16+

Яшелчәләрне кышка ничек сакларга?

Озак вакытка саклана торган тамыразыкларны август ахырында ала башларга була.

Озак вакытка саклана торган тамыразыкларны август ахырында ала башларга була.

Иң мөһиме – аларны кырау төшкәнче алып бетерү. Казып алынган яшелчәләрне саклауга куйганчы киптерегез, әмма артык киптерү дә дөрес түгел. Дымлылыгын югалтса, шиңәчәк һәм озак сакланмаячак. Кояшлы көндә аларны түтәлләрендә ике сәгатькә калдырып торсагыз да була. Болытлы көндә өсте ябулы урынга кертеп җилләтегез.

Куян тубыгы (пастернак) белән топинамбурны язга кадәр җирдә дә саклап була.
Түтәл өстен коелган яфраклар белән каплап куйсагыз да җитә.

Кишер, чөгендерне тартмаларга яки зур полиэтилен пакетка коры ком, йә булмаса агач чүбе белән катыштырып тутырыгыз.

Чөгендерне бәрәңге белән саклау дөрес, ягъни бәрәңге өстенә куегыз. Чөгендер артык дымны суыра, шуның белән күгәрек барлыкка китерми. Үзе дә шиңми тора.

Яшелчәләр арасына катлап миләш агачы яфрагы, әрем, абага куеп калдырыгыз. Алар авыру таралуны булдырмый кала.

Кишер, чөгендер, ачы торма өчен иң яхшы температура – 0 дән 3°С. Температура -1– -2°С гә төшкәндә, алар туңа һәм чери башлый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading