16+

Яшь табибларга остазларны кайдан табарга?

Аларның 30 проценты сәламәтлек саклау өлкәсенә кагыла. Төп максат – кешеләргә сыйфатлы медицина ярдәмен күрсәтүне тәэмин итү, уртача гомер озынлыгын арттыру, үлүчеләр санын киметү.

Яшь табибларга остазларны кайдан табарга?

Аларның 30 проценты сәламәтлек саклау өлкәсенә кагыла. Төп максат – кешеләргә сыйфатлы медицина ярдәмен күрсәтүне тәэмин итү, уртача гомер озынлыгын арттыру, үлүчеләр санын киметү.

Программаның үтәлеше, республикада медицина өлкәсендәге планнар турында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләде.

Гомер озынлыгы 78 яшькә җитәчәк

Татарстан «Сәламәтлек сак­лау» һәм «Демография» илкүләм программаларында актив катнаша. Былтыргы нәтиҗәләр буенча республикада уртача гомер озынлыгы 74 яшьне тәшкил итә. Әлеге күрсәткеч начар түгел. Идел буе федераль округында бу яктан без беренче урында торабыз. 2024 елга максат – уртача гомер озынлыгын 78,9 яшькә җиткерү.

Кызганыч, быел туучылар саны кимегән: 9 ай нәтиҗәләре буенча 1 мең кешегә 11,1 очрак кына тәшкил итә. «Без демографик чокыр вакытына эләктек. Туучылар санын арттыру максатында, киләсе елда абортларны киметү, ЭКО процедураларын арттыру өлкәсендә эшне җитдиләндерергә уйлыйбыз», – ди Марат Садыйков. Министр фикеренчә, проектларны тормышка ашыруда уңышның 50 проценты «Беренчел медицина ярдәме күрсәтү системасы»н үстерүгә бәйле. Шуңа да безнең республикада беренчел звено эшчәнлеген камилләштерүгә зур игътибар бирелә. Хәер, илкүләм программалар тормышка ашырыла башлаганчы ук тотынганнар иде бу эшкә. Татарстан Президенты ярдәме белән, медицина учреждениеләрендә материаль-техник база яңартылды. Авылдагы сәламәтлек саклау өлкәсенә килгәндә, соңгы алты елда 461 заманча модульле фельдшер-акушерлык пункт­лары төзелде. 25 дәвалану амбулаториясе сафка бас­ты. Сырхауханәләрне яңарту буенча ике еллык программа кысаларында 207 яңартылган медицина учреждениесе ишек­ләрен ачты. Татарстанда «Дустанә сырхауханә» программасы да уңышлы тормышка ашырыла. Су буе чиратлар, дорфа мөнәсәбәт – боларның барысына да тиздән нокта куелыр, мөгаен. Казанның 13 сыр­хау­ханәсе (шул исәптән бишесе балаларныкы) әлеге программа буенча эшли. Монда пациентларга аерым игътибар күрсәтелә, авыруларны кабул итү вакыты озайтылган. 2024 елга яңа модель буенча эшләүче 70 сырхауханә булыр дип көтелә.

Кисәтү яхшырак

Авыл җирендә медицина ярдәмен уңайлы итү өчен быелдан, Татарстан Президенты ярдәме белән, күчмә сырхауханәләр эшли башлады. Район үзәгеннән ерак авылларга бар яктан да җиһазландырылган фургоннар килә. Халыкны тәҗрибәле белгечләр тикшерә. Авылда яшәүчеләр бу яңалыкны бик сөенеп кабул итте. Күбесе, районга кадәр барырга транспорт юк, авырсаң да, үз белдеклегең белән дәва­ланыр­га туры килә, ФАПларда тар белгечләр кабул итми, шуңа да мондый мөмкинлек тудырылу бик яхшы, диләр мобиль сырхауханәләр турында. Хәзергә әлеге күчмә сырхауханәләрдә 11 районда яшәүче 10 меңнән артык кешене тикшерергә өлгергәннәр.
 
Табибларның яратып куллана торган сүзләре – авыруны дәвалауга караганда кисәтүе яхшырак. Шуңа да авыруны кисәтү, беренчел стадияләрендә ачыклап, тиешле дәвалануны билгеләү мөһим. Бу мәсьәләдә диспансеризациянең роле зур. «Рөстәм Миңнеханов та бу мәсьәләгә аерым игътибар бирә. Ул ерак авылларда яшәүчеләрне дә онытмаска кушты. Иң мөһиме – диспансеризация сыйфатлы булырга тиеш», – ди министр.

Үлем очракларына китергән төп сәбәпләрдән яман шешне һәм йөрәк-кан тамыр­лары авыруларын әйтергә була. Бу өлкәдә киләсе елга шактый эш башкарылачак. Әйтик, Төбәкара клиник-диагностика үзәге каршындагы кан тамырлары үзәген яңа заманча җайланмалар белән җиһазландырырга җыеналар, республикада тагын кан тамыры авыруларын дәвалау  буенча биш үзәк оештыру күздә тотыла. Киләчәктә онкология авыруларын вакытында ачык­ларга ярдәм иткән 9 үзәк булдырыр­га ниятлиләр. Аларның берсе Казанның 21нче сырхауханәсе каршында эшли башлаган да инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading