16+

Яшьлек елларына кайттык

Тукай районы Күзкәй авыл китапханәсендә Комсомолның 100 еллыгына багышланган хатирәләргә бай, үзенчәлекле очрашу булды.

Яшьлек елларына кайттык

Тукай районы Күзкәй авыл китапханәсендә Комсомолның 100 еллыгына багышланган хатирәләргә бай, үзенчәлекле очрашу булды.

Белем йортына бу юлы яшьлекләре пионерда, аннары комсомол сафларында үткән өлкән буын кешеләре җыелды. Узганнарны искә төшерү өчен, «Комсомол чоры» дигән тирән эчтәлекле күргәзмә эшләнгән иде. Китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова кыскача комсомол узган данлы юл турында сөйләде, колхозда комсомол оешмасы башкарган эшләргә кагылып үтте, төрле елларда комсомол оешмасын җитәкләгән кешеләрнең исемнәрен атады. Кызганыч, кайберләре инде якты дөньяда да юк икән.

– Безнең буын кешеләре өчен яшьлек елларының алты орденлы (өчесе Ленин ордены) комсомол сафларында узуы – үзе бер горурлык, – диде ул.

– Комсомолга 7нче сыйныфта укыганда кердем. Аңа әзерләнү, район үзәгенә райком бюросына барулар, кулга комсомол билеты алу – дулкынландыргыч вакыйга булып истә калды. Холкы яңа формалаша торган үсмер өчен бюро каршында, илгә тугры хезмәт итәрлек чын кеше булырмын, дип сүз бирү бик зур вакыйга, үз алдыңа зур бурыч кую бит уйлап карасаң. Педагогия училищесында укыганда, комсомол оешмасы эшенә муеннан чумдым. Нинди генә җәмәгать эшләрендә катнашмадык. Барыгыз да беләсез, санап тормыйм. «Комсомол» дигән сүз генә дә гел алга әйди иде. Мәктәптә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгәндә дә комсомол оешмасы зур таяныч булды. Йөкләмәләр алабыз, һәр комсомол үз башлангыч оешмасы алдында башкарган эшләре турында хисап тота, аннары мәктәп комсомол оешмасы секретаре партия оешмасы секретарена рапорт бирә. Бу чорны бик сагынып искә алам, шул сүземне әйтергә килдем, – дип искә алды ветеран-укытучы Зилә Халикова.

Марсель Биктимеров та пионер, комсомол сафларында узган елларын ниндидер бер тыйнак горурлык белән сөйләде.

– Мәктәп кенә түгел, югары уку йортларында да комсомол бик көчле иде. Халык хуҗалыгының мөһим объектларына шефлык итү, студентлар отрядлары оештырып җибәрү дисеңме... Әле анда алдынгыларны, инициативалы яшьләрне генә алалар. Техникумда укыганда, комсомол оешмасын җитәкләдем. Тынгысыз яшьлек еллары иде ул. Яшьләрнең дәрте ташып тора, җиңнәре сызганулы. Әле спорт ярышлары оештырабыз, әле комсомол өмәләре, бәйрәмнәрдә концертлар әзерлибез, кайдандыр түләүле артистлар чакыру юк иде бит ул заманда. Ул концерт белән оешмаларга барабыз. Авыл хуҗалыгы техникумы булгач, урып-җыю эшләрендә дә катнашабыз – комсомол-яшьләр бригадалары оештырабыз. Анда алган чыныгу югары уку йортында да, төрле җитәкче эшләрдә эшләгәндә дә булышты. Комсомол ул – безнең яшьлегебез генә түгел, чын патриотик тәрбия мәктәбе булды.

Рәзинә Нуруллина истәлекләреннән: «Мин булмасам, кем булсын – комсомол безне әнә шулай фикерләргә өйрәтте. Төбәгебездә зур төзелеш башлангач, берничә классташым белән төзүчеләр әзерли торган училищега барып кердек. Диплом алып Чаллыга кайтуга, безгә тулай торактан урын бирделәр, эштә һәрберебезне остазларга беркеттеләр. Алар, тәҗрибәләрен уртаклашып, безне осталыкка өйрәтте. Төзелеш кайный, сафка керәсе объектларда әледән-әле өмәләр үткәрелә, без комсомоллар бит дибез дә җиң сызганып барабыз. Комсомоллардан торган бригадалар оешты – ярышып эшлибез, бизәүчеләр бригадасында без. Ай, квартал йомгаклары буенча күчмә вымпел алган көн барыбыз өчен дә шатлык, чын бәйрәм булыр иде. Чынлап карасаң, яшьлектә алынган ул чыныгу, алга омтылу гомер буе озата килде безне...»

Тәгъзимә Гыйззәтуллина ветеран-укытучы, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Галимҗан ага Вәлиевнең «Яшьлегебез сәхифәләре» китабыннан мәктәп комсомол оешмасының эшчәнлеге турында язмасын укыды. «Галимҗан абый комсомол оешмасы эше турында шулкадәрле яратып, мавыктыргыч итеп язган, шулкадәрле дәрт белән янып яшәдек бит без. Башкарган эшләр дә санап бетергесез, тыңлагыз әле», – диде ул: «...Дәрестән соң кызлар мәктәпне юдылар, чистарттылар. Без малайлар, егетләр ишегалдын себердек, утынлыкны тәртипкә китердек. Укытучылар да безнең белән эшләде. Хәер, боларны ял дисәң дә була, бергә-бергә көлешә-шаярыша эшләве бик күңелле. Өйгә кайтып, бераз капкалагач – тагын мәктәпкә. Эш шул кадәрле күп ки, борылырга да вакыт юк. Комсомол бәйрәмен үткәрәсе бар, аннан соң Октябрь килеп җитә, клубта куярга концерт... Чиреккә билгеләр чыгарыр вакыт та җитә, укуны да бераз «куасы» бар... Репетицияләр...»

Хатирәләр яшьлек елларында яратып җырланган комсомолга багышланган җырлар белән аралашып барды. Юк, ул елларның җырлары онытылмаган. Алар бит шул кадәрле дәртле, якты хисле. Ахырдан зәңгәр ут кабызып, күмәкләшеп җырладык.

Заһидә Нәбиуллина, Тукай районы, Күзкәй авылы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading