16+

«Янгыннан Коръән генә саклап алды»

Балтач районы Чепья авылыннан Зәлия Зиатдинова яза.

«Янгыннан Коръән генә саклап алды»

Балтач районы Чепья авылыннан Зәлия Зиатдинова яза.

Безнең өйдәге иң кадерле әйбер – әтиемнең әнисе Зарифа әбиемнән калган Коръән китабы. Беренче битендә 1919 елда басылган дигән мәгълүмат та бар. Китапның бүгенге көнгә кадәр саклануы да – үзе бер могҗиза, ул хәтта янгын вакытында да янмый калган. Өлкәннәрнең сөйләвенә караганда, бер уйламаганда, аларның келәтләрендә ут чыга. Кайдан диген, нәкъ Коръән саклана торган шкаф яныннан. Шактый әйбергә зыян килә. Шулай да зур афәт булмый кала, йорт-җиргә ут капмый. Иң гаҗәбе: шкафтагы башка әйберләр юкка чыкса да, изге китап сакланып кала. Әти-әнием, әлеге вакыйганы гел искә төшереп: «Безне Коръән китабы гына саклап калды», – дип кабатларга яраталар. Шулай итеп, китапның нинди көчкә ия булуын гел искәртеп торалар. Әнием, үзе чиккән сөлгегә төреп, Коръәнне миңа тапшырды. Коръән китабы һәрвакыт иң югары, чиста пакь урында булырга тиеш икәнен беләм һәм менә кабат ипләп кенә әниемнең чиккән сөлгеләренә төреп, изге китапларны китап киштәсенә урнаштырам...

Зөлфия ХӘЛИУЛЛИНА фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading