Бер атна элек танышымның әнисе үлеп китте. Вафатына берничә атна кала аңарда яман шеш икәнлеге билгеле булды. Соңга калынган иде. Бер дә уйламаганда 65 яшьлек әниләрен җирләп куйдылар... Мәетне юганчы, фельдшерның килеп аның үлүен раславын көттеләр. Ул килеп киткәннән соң, мәетне юарга гына әзерләнгәндә, моргка алып барып ярырга кирәк булып чыкты.
Фельдшер да моның турында кисәтмәгән, әллә оныткан, әллә инде кирәксенмәгән. Мәет белән хушлашырга килгән әбиләр, аны моргка илтеп ярасы була дигән сүзне ишеткәч, безне дә шулай тилмертеп йөртерләрме икән дип борчылып сөйләшә башладылар. Шунда берсе 102 яшьлек әбине дә ярырга алып баруларын сөйләп алды.
– Якынын югалткан кешенең болай да үз кайгысы, зиратын белешергә, каберен казытырга, документлар артыннан чабарга, мәетне тиешенчә юып-кәфенләп озатырга, авырткан башка тимер тарак булып, моргка да алып барасы. Шушы эсседә бигрәк тә авыр бит, мәетне азаплап йөртү генә була түгелме? Өлкән яшьтәге яки җитди авыруы булган кешенең үлем сәбәбе болай да аңлашыла. Үләргә дә куркып торырсың. Кеше үлеменнән бизнес ясыйлар дип уйлап куясың кайвакыт, – дип авыр сулап куйды намаздагы бер әби.
– Яшисен яшәгән, күрәсен күргән, картаеп үлгән әби-бабайларны ярып җәфаламасалар ярамаганмы икәнни, – дип сүзгә кушылды икенчесе.
Кабере иртәдән үк әзерләп куелган мәетнең, моргта чират булгач, икенче көнгә генә җирләнергә мөмкин булуын ишеткәч, озатырга килгән халык тагын да дулкынланып куйды. Шунда берсе үз бистәләрендәге 97 яшьлек әбинең юып кәфенләгән мәетен моргка ярырга алып китүләрен искә төшерде. Моны ишетеп барысы да куркуга калды. Мәшәкате генә түгел, ислам дине буенча мәетне яру гөнаһ икәнлеген, кеше үлгәннән соң мөмкин кадәр тизрәк җирләнергә тиешлеген дә истә тотканда, бу чынлап та проблема булып тора.
Мәетне яру – гөнаһ
Дин буенча мәетне яру рөхсәт ителмәвен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Булат Мөбәрәков та раслады.
– Тәнне безгә Аллаһы Тәгалә әманәт буларак бирде, аны яру мөселман кешесен кимсетү була. Әмма аерым очракларда мәетне ярмыйча да мөмкин түгел. Әйтик, криминал яки кешенең үлү сәбәбен ачыкларга кирәк булганда. Кайвакыт табиб хатасы булу-булмауны да тикшерергә кирәк булып чыга. Мондый очракларда мәетне ярырга рөхсәт итми кала алмыйбыз. Башка вакытта мәетне ярырга ярамый, – диде ул.
Бактың исә әлеге мәсьәләнең кискенлеген күз уңында тотып, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте республиканың сәламәтлекне саклау министрлыгына ике тапкыр хат юллаган: 2017 һәм 2018 елларда.
– Хатта мөселманнарга мәетне яру ярамаганлыгы хакында сөйләнде. Шушы дини карашларны исәпкә алып, нәзарәтнең аксакаллар шурасы әлеге чараны гариза язып булдырмый калу мөмкинлеген карарга сорады. Үтенеч министр тарафыннан уңай кабул ителде һәм республиканың барлык җаваплы оешмаларга карар буларак җибәрелде. Нәтиҗәдә Татарстанда мөселманнар гариза язып туганнарының мәетләрен ярдырмый кала ала, – дип аңлатма кертте Диния нәзарәтенең матбугат үзәге җитәкчесе Резедә Закирова.
Ярдырмаска васыять әйтәм
Хатның инициаторы булган Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов безгә беренче хатны сәламәтлек саклау министры булган Гадел Вафин вакытында ук язылуын сөйләде.
– Министрлык ул хатларны районнарның баш табибларына җибәрде. Вафин урынына министр булып Марат Садыйков килгәч, аның янына кереп сөйләшкәннән соң, Диния нәзарәте исеменнән җибәрелгән хатны яңарттык. Эш судка барып җитмәсә, криминал булмаса, ярдырмау ягында без. Иң мөһиме – кеше сырхауханәдә теркәлгән һәм аның анда медицина картасы булу шарт. Авыруы булган очракта табиблар аны теркәп бара. Кеше үлеп китсә, шуңа нигезләнеп ярмыйлар. Хастаханәгә эләгеп, бер тәүлек эчендә үлеп китсә, мәетне яру тиешле. Бу авыру кешенең үлемгә китергән сәбәпне яки дәвалану дөрес билгеләнгәнме-юкмы икәнлекне белү өчен кирәк. Бер районда яман чире булган 80 яшьлек кеше үлеп киткән. Аның авыру икәнлеген белә идегез, нишләп ярдыгыз дип сорагач, ул авыруын Казанга барып раслатмады бит, дип җавап бирделәр. Исән вакытында нишләп аңа Казанга барырга әйтмәгәннәр? Авыруы билгеле булса да, тәнен ярып караганнар. Быел, коронавирус белән бәйле рәвештә, мәетне яру ораклары күп. Баш табиблар, һәр үлгән кешене ярырга куша, диләр. Курыкмыйча шуны әйтәм: мәетне акча өчен дә яралар, 3-4 мең сум акча түләтәләр. Бу хезмәт түләүсез, әмма ярган вакытта без перчаткалар, препаратлар кулланабыз, шулар өчен түләү алабыз, диләр. Министрлык алары өчен акча бирәдер бит? Кимендә өч мең сум акча сорыйлар. Бу мәсьәләдә каршылыклар күп, министрлык вәкилләре белән түгәрәк өстәлгә җыелып сөйләшергә кирәк, – ди ул.
Кеше исән вакытта ук үзен ярдырмаска дигән васыять тә язып калдыра ала, алда әйтеп киткән аерым очраклар булмаганда, шуңа нигезләнеп, аның мәетен ярдырмаска да мөмкин икән.
Гариза язасы була
Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган хатта, кешенең үлеме турындагы медицина белешмәсен бирү 2011 елның 21 ноябрендәге “Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында”гы 323нче федераль канунның һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының 2013 елның 6 июнендәге "Патолого-анатомик ярулар уздыру тәртибе турында"гы 354нче приказы нигезендә бапшкарыла, дип хәбәр ителгән. Әлеге норматив-хокукый документларда медицина хезмәткәренең мәетне кайсы очракта ярырга җибәрергә тиешлеге, ә нинди вакытта белешмәне ярмыйча гына бирә алуы да билгеләнгән.
323нче федераль канунның 67нче маддәсендә “мәетне яру аның үлем сәбәбен белү һәм авыру диагнозын ачыклау өчен башкарыла” диелгән. Шунда ук өченче пунктта дини карашларга нигезләнеп, ире яки хатынының яки якын туганының (балалары, әти-әнисе, бертуган апа-сеңел, абый-энеләре, оныклары), алар булмаса, башка туганнары, яисә законлы вәкиленең язмача гаризасы булган очракта, яки инде мәрхүм үзе исән чакта шундый гариза язып калдырганда ярмаска мөмкин диелгән. Әмма шунда ук искәрмә китерелә. Анда “Үлемдә көч кулланылган булуга шик булганда, үлемгә китергән сәбәпне, авыруның соңгы клиник диагнозын ачыклый алмаганда, стационар шартларда бер тәүлектән ким вакытта медицина ярдәме күрсәтелеп, дару препаратларының дозасын арттыру йә аны күтәрә алмауга шик булганда, экологик катастрофалар белән бәйле булган авырулардан үлсә, үле бала туса, суд-медицина тикшерүе кирәк булганда һәм тагын берничә очракта мәет ярыла, диелә.
Мәетне ярып карамыйча гына белешмә бирү турындагы карарны медицина оешмасы җитәкчесе хәл итә. Ярган өчен акча алу канун буенча каралмаган. Ритуаль хезмәтләр күрсәткән өчен исә акча алына. Моның белән шушы хезмәт өчен лицензиясе булган оешмалар гына шөгыльләнә.
– Мөселман кешеләрен җирләүдәге йола үзенчәлекләрен истә тотып, Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина оешмасы җитәкчеләренә үз вәкаләтләре кысаларында вафат булган кешенең туганнарына бөтен яклап ярдәм күрсәтү турында тәкъдимнәр җиткерде. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының 13-2/1750нче хаты нигезендә үлемнең беренчел сәбәбе буларак “Картлык” халыкара авырулар классификациясе кодын куллану критерийлары булып түбәндәгеләр тора: 80 яшьтән өлкәнрәкләр, медицина документларында үлемгә китергән хроник авыруларга, җәрәхәтләргә һәм алар нәтиҗәсендә килгән зыянга карата күрсәтмәләр булмау, – диелгән министрлык матбугат үзәгеннән килгән хатта.
Ислам юридик үзәге директоры Җәлил Мостафин да, мәетне ярдырмас өчен аның якыннары гариза яза ала, әмма кайбер очракларда бу мөмкин түгел, кеше юл һәлакәтендә үлсә яки җинаять корбаны булса, туганының ризалыгы булмаса да, мәетне ярырга каршы барып булмый, диде, 323нче федераль канунның 67нче маддәсендәге 3 нче пунктка ишарә ясап.
Социаль челтәрләрдә язылучыларыбызга “Сез кешенең мәетен моргта ярдыруга ничек карыйсыз?” дигән сорау бирдек. Берничә фикерне тәкъдим итәбез:
z.arslanova.z. Үлеменең сәбәбе билгеле булганда, һич тә кирәкмәгән гамәл дип саныйм
Sagdatu. Кеше гомере беткәч, 1 секунд та яшәмәс, кеше сәбәпне бары эзли. Үлгән кешене яруга тискәре карыйм, ул мәетне газаплау дип уйлыйм.
bilalova_1807. Тискәре. Акча өчен мәетне яралар, чек бирү юк, моны ничек бетереп була икән.
slejsan947. Каршы, тискәре.
guzeliya_74. Тискәре, кирәкле гамәл түгел диеп саныйм.
insafchik1961. Тискәре, мәетне рәнҗетү, болай да кайгылы кешедән акча талау ысулы.
rezida_sultanova. акча талау ысулы, баштан үтте!
Зәйтүнә Фәхретдинова. Картаеп үз үлеме белән үлгән кешене ярырга кирәкми дип уйлыйм.
Илһамия Баһаветдинова. Картаеп яки авырудан үлгән кешеләрне яру – бер дә дөрес гамәл түгел, минемчә.
Айсылу Рәхим. Ислам дине Аллаһы Тәгалә хөкемнәрен җиткерә. Диндә ничек, шулай булырга тиеш, минемчә. Без белмәгәнне Аллаһ Раббыбыз бик яхшы белә. Аның хөкемен үзгәртү кирәкмәс.
Илшат Гәрәев. Казанда 94 яшендә үлгән җиңгине озатырга баргач, “ярырга" дигәч гаҗәпләнгән идек. “Криминал" күп икән, шуңа яралар.
Дамирә Хисамиева. Яру кирәкми. Картаеп каты авырып үлгәннәрне нигә ярырга... үлгәч тә кешене тынычлап күмәргә бирмиләр... нәрсәгә кем өчен кирәк микән инде ул...
Фәридә Сафина. Эх ярмасыннар иде шул. 8 июльдә апам үлеп китте мәрхүмкәйне үзем карап соңгы юлга озаттык, өйдән алып киткәндә матур гына иде, ә моргтан алганда 100 яшьлек әби булган, бик переживать иткән иде, онкология белән авырса да ярдылар.
Комментарийлар
0
0
Бездэ тиеш дигэн эйбер куп ул, берсе дэ утэлми.
0
0
gulnara-79
0
0
Һәр кеше моны үзе хәл итәргә тиештер инде. хәзер кеше әшәке. ата улны, ана кызны белми. ата-анасын милкәт өчен агулап үтергәннәр дә җитәрлек бит. андый очракларны ачыклау өчен мәҗбүри ярырталардыр мәетне. 102 яшьлек әбиеңне буып үтермәгәннәрен тагын ничек белеп була, мисал өчен ?!
0
0
0
0
Бездэн сорап торалар ди, тоталар да яралар, больницада улсэ.
0
0
0
0
Яшьләрне ярырга кирәктер инде ул. Ни өчен үлгәнлеген ачыкларга кирәк.
0
0
0
0
gulnara-79. 102 яшьлек әбигә кул күтәрмәсләр, танышларым, 100 яшькә җиткән әбиләрен пенсиясе яхшы бит аның. яшәсен иде әле дип тордылар.
0
0