— Гөлназлардан 800 метр ераклыкта урнашкан ул янгын сүндерү бүлекчәсе. Югыйсә, мондый аралыкта 5 минут эчендә килеп җитәргә тиеш тә бит алар. Шул биш минутлык юлны алар кырык минут үткәннәр! Әле килгәч тә, сүндерегез инде, карап тормагыз, янып бетәбез, дип ачынып ярдәм сорауга каршы, болар су юк, дип акланган. Цистерналары да яртылаш тула килгән. Икенче машиналары, гомумән, кабынмаган, шаккатмалы инде бу. Авылда ут сүндерү машинасы була торып, кешеләр янгын чыга калса, кая барырга тиеш соң? Район үзәгендәге янгын сүндерүчеләргә шалтыратсаң, алар үзегездә пожарный машина бар бит, дип кире боралар. Адәм көлкесе инде, шундый зур ялкынны чиләкләп су ташып кына туктатып була димени?
Ут тиз арада өйне камап ала, аннары мунчага күчә. Авыл халкы күмәкләп ярдәм итәргә тырыша, әмма, ни кызганыч, кызыл әтәч чигенергә уйламый да. Санаулы вакыт эчендә йортсыз, җирсез кала Равил белән Гөлнара. Янгында шәхси документлар, киемнәр, җиһазлар — барысы да көлгә әйләнә. Яшь гаилә өсләрендәге бер кат кием белән урамда кала. Равил белән әле яңа гына 11 сыйныфны тәмамлаган кызы төрле дәрәҗәдәге пешүләр белән җирле хастаханәгә озатыла.
Комментарийлар