Быел кыш җылы, йомшак булды дигән булган идек тә, ошатмады бугай мактауны, әнә, чигереп алып характерын күрсәтеп маташа.
Кышның февраль ахырында рәхим-шәфкать күрсәтеп алуыннан алданып, инде яз җитте диеп уйлады бугай бу кара карга халкы. Кайтуын кайттылар да, тик монда әле аларны кочак җәеп каршыларга әзерләнеп торган кеше юк, кирәкле кишер яфракларын.
Әдәпсез, тәртипсез, шау-шулы кошлар бит кара каргалар. Карак та әле үзләре җитмәсә. Тамак тәмугка кертер дигәндәй.
Элек язгы чәчү вакытында бөтен авыл басуда, чәчүдә. Кем чәчә, кем чәчкечкә утырып йөри, кем орлык ташый. Крестьян зур өметләр белән җир-ана куенына киләчәк уңышка нигез сала. Ашавы да шунда басуда, Кәмиләттәнең учак ягып зур казанда пешергән итле борчак ашы.
Һәркемнең савытына шактый гына мулдан ит өлеше дә салынган.
Басуда яшь-җилкенчәк белән беррәттән дөнья тоткасы, бала аталары ир-атлар да эшли. Ул чакта һәркемдә ишле бала-чага үскән заман. Ә ашау яклары Аллага шөкер, ипи-бәрәңгегә тук диеп яшәгән чак. Ит дигәне яз-җәйгә калмаган инде аның, кысыр ашка пешеп җиткәндә генә суган белән туң май кыздырып салып җибәрәләр, мин сиңа әйтим, тәмле исе урамнарга кадәр чыга.
Май сыздырган аш диләр иде бездә, Аллага шөкер, ул заман балалары барыбыз да май сыздырган аш ашап үстек. Исе дә тәмле, үзе дә тәмле, тик кысыр аш кысыр инде, ит шулпасы түгел, хәзер төшеп кала.
Ә басуда җелекләреңә китәрлек итле шулпа. Кичкә кадәр карын ачмый. Үзләре Кәмиләттәгә кат-кат өстәтә-өстәтә итле шулпа салдырып ашаганнан соң, һәрбер әти кеше бер кыерчык ипи белән сөтле чәй йөртә торган сумкасына үзенең ит өлешен әйбәтләп төреп салып куя, балаларга куян күчтәнәче.
Тик бер көнне ипле – сабыр Ягъфәр абый иптәшләренә үпкә белдерә: “Егетләр, балаларга дип алып кайтам бит инде, үземнең өлешемне, тимәгез инде зинһар”. Һе, менә сиңа кирәк булса, ирләр аптырашта, нүжәли безнең арада шундый кеше бар?
Без бит утны-суны бергә кичкән, бер яңгыр асларында чыланган, бер бураннарда туңган-өшегән, авыр юлларда бер-беребезне ташлап калдырмаган ир-атлар, авылдашлар. Күтәрелгән кашыклар авызга килеп җитмичә тукталып кала, авыр тынлык урнаша. Беркемнең дә гаепне үз өстенә алып каласы килми, һәркем үзенең гаепсез икәнен белә.
Ярар, бу эшнең очына чыгарга кирәк, ничә көннән бирле берәүнең ит өлеше югалу бу әйбәт эш түгел.
Төшке ял бетте, яңадан басу өсте күңелле шау-гөргә күмелде.
Тик менә берәү генә күңелне борчыган бу күңелсезлекнең очына чыгасы килеп, кыр станының арткы ягына килеп посты. Моннан ирләрнең бер өемгә җыеп куйган сумкалары да, Кәмиләттәнең казаны да әйбәт күренә.
Озак көтәргә дә туры килмәде, аяз күктән бер тапкыр гына "Каррр" диеп тавыш биреп кара карга очып төште, очып төште дә аерым гына торган сумканы актара да башлады, ул итне эләктереп очып киткәнче, теге разведчик та качкан җиреннән чабып чыкты.
Ягъфәр абый сумкасын кешенекеннән читкәрәк, аерымрак куйган икән. Сумканың замогы юк, ул вакытта хуҗалык сумкаларының замогы тимердән иде, алар шундый тиз ватылып чыгалар – шуңа шытыр дип атыйлар иде. Ягъфәр абый да “шытыры” эшләми торган сумкасын уртадан бау белән бәйләп йөргән булган икән. Аллага шөкер, гаепле табылды, ирләр исеменә тап төшмәде.
Бу турыда миңа үзе дә күп еллар шул кырларда чәчү чәчкән, орлык ташыган кеше сөйләгән иде.
Ул кара чутырларның әле оя коргандагы тавышларын ишетсәң! Кычкырышалар, талашалар, нидер бүләләр. Ул оя корырга дип җыйган чыбык-чабык стройматериалларының яртысы агач төбендә. Болары брактыр инде. Үзләре күктә очкач, оялары агач башында булгач, җирдәгеләргә ничек тә ярый диләр бугай. Чыбык-чабык ташучысы ир кеше булып, ул ташыганны бракка чыгарып җиргә ташлаучысы хатыныдыр, мөгаен. Хатыны: "Бер юньле чыбык алып кайтмыйсың, кәкре дә бөкре, әнә, күршеләрнекен кара, ничек тигез-шома оялары", – ди бугай. Ә ире: "Ошамаса, үзең җыеп алып кайт, күрше ире шулай булдыклы булгач, нигә аның белән оя кормадың, нәрсәгә миңа сырыштың, бар әнә, булдыклы, туры чыбык-чабык алып кайтучыны тап", – диме икән.
Бардыр, бардыр, моның хәтле тавыш юктан гына чыкмыйдыр. Тыңлап-тыңлап тордым да: "Әй, болар да нәкъ безнең шикелле икән", – дип уйлап куйдым. Бездә дә бит: "Әнә күрше мужигы шуны эшләгән, моны алып кайткан", – дип тел чарлап торсаң, хәзер отпор аласың: "Яшь чакта нәрсә карадың, нигә күрше мужигына бармадың". Күктәгеләргә дә, җирдәгеләргә дә бер дөнья мәшәкате икән, күрәсең. Ә дөнья малы җитми инде ул адәм баласына, шул исәптән кош халкына да.
Әй, сөйләсәң сөйләр сүз күп инде ул...
Ә яз килер ул, килми калмас, юлга чыккандыр инде, көне суык булса да, һавада яз сулышы сизелә инде. Хәерле язлар килсен, язлар белән бергә ил-көннәребезгә тынычлык та ирешсен.
Рәйсә Галимуллна
Кукмара, Мәмәшир.
Комментарийлар