Каләм ияләре – шагыйрьләрнең алдан күрүчәнлеге, пәйгамбәрлеге бар, күрәсең. Әлеге юлларның авторы Рафаэль Сибат та үзенең җыр шигырьләренең үлемсез булуын белгән.
Һәм ялгышмаган. Менә без – бер төркем Казан кунаклары – Фоат Галимуллин, Раил Гатауллин һәм мин – әдипнең якташлары һәм туганнары чакыруы буенча, аның Ватанында – Киров өлкәсе, Түбән Шөн якларында булып кайттык.
Гадәттә, язучыны берәр түгәрәк йә бишле юбилее вакытында искә алып хөрмәтлиләр. Ә монда андый матур сан юк. 70 яшьлегеннән соң да өч ел узган. Шагыйрьнең улы Алмаз, әтисенең истәлеге яшәсен өчен, мондый истәлек бәйрәмнәрен ел саен уздыра икән, рәхмәт төшкере.
Сәяхәтебезне Түбән Шөн авылы зиратыннан башладык. Анда туган җир туфрагында әдип мәңгелек йокыга талган. Гадәти зират тынлыгын бозып, илаһи Коръән сурәләре яңгырый. Әрвахларның, шул исәптән, каләмдәшебезнең дә рухы шат булсын. Дога кылганнан соң, Рафаэль Сибат укыткан һәм шактый еллар җитәкләгән мәктәпкә кереп чыктык. Кайчандыр гөрләп эшләгән бу уку йорты бүген Югары Шөн мәктәбенең филиалы гына булып калган.
Иҗаты шәм шикелле янган, сүнәр алдыннан тагын бер дөрләп алган талантлы прозаик, үзенчәлекле шагыйрь, ялкынлы публицист эссеист, әдәби тәнкыйтьче, журналист Рафаэль Сибатны искә алу кичәсе Югары Шөн мәктәбендә дәвам итте. Кунаклар арасында әдипнең укытучылары, яшьтәшләре, дуслары да бар иде. Бу әлеге кичәне җылы истәлекләр, хатирәләр белән баетты. Рафаэль Сибатның укытучысы Дамирә ханым Нургалиеваның чыгышы да истә калырлык булды.
Шөн – әдәбиятыбыз өчен шактый уңдырышлы булган авыл. Танылган балалар язучысы Ләбибә апа Ихсанова. Аның сеңлесе – танылган мөхәррир Венера апа да шуннан. Татарстаннан читтә яшәсәләр дә, халкыбызның уңган-булганлыгын да, кунакчыллыгын да саклаганнар. Хәтта моны бөтен Россиягә дә күрсәтеп торалар. 2007 елда Россиянең гомуми белем бирү учреждениеләре арасында җиңүче булсалар, 2017 елда туган телне саклау буенча Татарстан Республикасы Грантын алганнар.
Татар авылындагы бу мәктәп бүген дә алдына куелган бурычларны югары кимәлдә башкара. Мәктәптә өлгермәүчеләр бөтенләй юк. ТДИ һәм БДИ нәтиҗәләре буенча да кайбер фәннәрдән өлкәнекенә караганда күбрәк балл җыя укучылар. Ел саен район-өлкә олимпиадаларында катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Татар теле һәм әдәбияты буенча уздырыла торган Халыкара һәм төбәкара олимпиадаларда башлыча әлеге мәктәп укучылары катнаша һәм җиңә. Мәктәпне тәмамлаучыларның 85-100 проценты, балачак хыялларын чынга ашырыр өчен, илебез югары уку йортларына керә. Аларның күбесе бюджетлы урыннарда.
Мәктәп директоры Гөлфия Мөлекова әлеге саннар белән «мактанганда», Киров өлкәсе татарларының региональ мәдәни агарту иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәүф Фәсхетдинов та сөенеп утырды (рәсемдә сулда). Ул – әлеге кичәне оештыруда башлап йөрүче дә, өлкә мәктәпләрен татар теле дәреслекләре, матур әдәбият белән тәэмин итүдә Татарстан белән элемтәдә торучы да.
Бүген мәктәп парталары артында утыручы укучылар, Рафаэль аганың яшь якташлары аның иҗатын халыкка җиткерү өчен тырыштылар. Алар, шагыйрьнең шактый шигырьләрен яттан сөйләп, тамашачы күңелендә аның иҗатына карата тагын да ныграк кызыксыну уяттылар. Ә бу – аерым язучы иҗатына гына түгел, гомумән, матур әдәбиятка да якынаю дигән сүз. Танылган әдәбият белгече Фоат Галимуллин Рафаэль Сибат иҗатына фатиханы Мөхәммәт Мәһдиев бирүен искә алды. «Син, теләсәң-теләмәсәң дә, шагыйрь буласың!» – дигән булган олуг остаз үзенең гадәти булмаган, башкаларга охшамаган үзенчәлекле шәкертенә. Аның юравы да юш килгән. Шунысы кызык: Рафаэль Сибат Фоат Галимуллинга багышлап повесть та язган булган. Бу хакта ишеткәч, күпләрдә аны укып карау теләге тугандыр. «Белем җәүһәрләре», «Әдәби марафон» конкурсларын оештыручы Раил Гатауллин шөнлеләрне әлеге ярышларда катнашырга чакырды. Шулай итеп, якташ әдибегезнең эше дәвам итүен исбатларсыз, рухын шатландырырсыз, диде.
Кичә якташлары Рафаэль Сибатны искә алуга гына багышланса да, шундый язучылар биргән туган телебез дә зурланды, аңа дан җырланды.
Йолдыз ШӘРАПОВА
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар