Шәһри Казан

"Ярый каенанам үлеп китте, малаеның чирләвенә дә мине гаепле итәр иде!..”

Иртәдән кичкә кадәр урамда, эштә, төрле чараларда төрле кешеләр белән очрашырга, аралашырга туры килә. Иң игътибар иткән нәрсәм – кешеләрнең бер-берсенә булган мөнәсәбәте, бигрәк тә, татар хатын-кызларының ирләренә булган мөнәсәбәте, аралашуы, үз-үзен тотышы...

“Хатын-кызларны үтереп мактый инде бу хәзер...” дип уйларсыз инде. Гадәттә, мин шулай матур якларны күбрәк күрергә, үрнәк-өлге итеп язарга яратам. Юк шул менә! Бу юлы мактамыйм! Мактарлык нәрсә тапмадым!

Күбесенчә ирләрне түбәнсетү, кимсетү күзгә ташлана. Имеш, бу (хатын-кыз) гына булдыра да, бу гына тормыш алып бара. Менә бер урыслашкан татар хатыны телефоннан ирен сүгә: “Тупой, ты мои штаны не можешь найти! Найди и бегом! Как ты не можешь отличить брюки от штанов?! Тупой!”.

Авыплар китәрсең, билләһи! Тыңламыйм дисәң дә, колакка керә, чөнки бу бәндә бөтен кеше ишетерлек итеп акырып сөйләшә. Шул ук вакытта телефоннан тыныч һәм җайлы итеп җавап кайтарган ир-ат тавышы ишетелә. “Аңлашу” тәмамланганнан соң да янында утырган кешегә ирнең никадәр “яхшы”, боламык булуы, кулыннан бер эш килмәве турында бер көлтә мәгълүмат ява... 10-15 минут буе теге ирнең ашарга җылыта алмавы, суыткычтан әйбер таба алмавы һәм башкалар турында бертуктаусыз “су ага”...

Сабырлыгым бетә, хәтта минем дә сумкамны бар көчемә селкеп теге хатынның башына бирәсем килә башлый... Әстагыфируллаһ, әстәгыфируллаһ...

Менә бер авыл апасы күкрәк киереп мактана: “Балаларга “кухынный гарнитур” алып бирдем әле! Быел малайны өйләндердем бит!” дия-дия, канатланып сөйли. Ул шулай сәгатьләр буе “тегене эшләдем, моны эшләдем, болай иттем, тегеләй иттем” дип, төкрекләрен чәчә-чәчә сөйләргә, мактанырга мөмкин. Моны тыңлап торган кеше тәмам арып бетә, косасылары килә башлый, моннан ничек котылырга белми. Ул шулай сәгатьләр буе геройланып сөйләгәндә гаилә башлыгы иртәдән кичкә кадәр авыр эштә – төзелештә хезмәт куя. Гаиләсен тиешле дәрәҗәдә яшәтү өчен кышкы салкында да, көзге яңгырда да алны-ялны белми, билен турайтмый эшли ...

Реклама

Менә бер татар апасы сырхауханәдә чиратта тора. Бөтен коридорга ишетелерлек итеп ирен “мактый”: “Тегеңә дарулар алырга килдем әле. Чистый бер чирләшкә булды инде. Һаман мин чабам! Ярый каенанам үлеп китте, малаеның чирләвенә дә мине гаепле итәр иде!” дип, бөтен кешегә шар яра. Шул арада сөйләвеннән бүленеп, “берни белмәүче врачларны, шәфкать туташларын” эт итеп сүгә, укытучыларга да җитешә. Чиратта торган кешеләрне Рәсәйдә бөтен халык эшлексез, “бисталкавый”, бу гына белемле, уңган, акыллы икәнлегенә инандыра ...

Менә бер матур, яшь татар хатыны урамда иренә кычкыра: “Син ковёр кагарга чыгып киткән кеше түгелме соң?! Нәрсә авызыңны ачып катып калдың?! Кер тизрәк! Баланы юындырасы, йоклатасы бар!” Бу вакытта гаилә башлыгы-ире күршеләре белән тыныч кына илдәге вәзгыять турында сөйләшеп тора. Эчми - тартмый торган, тәртипле, сабыр әти янында балалары уйнап йөри. Хатынның иренә кычкырган “матур” сүзләрен күршеләр дә, балалар да ишетеп тора, билгеле ...
Менә бер популяр социаль челтәрдә яшь, чибәр татар хатыны үзенең блогын сүгенү сүзләре кушып алып бара. Үзе ниндидер тормыштагы вакыйгага карата фикерен белдерә, үзе исерек ир-атлар кебек аты-юлы белән сүгенә ... Кешеләргә, караучыларга бу ошый, комментарийларда бары аны мактап, үсендереп язалар. Бер сүз белән генә әйткәндә, аны яраталар ...

Менә, менә... Мондый мисалларны күп итеп китерергә, язмамны берничә биткә тутырырга булыр иде...

Бүген, кызганыч, безнең хатын-кызларыбыз өермә кебек дулап ирләр белән беррәттән тормышны тартып баралар. Ире, балалары, нәселе өчен тырышучы ана арыслан диярсең! Башка илләрдәге хатыннар кебек ирләрнең эшләгәненә куанып, йорт эшләрен караштырып, балалар тәрбияләп кенә утырмыйлар. Иртәдән кичкә кадәр чабалар, эшлиләр, җигеләләр, тарталар... Кызганыч. Шул җигелеп тартканда иң матур, иң асыл сыйфатлар да югалып китә, җуела, юкка чыга кебек...

Ә бит татар хатын-кызы элек-электән гаиләне бербөтен итүче, ирне дә, балаларны да багучы, киләчәк кешесе тәрбияләүче тыйнаклык, сабырлык һәйкәле, иман көзгесе булган...
“И хатын-кыз!
Сүнәр иде тормыш,
Син булмасаң, әгәр дөньяда.
Искерсә дә җирдә дәвер-гасыр,
Нәфислегең синең өр-яңа...” дип, Хәсән Туфанга кушылып безгә – хатын-кызга мәңгелек дан җырлыйсы, татар хатынын иманлы, мәгърифәтле, тырыш, иң мөһиме – тыйнак, тәрбияле, сабыр итеп күрәсе килә....

Булыйк, бик авыр булса да, тырышыйк инде, бәгырьләрем...

Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина), Казан шәһәре

Фото: https://pixabay.com/ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 23 июль 2021 - 13:28
    Без имени
    Бик рәхәтләнеп,тәмнекәйләр пешереп өйдә генә утырыр идек тә бит,акча кирәк - көне төне эшләргә туры килә...алай да җиткереп булмый әле!
  • 23 июль 2021 - 07:53
    Без имени
    "МИН " дип сөйләшкән хатын - кызны җенем сөйми...алар гына дөнья тоткасы...