Яшел Үзән районының Норлат авылы пенсионерлары биш елга якын сәламәт яшәү рәвеше алып бара.
Әле скандинавия таяклары тотып урамда атлый алар, кыш көне чаңгыда йөриләр, балалар кебек чыр-чу килеп, биек таудан чана шуалар, күрше Чувашия республикасына бассейнга йөриләр. Быел Президенттан 500 мең сумлык грант та оттылар. Пенсионерларны берләштергән «Яшь йөрәкләр» төркеме җитәкчесе Ләлә Хаҗипова: «Төп максатым – әбиләр пенсиягә чыккач тормыш туктап калды дип уйламасыннар, онытылмасыннар иде», – ди.
Барысы да 2015 елда башланган. Ләлә апа бер төркем пенсионерларны җыеп, Болгарга сәяхәткә алып барган. Аннары алар, атнасына бер тапкыр, авылдагы спорт залына йөри башлаганнар.
– Әбиләрнең яшьләрен исәпкә алып, буыннарга файдалы күнегүләр сайладым. Интернеттан скандинавия йөреше кагыйдәләрен өйрәндем. Бу гади генә йөрү түгел. Мускулларның 90 проценты хәрәкәтләнсен өчен, таякны дөрес тотарга, билгеле бер тәртип буенча атларга кирәк. Бу кагыйдәләрне башкаларга да өйрәттем. Урам буйлап таяк тотып йөргәнебезне күреп, кайберәүләр баштарак: «Эшләре юк инде боларның», – дип гаҗәпләнәләр иде. Хәзер үзләре дә безгә кушылдылар. Алай гына да түгел, күрше авыллар да скандинавия йөрешенә күчте, – ди Ләлә апа.
Иң мөһиме– әбиләр күнегүләрнең файдасын күрә. Нәтиҗәсе әйтеп бетергесез, диләр. Күнегүләрне гел төрлеләндерергә тырышалар. Моңа кадәр йокысызлыктан интеккәннәрнең дә бу проблемалары беткән, кан басымнары нормальләшкән.
Спорт залында бер сәгать физик күнегүләр ясаганнан соң, алар рәхәтләнеп бииләр. Традицияләре дә бар – урамда шөгыльләнгәндә, табигать кочагында туктап, тамак ялгап алалар. Ә бу – үзе бер күңелле.
– Ялгыз яшәүче әбиләр бар, кайберләренең ирләре вафат булган, балалары еракта. Тормыштан ямь тапмаучылар, төшенкелеккә бирелгәннәр дә очрый. Мондый аралашулар алар өчен аеруча кирәк. «Яшь йөрәкләр»дә кеше физик яктан гына ныгып калмый, рухи яктан да канәгатьлек ала, кәефе күтәрелә, – ди Ләлә апа.
Өлкәннәр өчен төрле психологик тренинглар да үткәрәләр. Әле күптән түгел генә психолог Роза Яһудина ялгызлыкны җиңү турында сөйләгән, киңәшләрен биргән.
«Яшь йөрәкләр» төркеменә 50гә якын кеше йөри. Алар: «Моңа кадәр без яшәмәгәнбез икән, безнең өчен яңа тормыш башланды. Ләлә моңа кадәр кайда булды икән?» – диләр. Грант откач, кәефләре тагын да күтәрелгән. Дөрес, 500 мең дигәч тә ул акчаның бер тиене дә кесәләренә кермәгән анысы.
– Грантка гариза биргәч, кызларыбызның берсенә дә әйтми тордым. Бары «сез оттыгыз» дигән хат килгәч кенә серне ачтым. 10 мең проект арасыннан 2 меңен генә сайлап алганнар. Шулар арасында без дә бар. Авыл җирендәге әбиләргә теләктәшлек белдергәннәре өчен зур рәхмәт. Бу сөенечле хәбәрне ишеткәч, елап ук җибәрдем. Акчага төркемдәгеләр өчен 15 велосипед, чаңгылар, скандинавия таяклары, флешкалар, музыка уйнатыр өчен колонка, скакалка, боҗралар, башка кирәк-яраклар алдык. Хәзер гаражымда машинама урын юк, аның урынында велосипедлар саклана, – ди Ләлә апа.
«Яшь йөрәкләр» төркеме, спорттан тыш, мәдәният белән дә кызыксына.Үзләренең бию, хор төркемнәре бар. Грантның бер өлешенә сәхнә киемнәре тектергәннәр.
Хәзер Норлат әбиләрен республика буенча да беләләр. Әле күптән түгел генә Чүпрәле районында кунак булып кайтканнар алар. Анда Иске Чүпрәле авылында пенсионерлар белән бергә биегәннәр, җырлаганнар. Аларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәгәннәр. Кунак ашы – кара-каршы дигәндәй, Чүпрәле әбиләрен дә Норлатка чакырганнар. Июнь аенда Идел аръягы пенсонерлары арасында спартакиада уздырырга җыеналар.
– Авылларда өч-биш кешедән булса да торган төркемнәр ишегалларында җыелып төрле күнегүләр башкарса да, файдалы булыр иде. Аздан башларга кирәк. Әбиләребез онытылырга тиеш түгел. Актив пенсионерлар һәрчак кирәк. Ә аларны селкетер өчен, оештыручылар булуы шарт. Моны мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, табиблар, укытучылар да оештыра ала. Бары теләк кенә кирәк, ә пенсионерлар кушылачак. Сәламәт яшәү, күтәренке кәеф дигәндә, алар һәрчак әзер, – ди Ләлә Хаҗипова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар