Безне бер төркем бистә активистлары каршы алды. Араларында пенсия яшендәгеләр, яшьләр дә җитәрлек. Барысын да бер максат берләштерә – алар Дәрвишләр бистәсен үстерергә тели, экологиягә, кешеләргә зыян китерердәй проектлар өчен теш-тырнагы белән каршы торачаклар. Кирәк икән, пикетка да чыгарга әзерләр. Кул кушырып утырырга җыенмыйлар.
Апрель башында биредә яшәүчеләрнең почта әрҗәләренә булачак магистральнең генераль планы төшерелгән листовкалар таратканнар. Бу кәгазьнең кемнән икәнен халык белми, әмма ул аларны борчуга салган.
– Юл Главная урамы аша узачак, башта киңлеге 100 метр диделәр, аннары 35 метр булачак, дигән сүзләр йөрде. Ул Главная урамы янындагы урманнан алып тимер юлга тоташачак. Чүп яндыру заводына чүп ташу өчен юл кирәк булганга да ясыйлар, диләр.
Болар барысы да әлегә имеш-мимешләр генә. Тик җил исми яфрак селкенми, диләр, шәһәр үсеше өчен кирәкле юллар салганда йортларны сүтү очраклары яңалык түгел. Төрлесе булырга мөмкин. Халык уйлаганча, магистраль салынса, төзелешкә комачаулаган 40лап шәхси йорт, берничә күп фатирлы торак зыян күрәчәк. Ә йортларның күбесе яңа, заманча салынган ике катлы коттеджлар да бар. Кайберәүләр әле бирегә яңа килеп төпләнгәннәр. Кемдер гомер буе шушында яши.
– 1954 елдан бирле яшим монда. Ул вакытта кайбер йортлар бөтенләй юк иде әле, наратлар да кечкенә иде. Үз бакчабыз бар, аз булса да бәрәңгесен, яшелчә, җиләк-җимешен утыртабыз. Пенсионерга анысы да ярап куя. Йортымны сүттерәсем, беркая да күченәсем килми, – ди Елена апа.
Әминә апа да ничә көннән бирле тынычлыгын югалткан.
– Дәрвишләр бистәсендә җиребезне 2 миллион сумга сатып алдык. Фатирыбызны саттык, биредә йорт салып чыктык. Күпме хезмәт кергән торакны җимергәннәренә түзә алырмынмы? Хәзер дә йөрәгем бетте, ашамыйм, кызым мине үземне генә калдырырга да курка, – ди ул.
Күп фатирлы йортта яшәүче Светлана да нишләргә белми аптыраган.
– Юл зират аша уза дип тә әйтәләр, балалар яратып уйный торган паркны да бетерәчәкләр, имеш. кайбер йортлар эстакада астында кала, диләр, ниләр булып бетәр? Мәгънәсезлек инде бу, Дәрвишләр бистәсенә иң чиста, тыныч район дип күченгән идек югыйсә, – ди.
Билгесезлек – иң куркынычы
Халык әйтүенчә, бу юллар «Камаз»лар йөрерлек таләпләргә туры килми. Кайчандыр уздырылган геологик тикшерүләр вакытында, җир астында 14 катлы йорт биеклеге кадәр түбәнлектә күл булган, дигәннәр. Җир асты сулары көчле ага. Шуңа да яз көне монда еш кына асфальт убыла,чокырлар пәйда була. Бу урыннан су, газ торбалары уза дип аңлаттылар. Ир-атлар аек акыл белән фикерләргә тырыша.
Комментарийлар