16+

Ясалма чыршыларда зыянлы матдә табылган

Экспертлар 3-11 мең сумлык чыршыларны 34 төрле параметр буенча тикшергән.

Экспертлар 3-11 мең сумлык чыршыларны 34 төрле параметр буенча тикшергән.

Ясалма чыршыларның куркыныч матдәләр һәм токсиннар бүлеп чыгаруын, маркировкаларын, материалларның төсе уңуын, ботакларның һәм инәләрнең сыйфатын, үзеннән-үзе янып китү сәләтен һ.б. сыйфатларын караганнар. 

Тикшеренүгә алынган чыршыларның барысына  да пластик, полиэтелен бүлеп чыгара торган ис хас булган. Биш баллы шкала буенча исәпләгәндә, 4-5 балл белән бәяләнгән.

Тәҗрибәләр лабораториясе җитәкчесе Анастасия Филоненко сүзләренчә, ясалма чыршыларның бөтенләй дә исе булмаячак дип өметләнмәгәннәр. Әмма барлык шартлар да үтәлеп эшләгәндә, чыршыларның исе булырга тиеш түгел.
 
Моннан тыш чыршыларны агулы матдәләр булу-булмауга да тикшеренү уздырылган. Нәтиҗәдә, “Сказка с инеем", "Адель", "Триумф", "Tiara" ("Тиара”) һәм “Тоскана" модельләрендә формальдегид табылган. Чыршылар тартмаларыннан чыгарып өч атна торганнан соң да аларның исе бетмәгән.
 
Шуңа да белгечләр ясалма чыршыны бүлмәгә куяр алдыннан башта балконга булса да чыгарып, җилләтергә киңәш итә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading