16+

Яр буйлары даруханә түгел

Татарстанда санитар-эпидемия хәле яхшырганчыга кадәр һәвәскәрләргә елгаларда балык тоту, шулай ук кече күләмле көймәләрдә йөзү тыела. Министрлар Кабинетында онлайн режимда узган матбугат конференциясендә бу турыда республиканың кече күләмле көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.

– Яр буйлары даруханә яки кибет түгел. Күзәтеп торачакбыз, кагыйдәне бозучылар административ җаваплылыкка тартылачак, – дип кисәтте ул.
Узган кышта 5 кеше боз астына китеп үлгән, 87 кеше коткарылган. Идел белән Чулман елгаларындагы боз кичүләре инде февраль аенда ук ябылган.

Кыш һава җылы булганлыктан, боз катламы тиз юкарган. Боз калынлыгы 7 сантиметр­дан да ким булганда, кешеләргә елга һәм күлләрдәге боз өслегенә керү тыела. Спас районында 20 февральдә бер иптәш боз өслегенә җиңел машинада кергән хәтта. Аңа штраф салынган.

– Идел һәм Чулманның агым юлы, шулай ук Нократ елгасының түбәнге өлеше боздан ачылды. Әмма яр буйларында боз бар әле, мондый боз өстенә керү – үз теләгеңдә үлемгә бару, – диде Юрий Венедиктов.

Җәйге навигацияне ачу 22 апрельгә ниятләнелгән

Таныклыгы булган кеше генә кече күләмле көймәне идарә итәргә хокук­лы. Идарә итү таныклыгы булмаган кешегә тоттырылса, көймә хуҗасына 10 мең сумнан 15 мең сумга кадәр штраф салына.
Судно билеты мәҗбүри. Әгәр судно билеты булмаса, 15 мең сумнан 20 мең сумга кадәр штраф көтә.
Узган җәйдә көймәдә елгага чыккан 4 кеше суга батып үлгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading