Шәһри Казан

Язгы ташу җитә. Сез әзерме?

Язгы ташу вакытында Татарстанның тугыз районына су басу куркынычы яный.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республикада язгы ташуны бәла-казаларсыз уздырып җибәрүгә багышланган брифингта Татарстан буенча гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Николай Суржко хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Кубня һәм Кече Чирмешән елгаларында су күләме чамадан тыш күп. Бу елгалар Кайбыч, Яшел Үзән, Яңа Чишмә, Чистай, Аксубай, Алексеевск, Әлки һәм Нурлат районнары территориясеннән уза. Хәзерге вакытта аларда су күләме нормадан 0,2-0,5 метрга артып киткән.

Николай Суржко әйтүенчә, язгы ташу вакытында су басарга мөмкин булган зоналар күзәтү астына алынган.
– Буа, Лаеш, Питрәч, Теләче, Саба, Кукмара, Арча, Биектау, Мамадыш муниципаль районнары, Казан шәһәре территориясендә һәм Мишә, Казансу елгаларында суның шактый булуы күзәтелә. Хәлләр яхшы дип әйтмәс идем, әмма без ситуацияне контрольдә тотабыз. Су басу куркынычы булган районнарга инде бу атнада ук ситуацияне контрольгә алырга кирәк. Быел язгы ташу көтелмәгән сценарий буенча барырга мөмкин, – диде ул.
Ә менә Идел белән Кама кебек зур елга буйларында яшәүчеләргә быел су басу куркынычы янамый.

– Идел һәм Кама елгаларындагы су саклагычларындагы су күләме, узган ел белән чагыштырганда, өч метрга түбәнрәк. Бу елгаларда кар күп булуга карамастан, без алар өчен тыныч була алабыз. Зур елгаларга караганда, быел кече сулыкларның хәле күпкә тотрыксызрак, – диде Николай Суржко.

Реклама

Татарстан Республикасы буенча гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе федераль дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Сергей Захаров сүзләренчә, су басу куркынычы булган урыннарны кар күләме һәм туфрак дымлылыгы буенча билгелиләр.
– Су басу куркынычы булган җирләрне без туфракның дымлануына карап билгелибез. Кар күп булуы, андагы су күләме дә су басу куркынычы турында хәбәр итә ала. Быел республикада кар катламы уртача күрсәткечләрдән зуррак. Тотрыксыз һава торышы да су басуга сәбәпче була ала. Әгәр дә циклон көньяктан килсә, явым-төшем күп булса, су басу ихтималы бермә-бер арта, – ди Сергей Захаров.
Хәзерге вакытта республикада язгы ташуга әзерлек чоры бара: гидротехник корылмаларны төзекләндерү, елга үзәннәрен һәм суүткәргеч торбаларны чистарту буенча эшләр башкарылган инде.
Николай Суржко сүзләренчә, язгы ташуга әзерлек барышында республикада 3862 суүткәргеч торбалар урнаштырылган һәм төзекләндерелгән. Шулай ук 2,39 км озынлыктагы тугыз участокта яр ныгыту эшләре, 158 участокны чистарту һәм 1,67 км озынлыктагы дүрт участокның төбен тирәнәйтү эшләре башкарылган.

– Эш барышында 52 гидротехник корылма төзекләндерелде. Чыгымнарның гомуми суммасы 447 млн сумнан артып киткән. Язгы ташуга каршы чараларны башкару өчен 15 меңнән артык кеше һәм 2 меңнән артык техника җәлеп ителгән, – диде ул.
Күперләрне төзекләндерү, яр буйларын ныгыту да – су басу куркынычын булдырмый калуның бер чарасы. Минзәлә районында Минзәлә елгасы аша салынган, Нурлат районының Үрнәк авылы янындагы Олы Чирмешән елгасы аша узучы, Арча районының Кәче авылында урнашкан күперләрне төзекләндерү таләп ителә икән.
Моннан тыш, Николай Суржко язгы ташу вакытында Татарстанда торак-коммуналь, юл, энергетика, медицина хезмәтләре оператив режимда эшләячәген әйтте. Ташу вакытында яр буйларын вертолеттан күзәтеп торачаклар. Моның өчен 18 берәмлек авиация техникасы әзерләнгән инде.

Су басу куркынычы булган очракта нишләргә?

Барлык кирәкле, кыйммәтле әйберләрне, су үтми торган итеп төреп, йортның икенче катына яисә өй кыегына менгезеп куярга кирәк.
Кирәкле дарулар, ике-өч көнлек ризык һәм чиста су, җылы киемнәрне дә алдан әзерләп куярга кирәк. Гадәттән тыш хәл килеп чыга калса, алар кул астында гына булырга тиеш.
Телефонның зарядкасы һәрвакыт тулы булсын.
Өйне калдырып чыгып китәсе булса, электр энергиясен һәм газны сүндерергә онытмагыз.
Ярдәм көткән вакытта йорт түбәсендә торсагыз яхшырак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: