16+

Яшел Үзән районында ТАССРның 100 еллыгына 100 тонна керкә балыгын үстерүне планлаштыралар

Яшел Үзән районында эшмәкәрләр ферма ачылуның тәүге адымнарыннан ук югары күрсәткечләр омтылалар.

Яшел Үзән районында ТАССРның 100 еллыгына 100 тонна керкә балыгын үстерүне планлаштыралар

Яшел Үзән районында эшмәкәрләр ферма ачылуның тәүге адымнарыннан ук югары күрсәткечләр омтылалар.

Татарстанның Яшел Үзән районында «Светлое озеро» крестьян-фермер хуҗалыгы быел балык фермасының беренче чиратын ачуны планлаштыра. Бу хакта Яшел Үзән районы һәм шәһәре советларының уртак утырышында район җитәкчесе Михаил Афанасьев әйтте. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

«Балык фермасын булдыру проектының инициаторы – «Барс групп» компаниясен оештыручы Тимур Әхмәров. Ферма быел ук инде 100 тонна керкә балыгы үстерүне планлаштыра», – дип сөйләде Афанасьев.

Ул шулай ук район кулланучылар кооперативының актив эшләвен дә билгеләп үтте. Мадьяровлар гаиләсенең «Индюжина» кооперативы җитештерү әйләнешен арттырган, алар фермерларны һәм зур булмаган шәхси хуҗалыкларны кош-корт үстерүгә җәлеп итәләр.

«Быел биш яңа корпус төзелде. Планда – Кытай, Төркия һәм Иран базарларына чыгу. Гомумән, хәләл индустриядә үз урынын алу», – дип ассызыклады ул.

Яшел Үзән районының агросәнәгать комплексы 12 авыл хуҗалыгы предприятиесен, 30дан артык крестьян-фермер хуҗалыгын һәм 12,9 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үз эченә ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X