16+

«Янгын ярдәм итсә генә»

Себернең Томск каласында узган татар бистәләренә багышланган Форумның интернеттагы фотоларын күргәннән соң, кайберәүләр: «Тагын шул әби-бабай җыелган инде, яшьләр бер дә юк микәнни соң?» – дип ризасызлыкларын белдерткән фикерләрен калдырды.

«Янгын ярдәм итсә генә»

Себернең Томск каласында узган татар бистәләренә багышланган Форумның интернеттагы фотоларын күргәннән соң, кайберәүләр: «Тагын шул әби-бабай җыелган инде, яшьләр бер дә юк микәнни соң?» – дип ризасызлыкларын белдерткән фикерләрен калдырды.

Бу сүзләрдә хаклык бар. Дөньяның кемгә каласын белергә теләп, өлкән буын тарих тузаннарын ешрак актара, шәҗәрәләрен күбрәк төзи. Ә яшьләрнең вакыты юк,
дөнья куалар дип уйлаган булыр идем дә, озын сәяхәт вакытында бер егет белән таныштым. Тимур Сорокин ул. Ульяновск өлкәсенең Мәдәният сәясәте һәм яшьләрнең сәнгать министрлыгы вәкиле һәм өлкәнең Барыш районы иҗтимагый палатасы әгъзасы. Мәктәптә тарих укыта. Форумга да кызыклы доклад әзерләп килгән. Сембер фабрикантлары һәм меценатлары бертуган Акчуриннарның Барыш районы, Иске Тимошкино авылындагы нәсел утарлары турында иде ул. Тимурның иң зур хыялы – шул утарны Акчуриннар музее итү. Екатеринбургта Агафуровлар музей-йортын да бик игътибар белән карап йөрде Тимур. «Менә бит булдырганнар. Бездә материаллар күбрәк тә әле!»– дип, сабыйларча бераз үпкәләгән кыяфәт тә чыгарды. Бу булырга тиеш музейның тарих укытучысының тормыш максатына әйләнгәнен күрдек без анда. Ул инде аның хыялында шундый матур булып яши, туристлар чакырып тора. Хыяллары турында үзен тыңларга теләгән һәркемгә сөйли Тимур. Миңа да канатланып сөйләде. Күзләре очкынланып тора иде егетнең.

Озын сәяхәттән кайтып, ике төн кунарга өлгермәдек, Сембер якларыннан борчулы хәбәр алдык. Акчуриннар утарында янгын булган. Моны ишеткәч, иң башта Тимур өчен борчылып куйдым. Өмет-хыялсыз ничек яшәр бу егет моннан соң? Хәлен белим дип, тизрәк телефонга үрелдем.

– Коточкыч янгын булды. Ишеткәч тә, төн уртасында шунда йөгердем. Янганын карап йөрәгем елап басып тордым инде. Берничек тә ярдәм итә алмавым бик авыр булды. Ут төрткәннәр, диделәр. Тарихи бина берьюлы өч яктан яна башлаган. Кемнең кулы күтәрелгәндер инде. Ә бит Акчуриннар Сембер өязе өчен күп игелекләр кылган. Хас­таханәсен дә, мәдрәсәсен дә төзеткәннәр, үзләре акча түләп тотканнар да. Ә без аларның истәлекләрен утка ягабыз. Башым җитми минем моңа. Ярый әле, янгын төп утарда түгел, ә тау башында аерым урнашкан йортта чык­кан.
Тимур әйткәнчә, әлеге янгынның файдасы да булырга охшап тора. Бәхет булмас иде дә, бәхетсезлек ярдәм итте, диләр бит. Монда да шулайрак, фаҗигале төннән соң өлкә җитәкчеләре дә бу нәселнең исән калган тарихи йортларына игътибар итә башлаган. Бездә бит шулай: берәр нәрсә булмыйча – йә үлмичә, йә янмыйча – исебез дә китми, уйлап та бирмибез. Хәтта өлкә губернаторы үзе кызыксынган, имеш. Музей оештыруда ярдәм дә итәргә булган, ди.

Дөрес, Тимур моңа бик ышанып җитми әле. Ул бит инде әлеге мәсьәлә белән бик күп кенә өлкән абзыйлар янына барган. Аны ишетүче дә, тыңлаучы да табылмаган. Бәлки бу янгын «ярдәме» белән тиздән Акчуриннар музеен ачканда, Тимурның иң сөенечле көненең шаһиты булырга да туры килмәсме әле.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading