16+

Язмыш кырларын иңләп

«Мәгънәле итеп яшәргә кирәк!»  бу – абыйның тормыш девизы.

Язмыш кырларын иңләп

«Мәгънәле итеп яшәргә кирәк!»  бу – абыйның тормыш девизы.

Абыйлы кеше бәхетле ул, мин – шундыйларның берсе. Абыем Ралифның дөньяга карашын, тормыш фәлсәфәсен, кешеләргә мөнәсәбәтен кечкенәдән күреп үстем, аларны күңелемә өлге итеп алдым.

Ул мине күп нәрсәгә өйрәтте: тырыш булырга, бер эштән дә курыкмаска, эчке тәртипкә һәм мәгънәле итеп яшәргә. Чыннан да, тәртип ягына килгәндә, аңа тиңнәр аз. Өйдә тәртипсезлек булса, бакчадагы кишер түтәлен чүп басса, әнидән түгел, иң беренче абыйдан эләгә иде. Эш кушуның рәтен, җаен да яхшы белә абый. Күңеленә хуш килмәсә, кабат эшләтә. Менә шул вакытта, 14 ел үткәч, Теләче районы «Максабаш» колхозына хуҗалык рәисе итеп билгеләнәсен кем уйлаган. Утырып эшләргә идарә бинасы, йөрергә транспорты да булмаган бетеп барган авылдан менә дигән гөрләп торган хуҗалык ясавына да тырышлыгы, тәртип яратуы сәбәпче. 

Ун яшеннән әтисез калган малай үз язмышын үзе язарга мәҗбүр, бу – аяусыз тормыш фәлсәфәсе. (60 яшенә багышланган китабын да «Үзем сайлаган язмыш» дип юкка атамады ул.) 

Мәктәптә сигез класс белем алганнан соң, тизрәк һөнәрле булу нияте белән, абый 1975 елда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына укыр­га керде. Әлеге уку йортын уңышлы тәмамлап кайтып, авылда, әти кебек, хисапчы булып эшли башлады. Әтине белгән шофер-механизаторлар: «Хәниф абый кеше хәленә керә торган, акыллы, бик төгәл, намуслы, эшен белеп башкара торган хисапчы-экономист иде», – дип искә алып, аталарча аңа да фФатиха бирә. 

Ул бер ел эшләгәч – 1979 елда, чыгарылыш сыйныфы белән имтиханнар биреп, урта белем турында өлгергәнлек аттестаты алып, Казан дәүләт университетына керү имтиханнарын тапшырып кайтты. Тарих, филология факультетының көндезге бүлегендә укый башлады. Университетны тәмамлагач, 1986 елга кадәр Урта Азия хәрби округында взвод командиры булып хезмәт итте. Армия елларын сагынып искә алганда: «Бу еллар үземне табарга, теләгәндә бар эшне дә башкарып була икәненә инанырга өйрәтте», – ди абый.

Абый армия хезмәтен тәмамлап туган якка кайткач, безнең дөнья түгәрәкләнде. Шул җәйдә үк әнинең кулыннан сәнәк-көрәк, апалар белән минем кулдан чалгы-балта төште. 1986 елның август аеннан абый Саба районының (хәзер Теләче) «Уңыш» колхозында баш экономист булып эшли башлады. 

Ә 1992 елның февраль аенда аны «Максабаш» хуҗалыгына рәис итеп билгеләделәр. Эшчеләренең хезмәтен тиешенчә бәяләп, алар белән бер казанда кайнап, 12 ел гомере аларга яшәү өчен шартлар тудырып үтте аның. Ул эшләгән чорда гасырлар буе авыл халкының үзәгенә үткән байтак социаль проблемалар хәл ителде. Максабашта авылга табигый газ кертелеп, барлык социаль объектлар төзелеп сафка басты. 

Авыл мондый темплар белән үсү чорын белмәгәндер. 

Максабаш игенчелек һәм терлекчелек өлкәсендә дә районның алдынгы хуҗалыгына әйләнде. Исеме респуб­ликага танылды.

Хезмәткәрләре белән килешеп, күңел биреп эшләгән рәисне 2003 елның август аенда Теләче районына авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе итеп билгеләделәр. Инде менә 17 ел абый шушы вазифаны намус белән үти.

Нинди генә заманда, нинди генә шартларда дилбегәне үз кулына алмасын, абыем Ралиф Низаметдинов эшен ахырынача нәтиҗәле итеп җиткерә белә. Шуңа күрә хезмәте дә югары бәяләнә. Ул инде 1997 елдан «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исемне йөртә.

Хезмәт юлында бары тик акыллы җитәкчеләр генә очравы белән бик бәхетле саный ул үзен. Озак еллар авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры булып эшләгән Марат Әхмәтовка, Теләче районы хакимияте башлыклары: Илдар Низамов, Рөстәм Кәлимуллин, Илдус Зарипов һәм Нәҗип Хаҗиповка, «Уңыш» колхозында рәис булып эшләгән Данил Фазлыевка рәхмәтле ул. Ә үзенә күпме кеше рәхмәт әйтә икән аның?! Санап бетергесез.

Ралиф абый үзенең уңыш­ларын, иң беренче чиратта, шушы төбәктә яшәүче халыкның фидакарь хезмәте нәтиҗәсе дип саный. 

Кайда гына җитәкче урыннарда эшләсә дә, халыкның рәхмәтле булуы, хәзерге мөгамәләсе кадерле аңа.

«Мәгънәле итеп яшәргә кирәк!» Бу – абыйның тормыш девизы. 

Шушы гыйбарәне балаларына, туганнарга җиткереп яши белүе сокландыра. Улы Илмир, кызы Эльмира Казан шәһәрендә үз гаиләләре белән матур итеп гомер итәләр. Өч онык бабасы ул хәзер. Бәхетебезгә, әниебез дә исән. Ул бүген килене Вәсилә апа белән абый тәрбиясендә. 

Дөрестән дә, абыебыз белән бик бәхетле без. Язмыш кырларының офыклары киләчәктә дә киң, биек һәм тургайлы булсын иде.

Рәсимә Ибраева,
 Арча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading