18 июль көнне Соль-Илецк шәһәрендә (Оренбург өлкәсе) Татарстанның Минзәлә районыннан ял итәргә килгән Юра исемле егетне яшен сугып үтергән. Кисәк килгән яшенле яңгыр вакытында 13 яшьлек малай судан тиз генә чыга алмаган. Яшен сукканнан соң аны әтисе чыгарган, ләкин малай «ашыгыч ярдәм» машинасында җан биргән.
– Күк йөзен кап-кара болыт каплады. Күл буенда оныкларым белән бергә идем. Тиздән яңгыр ява башлар, яумыйча калмас дип, мин балалар белән яр буендагы кафега кереп киттем. 15 минут та узмады, кисәк бөтен дөнья агарды, аннан күк күкрәгән тавыш яңгырады. Яңгыр ява башлады. Бөтен кафега халык шыплап тулды. Инде болыт килгәндә ук коткаручылар, судан чыгыгыз, дигән кисәтү ясаган иде. Яңгыр ява башлагач, судан чыга алмыйча интеккән инвалидлар да булды, бик куркыныч иде, – дип сөйли Юра үлгән көнне шул яр буенда булган Зәлифә Мостафина.
Соль-Илецкида булган фаҗига табигый бәла-казаларның берсе генә әле. Соңгы елларда яшенле, давыллы яңгырлар ешайды. Бу нәрсә белән бәйле соң?
Яшен сугып исән калган
Яшен дигән афәт Балтач районының Шода авылында яшәүче Нурҗиһан апа Гыйбадуллинаның тормышын да ике өлешкә бүлә. 1959 ел. Беренче сыйныфны яңа тәмамлаган чагы. Ул көнне кыз әнисе белән матур күлмәкләрен киеп фотога төшәргә китә. Хәзер генә һәркемнең кесә телефоны бар, кайчан тели, шунда фотога төшә ала. Ул вакытта авылга фотограф килү – үзе бер зур вакыйга. Әниле-кызның бу көнне ничек көтеп алулары фотодагы кояштай балкып торган йөзләреннән үк күренә. Бу көн гаилә өчен кара кайгы китерер дип кем уйлаган?
– Фотога төшү генә харап итте мине. Шунда күз тигән, – диделәр. Фотога төшкәннән соң өйгә кайтып киемнәремне дә алыштырырга өлгермәгән идем. Өйдә уйнап калдым. Әни кер юарга чыгып китте. Яңгыр кисәк башланды. Бик каты яшенләгәч, әни: «Кызым, әллә күршеләргә керәбезме?» – диде. Озак та үтмәде, егылдым. Әни борылып караса, мин идәндә янып ятам икән инде. Әни каушаудан өстемә кер юган суын сипкән, янгынны шулай туктаткан, – дип искә ала башыннан үткәннәрне Нурҗиһан апа.
Яшен аларның өенә түшәмне тишеп кергән. Әле Нурҗиһан апага сукканнан соң, әнисе артыннан йөри башлаган.
– Белмим, ничек башы эшләгәндер, әни ул шарны ишек ачып чыгарып җибәргән. Ишек ачмаса, икебез дә өйдә шартлап үләсе идек. Әнине аягындагы резин итеге коткарып калган, диделәр. Ә минем аякта берни юк иде, – ди Нурҗиһан апа.
Авыл халкы яшен суккан сабыйны ни эшләтергә белмәгән. Берсе җиргә күмәргә кирәк дип киңәш биргән. Авыл хатыннары шулай эшләгән дә.
– Мин ул вакытта берни аңламыйм, үземне зиратта күмәләр дип торам. «Күммәгез! Мин исән!» – дип кычкырырга тырышам, ләкин кычкыра алмыйм. Әниләр үзенчә яхшылык эшләгән инде, ләкин балчыкка күмәргә ярамаган икән. Минем аннан соң тәнем үлекләп ага башлады. Хастаханәдә ятканда мендәрдә уң як колагым, ике толым чәчем ябышып калды. Минем нәрсә кичергәнне бер Ходай гына белә, – ди Нурҗиһан апа.
Яшен сукканнан соң, Нурҗиһан апаның тиресе, эреп, башының бер ягы – иңенә, ияге муенына ябышып кала. Шул хәлендә X сыйныфны тәмамлый. Бу яшьтә балаларның бик усал, акны-караны аермый торган чаклары бит, ләкин яшьтәшләре аны «муенсыз кыз» дип кыерсытмый. «Аллага шөкер, миңа гел яхшы кешеләр очрады», – дип кенә тора Нурҗиһан апа үзе дә.
Кызны Чепья хастаханәсендә Николай Константинович Родовский дигән тәҗрибәле табиб дәвалый.
– Ул шулкадәр яхшы кеше иде. Дәвалаган вакытта авыртуга чыдасам, еламасам, акча бирә иде. Өеннән миңа дип күчтәнәчләр ташыды. Николай Константинович муенга ябышкан башымны бераз аерып карады. Ләкин катлаулырак операция ясарга Чепьяда тиешле шартлар юк иде. X сыйныфны тәмамлаганнан соң, табибым мине үзе табып, кулыма Казан хастаханәсе адресын тоттырды. Анда «М.Горький урамы, 3 йорт» дип язылган иде. Соңрак кына белдем, миннән соң Николай Константиновичны үзен дә яшен суккан икән. Казанга мине Шода мәктәбе директоры, укытучым Илдар абый Фазлыев алып китте. Операцияләрне ясатты. Илдар абыйның кызлары минем хәлне әле дә белешеп тора, – ди Нурҗиһан апа.
Казан хастаханәсендә берничә операция ясыйлар Нурҗиһан апага. Башын иягеннән аералар. Яраларны ямар өчен, ботыннан тире алалар. Әнисе дә кызына үз тиресен бирә.
– Минем янда бер кыз ята иде. Ул: «Минем дә тиремне аңа бирегез!» – дип елый башлады. Туган булмаган кешенеке ярамый, диделәр. Казанда да яхшы табиблар, яхшы кешеләр очраттым. Мине белмәүчеләр дә, «яшен суккан кызга» дип, күчтәнәчләр биреп җибәрә иде, – ди.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, операция артыннан операция кичереп, укырга керә алмый кала ул. Туган авылына, үз нигезенә кайта. Колхозда эшли. Соңрак фермадагы кешеләрне ашата башлый. Шунда эшләгән вакытта сау колагына да салкын тидерә.
– Кыш көне машина кузовында йөри идек. Юлда барганда, бер кул белән арба читенә тотынам, икенчесе белән авырткан колагымны каплыйм. Сау колакка шунда салкын тиде. Мин аны үземчә камфора майлары белән дәвалаган идем дә инде. Хастаханәгә барырга вакыт булмады, эштә үз урыныма кеше калдырырга кирәк иде. Менә шулай чукракландым инде. Күптән түгел колак аппараты алган идем. Шундый рәхәт булды. Өйдә йөргән чебен тавышын да ишеттем хәтта. Ләкин әллә ватылды, әллә ни булды үзенә, – ди НурҗиҺан апа.
НурҗиҺан апаның әнисе үләр алдыннан яңа йорт салдырган. Ә мунча-каралтысын, капкаларны, рәшәткәләрне Нурҗиһан апа булдырган. Хәзер, күз тимәсен, бөтен җире ялт иткән аның. Бу йортта гомер буе ялгыз карчык яшәгән димәссең дә.
– Әни үлгәч, бертуган абыем мине үзе белән Уралга алып китте. Мин анда бер ай да тормадым бугай. Өемне, туган авылымны сагынып, «кайтам», дип еладым. «Үзең генә тормыш итәсең бит!» – дип үгетләп тә карадылар. Ләкин үз йортым үз йортым инде ул. Иң читене – ялгызлык икән шул, – ди Нурҗиһан апа. – Әле дә яшеннән куркам. 60 ел үткән бит инде. Ә шундый куркыта. Яшенли башласа, «Аятел көрси» укыйм. Башны, аякларны сыпырам.
Яшен – галимнәр өчен дә чишелмәгән сер
Казан федераль университетының радиоастрономия кафедрасы мөдире Гадел Акчурин сүзләренчә, яшен күренеше галимнәр өчен әле дә сер булып кала. Ул безгә яшеннең килеп чыгышын, аннан саклану ысулларын аңлатты.
– Яшен гадәттә кызу көннәрдә була. Эссе һава белән салкын һава кушылгач барлыкка килә. Яшен яшьнәгәндә, болытларда уңай һәм тискәре зарядлар аерыла дигән фараз бар. Алар бер-берсен яратмыйлар. Ләкин моны фактик яктан дәлилләүчеләр юк әле. Болыттагы су тамчылары ката башлый. Алар ярылып аерылганда, шартлау барлыкка килә. Нәтиҗәдә, уңай зарядлар өскә, тискәреләре аска таба китә. Менә шул зарядлар ток тиз үтә торган урыннарны эзлиләр, – ди Гадел Акчурин.
Аның сүзләренчә, яшен беркайчан да туры гына бармый, ә зиг-заг формасында җиргә төшә. Космостан төшкән нурланышлар да яшен юнәлешен үзгәртергә мөмкин икән.
– Яшен сугу лотерея кебек, кая бәргәнен алдан белеп булмый. Яшен яшьнәгән вакытта урамда каласыз икән, зур объектлардан, ялгыз агачлардан качарга тырышыгыз. Аларга яшен сугу ихтималы зуррак. Елгага, җир асты суларына да якын торырга ярамый. Алар яшенне үзенә җәлеп итеп торалар. Ялан кырда басып калгансыз икән, басып та, утырып та тормагыз, җиргә ятыгыз. Башны каплау, чәчне яшерү, кесә телефонын сүндереп куюдан да бернинди файда юк. Алар – яшен өчен бик аз масштабтагы җәлеп итүче әйберләр. Иң яхшысы – баштанаяк тимер кисәге беләп каплану, тимерне җиргә күмеп кую. Иң мөһиме – сезнең электр үткәрүчәнлегегез әйләнә-тирәдән зуррак булырга тиеш, – ди галим.
Соңгы елларда яшен сугу очракларының арту сәбәпләре дә төрле ди белгеч.
– Яшенле яңгырларның арту сәбәбе – эссе һава торышы дияр идем, ә эссе көннәр ни өчен барлыкка килә? Моңа парник эффекты сәбәпче дип тә әйтеп була. Гәрчә мин үзем ул теориягә ышанмасам да. Ни булса да, глобаль дәрәҗәдә үзгәрешләр бара, – ди Гадел Акчурин.
Кайбер кешеләр йорт тирәләренә яшенне кире кагучы җайланма (громоотвод) урнаштыралар. Гадел Акчурин: «Яшен ул җайланманы үзе эзләп таба, аны грунт суларына тоташтырып урнаштырсаң яхшырак», – ди.
Сез бу язманы укыганда, хәзерге вакытта Җир шарында 1800 тапкыр яшен яшьни.
Яшен яшьнәүнең уңай ягы да бар. Бу вакытта һавада үсемлекләр өчен файдалы азот бүленеп чыга.
Яшен сукканда, атом бомбасы шартлагандагы кебек энергия бүленеп чыга. Ул якынча 20 килотоннага җитә.
Венера, Юпитер, Уран, Сатурн планеталарында да яшен – еш күренеш.
Яшен яшьнәгәндә өй телефоны, канализация, су торбаларыннан да ераграк торырга кушалар. Электр тогы шулар аша да кешегә зыян салырга мөмкин.
Майор Саммерфордны өч тапкыр яшен суккан. Соңгысында ул, каты авырып, үлгән, ләкин үлгәннән соң да тынычлыкта калмаган. Яшен, дүртенче тапкыр сугып, аның кабер ташын чәлпәрәмә китергән.
Яшен суккан кешегә беренче ярдәм күрсәтү
Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенең кабул итү-диагностикасы бүлеге табиб-терапевты Александр ПЕГОВ киңәшләре
Иң беренче эш итеп ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырырга кирәк.
Яшен суккан кешегә кагылырга ярамый, үзеңә дә яшен суга дигән сүзләр белән килешмим. Аның тәне буйлап разряд киткән инде, башкаларга куркыныч түгел. Шуңа да, курыкмыйча, аны ачык җирдән алып китәргә яки ток үткәрми торган берәр материал белән капларга кирәк. Яшен икенче тапкыр сугарга да мөмкин бит.
Кешенең сулышын, пульсын, күз карасын тикшерергә онытмагыз. Инде сулыш алмаса, пульсы булмаса, йөрәккә массаж ясап, ясалма сулыш алдыртырга кирәк.
Яшен суккан кешене бернинди очракта да җиргә күмәргә ярамый. Беренчедән, бу берничек тә ярдәм итми. Икенчедән, аның тәненең яшен суккан өлеше пешкән була, яра аша төрле авырулар керергә, авыруның хәлен тагын да авырайтырга мөмкин.
Гадәттә, яшен суккан кешенең тәне 3-4нче дәрәҗәдә пешкән була, бу бик тирән җәрәхәтләр. Андый яраларны табиблар махсус материал белән бәйләп куя. Янәшәдә табиблар булмаса, мазьлар, гельләр сөртергә ярамый. Иң яхшысы – яраны хлоргекседин белән зарарсызландырырга һәм яра өстен чиста салфетка, яулык белән капларга.
Кеше аңын югалткан очракта, нашатырь спирты иснәтсәң була, аның зыяны юк.
Автор фотосы
Комментарийлар