16+

Яраткан шөгылен бизнеска әйләндергән Ләйсән Яруллина: «Үзмәшгуль булу да, эшем дә ошый»

Татарстанда 35 мең кеше үзмәшгульлек статусын алган

Яраткан шөгылен бизнеска әйләндергән Ләйсән Яруллина: «Үзмәшгуль булу да, эшем дә ошый»

Татарстанда 35 мең кеше үзмәшгульлек статусын алган

Үзмәшгульләр өчен үткә­релгән ярминкә-фестиваль­ләрдә Ләйсән Яруллинаны еш күрергә була. Аралашучан, кызыксынучан булуы өстенә ул максатчан, яңалыкка да омтылучан. Бер урында таптанып торырга яратмаган Ләйсән үзен берничә өлкәдә сынап караган һәм шул сыйфаты аны үз эшен булдырыр­га этәргән.

Ләйсән медицина көллиятен тәмамлап, биш ел шәфкать туташы булып эшли. Эшен яратса да, алдагы көнне уйлап, икътисадчы һөнәрен үзләштерә. Башта төзелеш компаниясендә офис-менеджер булып эшли. Ире дә шул ук өлкәдә хезмәт куя һәм алар көннәрдән бер көнне үзләренең төзелеш фирмасын ачарга булалар. Ләйсән ун елдан артык үз компания­ләренең тәэмин итү һәм логистика бүлеген җитәкли. Шул эш белән бергә, яраткан шөгыленә дә вакыт табарга тырыша.

Ләйсән яшелчә һәм җи­ләк-җи­меш чипсылары, соңгыларыннан шикәрсез һәм төрле өстәмәләрсез каклар ясый.
– Җиләк-җимеш какларын кызым ярата. Әни кеше буларак, балага ­бернинди өстәмәләрсез, консервантларсыз сыйфатлы ризык аша­тасым килде. Мин үзем, гомумән, сәламәт ­туклану ­та­рафдары. Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр киптерә торган җайланма сатып алдым. Башта гаилә өчен генә киптерә идем. Аннары дус-таныш­ларга күчтәнәч итеп биргәләдем. Шуннан заказлар да килә башлады. Мондый чипсылар һәм каклар ул вакытта бездә юк диярлек иде. Аны җитештереп сатучыларның беренчесе мин булганмындыр дип уйлыйм. Ә Мәскәүдә моңардан бизнес ясап булганын аңладым. Менә шул үз эшемне булдырырга этәргеч бирде дә инде. Интернетта чипсылар һәм какларны дөрес итеп әзерләү турында мәгълүмат бик сай. Аларны бөртекләп җыеп, бик күп тәҗрибәләр үткәреп, сабырлыкны да эшкә җигеп, үз рецептларымны булдырдым. Бу процесс белән шулкадәр мавыккан идем, бер ай аш бүлмәсеннән чыкмадым да дияргә була, – дип сөйли Ләйсән.

Егермедән артык төрдә как ясый Ләйсән, алар арасында хәтта кокос, маракуйя, мангодан эшләнгәннәре дә бар. Глинтвейн тәме килеп торганын да җитештерә башлаган. Анысын кара виноград согы, пешкән алма һәм тәмләткечләрне кушып эшли.

– Тәэмин итү һәм логистика бүлеген алып баргач, миңа сыйфатлы чимал табу, аларны Таиланд һәм Вьетнамнан ук Казанга кайтарту авыр булмады. Шулай ук үзебезнең фермерлардан да сатып алабыз. Алардан да сыйфатлы продукт килә, – ди ул.

Үзмәшгуль булып теркәлүнең дә бернинди катлаулыгы юк икән. Март аенда ук үзмәшгуль статусын алган. Заказалары күбәя башлый, клиентларның саны арта бара. Әмма Ләйсәннең алга таба үсәсе килә, моның бер юлын юридик затлар белән хезмәттәшлек итүдән күрә. Шунда ук аның белән эшләргә теләгән бер компания дә табыла. Әмма алар моның өчен йә шәхси эшмәкәр, яки үзмәшгуль буларак теркәлүне шарт итеп куя.

Үзмәшгульлек турында ишеткән идем инде. Әмма вакыты килеп җитмәгән булгандыр. Юридик компания белән сөйләшкәннән соң, интернеттан үзмәшгульлеккә кагылышлы мәгълүматлар белән таныштым. Бу юл минем өчен кулай булып чык­ты һәм март аенда теркәлдем. Анда теркәлү ике минут вакытны ала, «Минем салым» – бик җайлы кушымта. Ә бу статус минем алда күп мөмкинлекләр ачты. Бик күп фестивальләр-ярминкәләрдә катнашабыз, аларда үземә яңа танышлар гына түгел, клиентлар да таптым, – ди әңгәмәдәшем.

Ләйсәнне күптән түгел ­Казан шәһәр Думасы сессиясенә ­чыгыш ясарга да чакырганнар. Анда ул үз­мәшгульләр алдында торган кы­ен­­лыклар турында әйткән. Аныңча, бу категория кешеләргә дәүләттән финанс ярдәме кирәк. Бу аларга үз эшләрен башлаучыларга стимул булыр иде.
– Грант алу мөмкинлеге булдырылса яки кыйммәтле җиһазлар алуга ташламалы кредитлар бирелсә, әйбәт булыр иде. Шулай ук үзмәшгульләр өчен финанс грамоталылыгын арттыру, бизнес һәм маркетинг нигезләренә өйрәтү курслары оештырылсын иде. Ял көннәрендә төрле мәйданчыкларда продукцияләрен сату мөмкинлеген булдырсалар да комачауламый, – ди яңа танышым.

Ләйсән якын киләчәктә, шәхси эшмәкәр булып теркәлеп, үз цехын ачарга ниятли. Продукциясенә сертификатлар һәм декларация алып, тагын да үсәргә, әлеге документларны таләп иткән юридик затлар белән хез­мәттәшлек итәргә планлаштыра.

– Безнең өчен иң авыры – продуктларга сертификат һәм декларация алу. Үзмәшгульләр өчен андый мөмкинлек юк әлегә. Шуны тизрәк хәл итсәләр, бизнесларын тагын да үстерә алачаклар, – ди ул.
Ләйсәннең әйтүенчә, «Үз­мәш­гульләргә ярдәм итү үзәге» аларга бик нык ярдәм итә.

– Аның җитәкчеләре Лиана Пахарева белән Юлия Райнвайн безнең сорауларга тәүлек буе җавап бирә. Үзебезнең махсус чатларыбыз бар. Бөтен сорауларны шунда юллыйбыз, шунда ук җавабын да алабыз. Алар безнең белән бик теләп эшли. Казан мэриясенә, шәһәр башкарма комитетына һәм Совет районы администрациясенә дә рәхмәт әйтәсе килә. Үзмәшгульләр проблемаларын хәл итүдә актив катнашалар алар, – ди ул.
Очрашу ахырында Ләйсәннән сата белү серләрен дә сораштым.
– Ул бик гади. Үз эшеңне ярату, сыйфатлы итеп эшләү һәм ачык йөзле булу. Сиңа эш ошарга, син аңардан энергия алырга тиеш. Ул алга таба үсәргә булыша, – ди Ләйсән.

Үзмәшгульләрнең өстенлекләре

Рәсми статус – алар эре клиентлар белән килешүләр төзи ала.

Легаль керем – рәсми эшлиләр, салым органнарының аларга сораулары тумый.

Минималь салым – 4 яки 6 процент салым түлиләр.

Керем турында белешмә – салым түлиләр, керемнәрен теркәп баралар һәм керем турында белешмә алалар.

Медицина ярдәме – үзмәшгульләр бушлай медицина ярдәме алыр­га хокуклы.  


Казанда бүген теркәлгән үзмәшгульләр саны 10 меңнән артып китә, ә 9 айда аларның эшчәнлегеннән килгән салым керемнәре 10,5 млн сумны тәшкил иткән. Татарстан буенча караганда, рес­публикада 35 мең кеше үзмәшгульлек статусын алган. Салым керемнәре – 51 млн сум.

 

Үзмәшгуль булып монда теркәлергә мөмкин

 

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading