16+

Яшьләрдә артериаль гипертония каян барлыкка килә: табиб аңлатмасы

Бу сорауга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Ким җавап бирде.

Яшьләрдә артериаль гипертония каян барлыкка килә: табиб аңлатмасы

Бу сорауга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Ким җавап бирде.

“Без кардиологлар, яшьләрдә артериаль гипертонияне ковид башланганчыга кадәр күзәтә башладык. Бу глобаль проблема. Моның сәбәпләре артык авырлык һәм “яшерен” тоз ашау. Мондый тозлар снекларда, чипсыларда, ярымфабрикатларда, фасфудларда очрый. Шул рәвешле туклану, аз хәрәкәтләнү дә гипертониягә китерә.

Ковид вакытында өстәмә факторлар барлыкка килде. Карантин вакытында хәрәкәт чикләнелде. Шулай ук гәүдә авырлыгы арту күзәтелде. Боларга психологик киеренкелек тә өстәле. Ул да гипертониягә китерә”, - диде Зөлфия Ким. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading