16+

Язучы Госман Гомәр вафат

Хушлашу бүген Чистай урамы 6 нчы йорт янында 9.30 сәгатьтә булачак.

Язучы Госман Гомәр вафат

Хушлашу бүген Чистай урамы 6 нчы йорт янында 9.30 сәгатьтә булачак.

Әдип туган ягында җирләнәчәк. Урыны җәннәттә булсын. Якыннарына күркәм сабырлыклар телибез, дип хәбәр итә Татарстанның Язучылар берлеге.

“Госман Гомәрнең китаплары күп. Аның “Дәверләр мөнбәре” дигән китабы безнең әдәбиятыбызда яңа сүз булды. Андый эчтәлектәге затлы шәхесләр турындагы китап башка юк. Аны энциклопедия белән генә чагыштырырга мөмкин. Безнең юбилярыбыз бик бәхетле”, - дигән иде Фоат Галимуллин 2018 елда Госман Гомәрнең 85 яшьлек юбилеенда.

Язучы Госман Гомәр татар матбугатын үстерүгә 70 елга якын гомерен багышлаган, республика журналистлар берлеген оештыруда башлап йөргән, Казан дәүләт университетында журналистика бүлеген ачу өчен күп тырышлык куйган шәхес, рухи һәм дини тәгълиматларны тирәннән аңлап эш йөртүче татар зыялысы. Әдип буларак та иҗаты игътибарга лаек. Тәүге әсәрләрендә – дәһшәтле Сталинград сугышында батырлык  күрсәткән милләт балалары язмышы. Укучыларга иҗатының таҗы булган  “Даһилар мөнбәре” җыентыгы, “Шаһмиран”, “Юлбарыс тырнагы”, “Мөһер” һәм башка повесть, бәяннары аша таныш.

Мәгълүмат өчен.  Журналист һәм язучы-прозаик Госман Гомәр (Госман Гомәр улы Гомәров) 1933 елның 10 гыйнварында Татарстанның Балык Бистәсе районы Шикнәү Чирмешәне (Шетнев Чирмешәне) авылында колхозчы гаиләсендә туа. Мәктәпнең бишенче сыйныфын тәмамлагач та, ул заводта фрезерчы булып эшли башлый, эшче яшьләрнең кичке мәктәбенә йөреп урта белем ала һәм, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый.

1957 елда Г.Гомәрне югары оешмалар юлламасы белән Саба районында чыга торган «Колхоз байрагы» газетасына әдәби хезмәткәр итеп эшкә җибәрәләр. Биредә өч ел хезмәт куйганнан соң, ул элеккеге Красный Бор районының (хәзер территориясе Әгерҗе районына карый) «Ленин юлыннан» исемле төбәк газетасы редакциясенә бүлек мөдире итеп күчерелә. Районнарны эреләндерү барышында газета ябылгач, инде шактый тәҗрибә туплаган яшь журналистны республиканың үзәк көндәлек басмасы «Совет Татарстаны» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә эшләргә чакырып алалар.

Узган гасырның алтмышынчы елларында Госман Гомәр Татарстан Журналистлары берлегендә консультант һәм җаваплы секретарь булып эшли. 1970 елдан 1987 елга кадәр «Татарстан яшьләре» газетасының җәмәгать оешмалары бүлеген җитәкли. Аннары журналистлык хезмәтен «Ватаным Татарстан» газетасында дәвам иттерә, халыкара «Заман» газетасында бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары, яңартылган «Татарстан» журналында бүлек мөдире вазифаларын башкара. 2002 елдан башлап ул фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Журналист буларак, Госман Гомәр көндәлек матбугатта 1949 елдан языша башлый. Ул — заман тормышының агымдагы мөһим темаларына багышланган дистәләгән кызыклы язмалар, күләмле очерклар, мәкаләләр, фельетоннар авторы. Үткән гасырның сиксәненче-туксанынчы елларында тәҗрибәле журналист үзенең каләм көчен матур әдәбият мәйданында да сынарга керешә. 1982 елда аның Татарстан китап нәшриятында «Уйна гармуныңны» дигән беренче проза әсәре басылып чыга. Алга таба көндәлек матбугат битләрендә бер-бер артлы сюжетлары детектив һәм маҗаралы әсәрләр жанры ысулына корылган «Упкын» (1990), «Элмәк» (1991), «Юлбарыс тырнагы» (1992), «Каты борын» (1992), «Шаһмиран» (1994, 1998), «Мөһер» (1998), «Чия чебене» (2002) исемле повестьлары белән укучыларның игътибарын һәм ихтирамын яулап ала. Аларның шактый өлеше әдипнең 2000 һәм 2004 елларда басылып чыккан «Юлбарыс тырнагы» һәм «Гармун телләре унике» дигән җыентыкларында урын ала.

Ул — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1991), Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге әдәби бүләге лауреаты. Г.Гомәр — 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Фото: "Татар-информ" МА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading