16+

Яшәү көче – чәчәкләрдә

Кукмара районының Ядегәр авылы аша узып барышлый игътибарны төрле төстәге чәчәкләре, матурдан-матур сыннары белән җете төсләргә буялган йорт җәлеп итте. Кызыксыну җиңде: кире борылып, шул йорт каршына килеп туктадык. 

Яшәү көче – чәчәкләрдә

Кукмара районының Ядегәр авылы аша узып барышлый игътибарны төрле төстәге чәчәкләре, матурдан-матур сыннары белән җете төсләргә буялган йорт җәлеп итте. Кызыксыну җиңде: кире борылып, шул йорт каршына килеп туктадык. 

Капка төбендәге аккош сыннарына, бизәкләп-чуклап ясалган, өстенә милли бизәкләр төшерелгән чәйнеккә кадәр менеп «кунаклаган» чын татар самаварына, пластмасс су шешәләрен кисеп эшләнгән энҗе чәчәкләренә шаккатып хәйран басып тордык. Аптырамаслык та түгел, мондагы гүзәллектән, дөрестән дә, күзләр камашырлык иде. Кечкенә итеп ясалган чып-чын ат арбасында, аякларын өскә менгезеп, татар агае утыра, «ат» та бөтен шартын китереп иярләнгән, бизәлгән, ялларына кадәр чын атныкы. Койма тирәли биек «пальма агачлары» «үсеп» утыра. 
Ишегалдына узгач та, берара исебез китеп торды. Йорт каршында чәчәк сыман итеп кисеп, төрле аллы-гөлле төсләргә буялган, машина тәгәрмәчләренә утыртылган чәчәкләрдән торган «утраучыклар»ны гына да 15тән артыкны санадык. Әле ишегалдының кырый-кырыйларына тезелеп киткәннәре ничаклы! Ян-якларын үрмә гөлләр чолгап алган, баскыч-баскыч итеп чүлмәк-чүлмәк чәчкәләр белән бизәлгән беседкага хушланып торганда, ишегалдында кемнәр йөри микән, дип, өйдән хуҗабикә Роза апа Зарипова килеп чыкты. 

– Бу кадәр чәчәкне карап, үстереп бетерергә ничек өлгерәсез? – дигән соравыбызга: «Минем кул да тидергәнем юк, бөтенесен ирем үстерә», – дип, аптырашта калдырды. 
Безнең ушыбызны алган капка төбендәге матур сыннар да ире Мулланур абыйның иҗат җимешләре икән. Ул мәчеттә, җомга намазында иде, без шау-гөр килгән арада, скандинав йөреше таяклары белән эре-эре атлап, үзе дә кайтып җитте. Алга китеп булса да әйтик, скандинав йөреше белән авылда өлкән яшьтәгеләрнең күбесе йөри икән. Ядегәр авылы советы рәисе Айдар Фәйзуллин бөтен авыл картларына скандинав йөреше таяклары алып кайтып бүләк иткән. 
Мулланур абыйга пенсиягә чыкканнан бирле чәчәк җене кагылган. Армиядә Германиядә хезмәт иткәндә, андагы гүзәллекне күреп, их, миңа да йорт тирәмне шулай матурларга иде, дип күптән хыялланган. Йорт җиткезү, балалар үстерү, колхоз эше, бүтән төрле дөнья мәшәкатьләре белән хыялын пенсиягә чыкканчыга кадәр чигереп торган. 

Мулланур абый тик торуның нәрсә икәнен белми, нәрсә тотса – шуны менә дигән итеп башкарып чыга торган тынгысыз җан булып чыкты. Сырлап бизәкләп, милли орнаментлар белән эшләнгән, җете якты төсләргә буялган, әллә каян үзенә җәлеп итеп тора торган тәрәзә кәрнизләрен дә калайдан кисеп ясаган. Һәм, әлбәттә, бизәкләрен дә үзе уйлап тапкан. Ерактан ук үзенә дәшеп торган бизәкле капка да аның эше. Авылдашларына, тирә-як авыллардан сорап килүчеләргә дә, иренмичә, тәрәзә кәрнизләре ясап бирә. Уллары Рашад белән Илнур да әтиләренә охшап, кулга оста, икесе дә төзелеш өлкәсендә эшли. 
Мулланур абый бик күп еллар колхозда механизатор булып эшләгән, аннары төзелеш өлкәсенә күчкән. Авылдагы йортларның күбесе аның кулы аша узган. Роза апа колхозда төрле эшләрдә эшләгән.

– Мин 11 балалы ишле гаиләгә килен булып төшкәндә, бу кечкенә генә йорт иде. Ничек итеп барыбыз да шунда сыеп беткәнбездер, – дип искә ала яшь чакларын ул. – Авырлыкларны күп күрсәк тә, сабыр итеп, тыныч, тату яшәдек. Бер мәртәбә дә кредит алмыйча, үз көчебез белән йорт-җир җиткездек.
Мулланур абый белән Роза апа гомер буе иңне-иңгә куеп, бер-берсенә терәк булып, бөтен эшне киңәшләшеп, бергә эшләп яшәгәннәр. Бүген дә аларның чөкердәшеп кеше кызыктырырлык итеп гомер итүләренә көнләшерлек. 

фото: strg.info

Кукмара, Ядегәр

Эльза Хамматова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading