16+

Яшьләр гаилә корырга ашыкмый. Нигә?

Гаилә. Биш хәрефле сүзне тормышта саклап калыр өчен, мәхәббәт кенә түгел, уртак тырышлык, сабырлык, бер-береңне аңлау, юл кую һәм башка гамәл-сыйфатлар таләп ителә. Кызганыч, соңгы елларда шактый гаиләләрнең таркалуы, яшьләрнең балдак кияргә ашыкмавы, бер-ике бала белән генә чикләнүе күзәтелә. 

Яшьләр гаилә корырга ашыкмый. Нигә?

Гаилә. Биш хәрефле сүзне тормышта саклап калыр өчен, мәхәббәт кенә түгел, уртак тырышлык, сабырлык, бер-береңне аңлау, юл кую һәм башка гамәл-сыйфатлар таләп ителә. Кызганыч, соңгы елларда шактый гаиләләрнең таркалуы, яшьләрнең балдак кияргә ашыкмавы, бер-ике бала белән генә чикләнүе күзәтелә. 

Статистикага күз салсак, 2015 елда Татарстанда дөньяга тәүге тапкыр аваз салган сабыйларның саны 57 499 булса, 2021 елда бу күрсәткеч 41 216га кадәр төшкән. Агымдагы елның 4 аенда 11 804 бала туган. Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 8,3 процентка кимрәк. 
Яшьләрнең гаилә корырга ашыкмавы күпвакыт торыр урын булмавы белән аңлатыла икән. Бу яктан, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан торак алуда ярдәм чаралары булдырган. Ул «Жилье Молодым РТ» дип атала. Аның асылы торак бәясенең 30-35 процентын субсидия рәвешендә кайтарудан гыйбарәт. 
Шулай ук Яшьләр министрлыгы 2022 елда яшь гаиләләр өчен цифрлы психологик-педагогик ярдәм күрсәтүне башлап җибәрәчәк. Бу хакта министр урынбасары Алла Кондратьева Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм ЗАГС Идарәсенең «Гаилә институтын ныгыту, традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру» темасына уртак коллегиясе барышында хәбәр итте. 
«Быел мөһим функцияне башлап җибәрәчәкбез, аны республика Президенты хуплады. Без видео-телекоммуникацион технологияләр аша консультация бирәчәкбез, чөнки һәр муниципалитетта да психологик-педагогик ярдәм үзәкләре юк», – диде Кондратьева. Аның сүзләренчә, никахны теркәп, берничә ел узгач, гаиләләрнең яртысыннан күбрәге таркала. 
Татарстан Мәдәният министрлыгы гаиләләрне мәдәни чаралар аша ныгытырга тырыша. Шулай ук бу яктан Пушкин картасы да файдалы булган. Аның буенча алынган билетларның уртача бәясе 445 сум икән. Моны Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Адгамова җиткерде. “Программаны башлап җибәрер алдыннан, оешмаларга Пушкин картасы буенча сатыла торган билетлар бәяләрен күтәрмәскә дигән таләп куелды”, – диде ул. 
Гаиләләрне саклап калу буенча күп кенә чаралар алып барылса да, әле эшлисе эшләр дә байтак. Әйе, гаиләләр имин булганда гына, җәмгыять сәламәт һәм көчле була ала. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading