16+

Яшь зоотехник Илнар Нәбиуллин: «Чит илләрдән 50 елга калышабыз»

Биектау районының Әсән хуҗалыгы – элекеге «Яңа тормыш» хуҗалыгының дәвамчысы. Хуҗалыкның баш зоотехнигы Илнар Нәбиуллинның биредә эшли башлаганына алты ел була.

Яшь зоотехник Илнар Нәбиуллин: «Чит илләрдән 50 елга калышабыз»

Биектау районының Әсән хуҗалыгы – элекеге «Яңа тормыш» хуҗалыгының дәвамчысы. Хуҗалыкның баш зоотехнигы Илнар Нәбиуллинның биредә эшли башлаганына алты ел була.

– Без монда килгәндә ферманың түбәсе дә юк иде. Әлеге урыннар ташландык, җимерек хәлдә иде, – дип искә ала ул. – Шул елны Киров өлкәсеннән нәселле таналар кайта башлады. Беренче елны – 90, аннан соң 60 баш кайтты.

Бүген хуҗалыкта 400 баш Голштин токымлы сыер бар. Терлекләрнең гомуми саны 700гә җиткән. Моннан тыш, 260 баш сарык та асрыйлар. 6500 гектарга якын сөрүлек җирләре бар. Нигездә бөртекле культуралар чәчәләр. Күрсәткечләре дә куанырлык: узган ел бер сыердан 8 мең литр сөт савып алынган. Быел әлеге күрсәткечләрне 8500 литрга кадәр арттыру планын куйганнар. Тәүлегенә 27-28 литр сөт савып алалар.

Без килгәндә, сыерлар икенче тапкыр савымда иде.
– Киләчәктә роботлар белән эшләрбез дип уйлыйм, бу турыда сөйләшүләр бара инде, чөнки сыер саварга кеше табу – иң зур проблемаларның берсе. Бүгенге көндә 400 башны сигез сыер савучы сава, – диде Илнар Нәбиуллин.

Сөтләрен Danon компаниясенә тапшыралар икән. Әлеге компания сөтләрне иң зур таләпләр куеп кабул итүче компания буларак билгеле. Биредә сөтләрне 18 төрле күрсәткечләр буенча тикшереп кабул итәләр. Ун көн саен бик җентекле анализ алалар.
Сөт кабул иткәндә бик җитди анализ уздырганны истә тотып, сыерлар арасында еш очрый торган авырулар турында да сораштым.

– Безнең авырулар арасында иң еш көрәшә торганы – мастит. Сыер никадәр күбрәк сөт бирсә, аның иммунитеты шуның кадәр көчсезрәк. Ә маститның кайбер төрләрен антибиотиксыз дәвалап булмый. Дәваласаң, сөтне алмыйлар. Аны бит бозауга да эчерергә ярамый. Авыру сыерларның сөтләрен канализациягә түккән көннәребез дә бар. Шуңа күрә профилактикага зур игътибар бирәбез. Савуның бөтен технологиясен үтәргә кирәк. Сыерларны сауганнан соң җиленнәрен йод белән эшкәртәбез. Моның өчен акча кызганмыйбыз, чөнки дәвалаганга караганда, авыруны булдырмый калу күпкә яхшырак, – ди Илнар.

Терлек азыгы әзерләү

Без барганда, Әсән хуҗалыгы терлек азыгы әзерләү белән мәшгуль иде. 2 мең тонна сенаж, силос әзерләнгән, тагын шуның кадәрлене әзерләргә исәпләп торалар иде. Сыерларга печән күп кирәк, чөнки бер сыер да көтүдә көтелми. Барысы да корпуста яшиләр.
Терлек азыгы әзерләү буенча да, терлекчелек буенча да Илнар Германия, Грузия һәм Голландияга барып, шактый гына тәҗрибә дә туплаган. Яшь белгеч: «Белемнең артыгы булмый», – дигән фикердә тора.

– Без күп нәрсәләрне белмәгәнбез икән. Россия турында 20 елга артта бара дип сөйлиләр. Бик дөрес сүзләр. Мин хәтта 50 елга артка калганбыз дияр идем. Бездә яңалык булып кабул ителгән чаралар чит илдә күптән кулланыштан төшеп калган инде, – ди ул, эшлекле сәфәрләренә нәтиҗә ясап. – Баштан ук барлык сыер тоту утарларын Голландия технологиясенә нигезләп эшләгән идек. Сыерларыбызның берсе дә бәйдә тормый. Аннан соң, чит ил фермерлары идеаль очракта ничек булырга тиеш, нәкъ шулай эшлиләр. Һәр нәрсәне үз вакытында башкарып чыгалар. Вакытында суктыралар, вакытында уралар һәм сортларны яңарталар.

Хуҗалыкның техникалары да яңартылган. Басу-кырларда чит ил комбайннары, бөтен эшне дә үзе башкара торган тракторлар (үләнне төйи дә, болгата да, тарата да), үзйөрешле чапкычлар эшли.
– Үләнне вакытында чабып алырга кирәк, беренчедән, ул картаеп китсә, азык кыйммәте түбәнәя. Сабагы катылана. Икенчедән, кояш каротинны алып бетерә. Сусыл печән яхшырак, – ди яшь белгеч.

Биектау, Алан-Бәксәр

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading