тарафыннан анализланды. Хезмәт тикшерүе үткәрелде. Беренче бүлекчәнең янгын урынына килү вакыты “Янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында техник регламент” Федераль законның 76 нчы маддәсенә туры килә. Янгын сүндерү бүлекчәләре үзләренең тактик мөмкинлекләре нигезендә эш иткән.
Һәр тәүлек саен янгын сагының барлык бүлекчәләрендә кизү тору кабул ителә һәм тапшырыла, аның барышында техниканың һәм янгын-техник кораллануның төзеклеге тикшерелә, шул исәптән янгын сүндерү техникасын утлы матдәләр һәм ягулык белән тәэмин итү дә тикшерелә», диелә әлеге хатта.

Мондый вакыйгалар кабатланмасын, һәм үз вакытында туктатылсын иде. Бу очракта без «Ярты сәгать эчендә бар мөлкәтсез калдык» язмасында китерелгән мәгълүматны кире кагабыз һәм янгын сүндерүчеләр алдында, бер якны гына тыңлап фикер йөрткәнебез өчен, гафу үтенәбез.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading