16+

Ярата идем шул өй юган чакларны...

Май бәйрәмнәрендә халык бакчада мәш килә, орлыкка бәрәңге әзерли, кардан әрчелгән җирдәге пычракны җыештыра һәм өй юа. Бер кат язгы эшләр тәмамлангач, күмәкләп өй юу йоласы элек электән килгән. Шәһәр кешесе өй юуының тәмен, бүрәнәләрне ышкып юганнан соң чыккан агачның хуш исен белмидер дә...

Ярата идем шул өй юган чакларны...

Май бәйрәмнәрендә халык бакчада мәш килә, орлыкка бәрәңге әзерли, кардан әрчелгән җирдәге пычракны җыештыра һәм өй юа. Бер кат язгы эшләр тәмамлангач, күмәкләп өй юу йоласы элек электән килгән. Шәһәр кешесе өй юуының тәмен, бүрәнәләрне ышкып юганнан соң чыккан агачның хуш исен белмидер дә...

Ә менә авыл кешесенә бу яхшы таныш. Иртә белән үк урын-җирен, мендәрләрне өй түбәләренә, кояшка чыгарасың. Газга чиләк белән су кайнатырга куясың. Ул арада күршеләр, туганнар да өмәгә җыела. Ток сукмасын өчен утны өзгәч, аякка балтырлы галошлар киеп рәхәтләнеп юасың. Кыюраклар түшәмне сөртә. Буй җитмәсә, өстәлгә урындык куеп баса, без тимер сиртмәле карават башына озын такта куеп та менә идек. Кемдер ул арада тиз генә тәрәзә челтәрләрен агартып куя. Ул гапләшү, серләшү: өмәдәгеләр нинди генә кызык хәлләр сөйләмиләр, яшьлекләрендәге кадерле хатирәләрне яңарталар. 

Ахырдан бергәләп чәй эчүләре үзе бер рәхәт иде. Хуҗабикә хәзинәсендә ни бар – барын да өстәлгә чыгара, тозлы кыяр, духовкада тәгәрәтеп пешергән бәрәңге, өй токмачыннан аш... Кичкә таба һавада җилләнеп кипкән челтәрләрне үтүкләп элеп куйгач, өй яктырып киткән кебек була, сафланып китә. Ялтырап торган өйне күреп, арыганнар да онытыла. 

Ярата идем шул өй юган чакларны. Кызганыч, хәзер бу йола онытылып бара. Агач бүрәнәле өйләре дә калмады бугай шул инде. Стенада обой, тарттырылган түшәм, пластик тәрәзә.  Күршеләр дә хәзер элеккечә бер берсенә йөрешми. 

Өй юу дигәннән, кешеләргә тәрәзәләрне, өйләрен юарга тәкъдим иткән  хезмәтләр дә  җитәрлек. Коттеджларда яшәүче түрәләр генә түгел, шәхси йорт белән торучы гади халык арасында да тәрәзәләрен кеше чакыртып юдыртучылар бар. Бәясенә килгәндә бер тәрәзә өчен уртача 250-300 сум алалар. 

Кечкенә балалы әниләр, өске катта яшәүчеләр, өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр бу хезмәтләрдән еш кулланалар икән. 
Галимнәр исә, өй җыештыру сәламәтлек өчен файдалы, гомерне дә озынайта  дигән нәтиҗәгә килгән. Көн саен 15-20 минут өй җыештыру, хәрәкәтләнү йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтә, ди. 

Өй юганда өч киңәш: 
1. Эшләгәндә музыка кабызып куйсагыз, кеше белән күңелле хәлләр сөйли- сөйли өй җыештырсагыз, эшнең беткәне сизелмичә дә калачак.
2. Өйне зоналарга бүлеп аз-азлап җыештырсаң уңайлы.   
3. Кирәкмәгән әйберләрне вакытында ташлап барсаң яхшы. Әйбер азрак булган саен, өйне тәртиптә тоту җиңелрәк. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ностальгия,ул ой жуып чыккач рэхэтлэнеп мунча керулэрен язарга онытканнар бит эле??

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эш беткәч мунчага барулары, узе бер рәхәт иде!!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ой юганнан сон бер олы эш беткэн кебек була иде.Рэхэт булган.

        Мөһим

        loading