24 мартта Саба урман хуҗалыгының легендар директоры Нургали Миңнехановка 90 яшь тулган булыр иде.
Балтачка Президент килә дигәнне ишеткәч, күп еллар элек булган хәтирәләр яңарып, бүгенгедәй күз алдына килде. Без, Нургали Миңнеханов белән 70нче елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында читтән торып белем алдык, сессия вакытларында кунакханәдә бер бүлмәдә яшәдек.
Минем тормышымда зирәк акыллы, затлы нәселдән булган, бер яхшылыкка меңе белән кайтара торган күркәм кешеләр сирәк булса да очрап торды. Шундыйларның берсе – республикада танылган шәхес, Россия Федерациясенең һәм Татарстан республикасының атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов иде.
Безне очраштырган-таныштырган язмышыма рәхмәтле мин. Дуслыкның кадерен белүче, ярдәмчел, әйткән сүзендә торучы җитәкче иде ул. Моны мин беренче танышкан көннән аңладым.
70нче елларда миңа, яңа сайланган яшь колхоз җитәкчесенә, салам эзләп Буа якларына чыгып китәргә туры килде. Анда эш уңмады. Апас районының бер хуҗалык рәисе белән очрашып, үтенечемне җиткердем. Саламга алмашка ылыслы деловой агач бирерсең, диде хуҗа. Ләкин ылыслы агачны кайдан табасы? Киров урманнарыннан әзерләп бирегә китергәнче зур чыгымнар кирәк.
Вакыты да кадерле, яз якынлаша. Шунда бер фикер килеп, Нургали аганың өенә шалтыраттым, гозеремне җиткердем. Җавап: “Ничә вагон кирәк?. Реквизитларын әйт, атна-ун көннән агачлар Каратун станциясендә булыр”, – дигән җавапны ишеткәч, җиңел сулап куйдым, шундый ышанычлы кешем булуга сокландым, рәиснең гаҗәпләнүдән күзләре маңгаена менде кебек.
Бергә укыган елларны сагынып еш искә алам. Нургали аганың танышлары белән аралашып яшәдек. Андый тугры затларның таяныр дуслары күп була. Ул яңалыкка омтылучан, эзләнүчән, тынгысыз кеше иде.
Аның тагын бер сыйфаты – кешелеклелеге таң калдырды мине. Беркөнне “Татпотребсоюз” базасына бардык. Начальнигы Рәшит ага белән күптәнге танышлар икән. Күргәзмәгә куелган чит ил товарлары карап йөрибез. Бермәлне: “Әйдә, ферма тирес исе сеңгән киемнәреңне сал, сине яңабаштан киендерәбез”, – димәсенме Нургали ага. Чехославакиядән кайткан кәчтүм-чалбар, Югославиядә эшләнгән җылы сапожки, каракүл якалы, сыйфатлы кышкы пальто киеп, галстуклар тагып җибәргәч, танымаслык «чибәр егеткә» әйләндем дә куйдым. Җаең чыккач, бер бирерсең дип, түләүне дә үз өстенә алды, мине шаккаттырып.
Балаларының хәлләрен белергә вакыт таба иде Нургали ага. Ул чорда олысы – Рифкате артиллерия училищесында белем ала, тыйнак, оялчанрак булып истә калган. Рөстәме - авыл хуҗалыгы институтында укый, инженер-механик булырга әзерләнә. «Бу егетемнән министр чыгачак», - дия иде, горурланып. Җитез, тәвәккәл, елмаючан йөзле егетнең мөмкинлекләрен, омтылышларын алдан чамалаган, сизенгән әти кеше.
Институт тәмамлагач, күпьеллар аралашып, күрешеп яшәдек без. Май бәйрәмнәрендә, туган көннәрдә Саба урманы аланнарында очрашырга насыйп булды. Хәләле – Вәсига апаның каен җиләге салып тәмле үләннәрдән пешергән чәйләре әле дә авызда саклана сыман.
Мин белгән 15-20 ел эчендә Леспромхоз бистәсе күзгә күренеп үзгәрде, матурайды. Яңа йортлар калкып чыкты, урамнарга асфальт түшәлде, йортларга газ-су кертелде, социаль обьектлар сафка басты.
Таркалырга җиткән урман хуҗалыгына Нургали Миңнеханов килгәч кискен үзгәрешләр башлана: урманны сирәкләп кисү тәртибе кертелә, агачтан фанера, паркет, сувенир савыт-саба эшләү цехлары ачыла, кирпеч сугу-яндыру эшләре җайга салына. Болар барысы да – Нургали Миңнехан улының эзләнүләре, йокысыз төннәре тынгысыз көннәр, үз-үзен аямыйча, сәламәтлеге исәбенә барлыкка килгән үзгәреш-яңарышлар.
Соңгы елларда Саба леспромхозы тәҗрибә мәктәбенә әверелде. Андагы казанышларны өйрәнү өчен Бөтенроссия семинар киңәшмәләр даими уздырыла.
2000 елда миңа Балтач хакимият башлыгы урынбасары сыйфатында Саба районы хезмәтчәннәренең алдынгылар слетында катнашу насыйп булды. Нургали ага белән шунда очрашып күрештек. Ул урман хуҗалыгы директор вазифаларыннан китеп, ун елга якын тынгысыз хезмәттә – бистә башлыгы булып эшләгән. Шактый олыгайган иде.
...Кеше китә, җыры кала, дигән әйтем бар. 30 елга якын Саба урман хуҗалыгын җитәкләп Нургали Миңнехан улы үзеннән күп игелекле эшләр, саваплы гамәлләр калдырды. Иң мөһиме дәвамчылары – уңган-булган балалары бар, Алар белән дә сирәк булса да күрешкәләп торабыз. 2016 елның 17 июлендә Борбаш балалар Сабан туенда Президентыбыз Рөстәм Нургали улы белән кул биреп күрештек. Онытмаган. “Әти белән бергә укыган кешене ничек онытасың”, - диде елмаеп.
Исән булса быел Нургали агага 90 яшь булыр иде. Язмам аның рухына дога булып ирешсен! Амин!
Фәләхетдин Гарәфетдинов,
Балтач.
Комментарийлар