16+

Яшьләр форумы: тел, сәясәт, гаилә турында

Бу көннәрдә Татарстанда VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы узды. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, форумның өченче көнендә делегатлар Универсиада авылында җиде юнәлеш буенча дискуссия мәйданчыкларында эшләде.

Яшьләр форумы: тел, сәясәт, гаилә турында

Бу көннәрдә Татарстанда VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы узды. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, форумның өченче көнендә делегатлар Универсиада авылында җиде юнәлеш буенча дискуссия мәйданчыкларында эшләде.

Алар «Бизнес», «Тарихи хәтер», «Тел сәясәте һәм милли мәгариф», «Яңа мәдәният», «Гаилә һәм тәрбия», «Татарстан илчеләре», «Медиа» юнәлешләре буенча дискуссия мәйданчыкларында татар яшьләренең үсеше турында сөйлште. Мәсәлән, «Тел сәясәте һәм милли мәгариф» мәйданчыгында телгә кагылышлы проблемалар һәм аларның чишү юллары мәсьәләләре каралды.

Дискуссия спикеры Айрат Фәйзрахманов, 2017 елның көзендә республикаларда туган тел мәҗбүри рәвештә укытылырга тиеш түгел, дигән сылтама белән тикшерүләр булганын искәртте. «Кызганыч, 2018 елда Дәүләт Думасы тарафыннан яңа указ кабул ителде. Татар теле мәктәпләрдә калмады, туган тел буларак кына кыскартылып укытыла башлады. Әмма татар телен сайлаучы балалар барыбер бар. Туган тел дигән предмет уку планнарының мәҗбүри өлешендә кала. Бу – безнең өчен бер сөенеч. Башка каршылыклар калды. Без татар теле дәүләт теле буларак та мәҗбүри укытылырга тиеш дигән фикердә. Тик әлеге мәсьәлә федераль стандартларда язылмаган. Әлегә Татарстан мәгариф һәм фән министры сөйләшүләр алып бара», – диде ул.

Айдар Шәйхин үзе җитәкләгән «Гыйлем» проекты буенча чыгыш ясады. «Безнең проект асылда фән һәм мәгърифәт үзәге буларак эшли. Безгә нәрсә кызык, без шуны эшлибез. 300дән артык мәкалә тәрҗемә ителгән, 50 «ТЕД» видеоязмасын тавышландырдык. Татарның бераз сәерлеге бар: китапханәдә күпме еллар кулланылмаган китаплар тузан җыеп ята! Безгә сүзлекләр һәм китаплар бик кирәк, алардан еш файдаланабыз», – диде ул.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе итеп кабат Тәбрис Яруллин сайланды.
Ә форумның дүртенче көнендә делегатлар өчен Арча шәһәренә экскурсия оештырылды. Арчада делегатлар күңел ачу программаларын тәкъдим итте.
Арча муниципаль районы идарәсенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамил Мөхетдинов сүзләренә караганда, «Арча кичләре» бәйрәме махсус Татар яшьләре форумы делегатлары өчен үткәрелгән.
– «Арча кичләре» дип аталган милли бәйрәмне беренче тапкыр гына үткәрүебез түгел. Чарада татар халкының төп милли бәйрәме Сабантуйдагы уеннар оештырыла. Моннан тыш, без быел яңалык буларак, торба эченнән чыгу уенын да керттек, – дигән ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Шушы ук көнне икенче төркем делегатлар өчен Болгар дәүләт тарихи-археологик музей тыюлыгына экскурсия оештырылган. Тарихи шәһәргә барлыгы 660 делегат барган.

Фото: Татар-информ

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading