16+

Яран гына димәгез

Яран (пеларгония) – күпчелек хатын-кызларның яраткан гөле. Аны шәһәр фатирларында да, авылда да үстерү җайлы. Әлеге гөлнең энергетикасы да бик яхшы: яран үскән йортта низаглар сирәгрәк була икән.

Яранның дәвалау үзлеге дә бар. Аның төнәтмәсе белән салкын тигәндә тамак чайкау бик файдалы. Колак эче ялкынсынганда, яфрагын колак эченә тыгып торсаң, авыртуны да баса. Яран акыл эшчәнлеген арттыра, арыганлыкны да бетерә.

Әмма аның зарары да юк түгел. Ул көчле аллерген, шунлыктан еш кына балаларда, кайбер очракларда өлкәннәрдә дә аллергия булырга мөмкин. Өегездә сәбәпсезгә томау яки ютәл белән интегүчеләр булса, яран гөленнән түгелме дип шикләнергә сәбәп бар. Ә гөлне дәвалау чарасы буларак кулланганда табиб белән киңәшләшергә онытмагыз.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading