16+

Язучы һәм журналист Илүсә Нәбиуллина: «Безгә гонорар акчасына фатир сатып алу турында хыялланасы да юк»

Язучы һәм журналист Илүсә Нәбиуллина «Тукай премиясен алам» дип очсыз-кырыйсыз чиратка «язылып» шапырынучылар исәбеннән түгел. Әлмәт шәһәрендә тыныч кына яшәп, бик актив рәвештә иҗат итә.

Язучы һәм журналист Илүсә Нәбиуллина: «Безгә гонорар акчасына фатир сатып алу турында хыялланасы да юк»

Язучы һәм журналист Илүсә Нәбиуллина «Тукай премиясен алам» дип очсыз-кырыйсыз чиратка «язылып» шапырынучылар исәбеннән түгел. Әлмәт шәһәрендә тыныч кына яшәп, бик актив рәвештә иҗат итә.

Тимерне кызуында сугарга ярата ул, шуңа да, табадан төшкән әсәрне укучыга тизрәк җиткерер өчен, шактый китабын үз акчасына бастырып бара. Март аенда Илүсә Нәбиуллинага, үзе әйтмешли, 18 яшь тула, ә паспортына ышансак – 60.

«Мөслимлеләрнең бер генә җитмәгән ягы бар»

– Илүсә апа, үзегез турында биш җөмлә белән ниләр сөйли алыр идегез?
– Мин Татарстанның матур бер почмагы булган Мөслим районының Баек авылыннан. Шагыйрә Шәмсия Җиһангирова да, җырчы Габидулла Хөрмәтуллин да, генерал Дәүфит Хамадишин да безнең Баектан. Бу хакта якташ шагыйребез Мөҗәһит Әхмәтҗанов туган көнемә «Баек кызына» дигән бик матур шигырь дә язды. 1980 елдан Әлмәттә яшим. Ике балам, өч оныгым бар.

– Татар мохитендә хатын-кызга язучы булу кыен түгелме?
– Ә кайсы өлкәдә хатын-кызга җиңел? Завод-фабрикаларда, медицина, мәгариф өлкәсендә булсынмы – бик акыллы, бик уңган булса да, хатын-кызга үзенең булдыклы, ир-егетләребездән бер дә ким түгеллеген дәлилләү өчен нык тырышырга кирәк.
Безнең әбиләр, әниләр заманында хатын-кыз иреннән бер адым артта йөргән. Ирдән узып сүз сөйләмәгән, эшкә тотынмаган, атылып чыкмаган. «Әтиегез кайткач кына» дип, ашарга да утырмаган. Гасырлардан килгән әнә шул тәрбия һаман да канда саклана. Хәзер, безнең заманда дип әйтүем, хатын-кызларыбыз үзгәрде, аларның инде бер адым арттан йөрисе килми. Ирләребез консервативрак, аларның әби-бабайлар заманында каласы, хатын-кызның булдыклылыгын таныйсы, үзгәрешләр белән һаман да килешәсе килми.

– Танылган язучы Людмила Улицкая үзенең бер интервьюсында чит илләргә, шул исәптән Төньяк Италиянең бер авылына китеп иҗат итүе турында әйткән иде. Ә сезгә моның өчен аерым бер урын кирәкме?
– Үзебезнең районда гына да су буенда яки урман эчендә берәр өем булсын иде. Шунда табигать кочагында, тынычлыкта рәхәтләнеп иҗат итәр идем. 38 ел панель йортта ике бүлмәле фатирда яшим. Күршеләр алышынып кына тора. Килгән берсе ремонт ясый. Көне буе дрель, чүкеч тавышы, төннәрен җыр-музыка, шау-шу.

Людмила Улицкаяның да, Дарья Донцова, Людмила Петрушевская, Татьяна Устиноваларның да чит илләргә китеп иҗат итү мөмкинлекләре бар. Шушы ханымнарның кайсысыдыр, бер сценарий язган акчасына Мәскәүдән ике бүлмәле фатир алдым, дигән иде.
«Ком сәгате» тапшыруында халык шагыйре Ренат Харис: «Бер очрашуда Евгений Евтушенко: «Хотят ли русские войны» дигән җырым өчен бирелгән гонорарга «Волга» машинасы сатып алдым», – дип әйтте, ә безнең татар язучыларының гонорарлары, башка җирдә эшләмәсәләр, тамакларын туйдырырлык та түгел», – дигән иде. Шулай булгач, безгә гонорар акчасына фатир сатып алу турында хыялланасы да юк.

«Рус теле аша гына танылып була»

– Сезнең белән биш ел элек әңгәмә корганда: «Әтием-әнием биргән Илүсә дигән матур исемнән башка исемем дә, Мактау кәгазьләрем дә юк», – дигән идегез. Уңай үзгәреш булдымы?
– Эшләп торганда булмаганны лаеклы ялдагы кешегә хәзер кем бирсен исемнәр һәм Мактау кагазьләре. Хәер, хәзер кирәк тә түгел инде. Исемнәр, мактау кәгазьләре бит ул эшләгәндә, күтәреп кайтып, өйдәгеләргә мактану, менә минем эшемне күрәләр, бәялиләр, дип әйтү өчен кирәк. Бөтен нәрсәнең үз вакыты бар. Ләйлә Дәүләтованың: «Эштә алган дәрәҗәләр салкын төндә җылытмый», – дигән сүзләрен искә төшерсәк... исем-даннар гел кирәк түгел булып чыга. Ә мин аны: «Җирдә алган дәрәҗәләр салкын гүрдә җылытмый», – дип үзгәртер идем. Үз-үземә юаныч таптым, артист, җырчы, композитор Владимир Высоцкийның да исемнәре булмаган бит, дим.

– Улыгыз белән бергә чит илләргә дә йөрисез. Кайсы сәяхәтләр аеруча истә калды?
– Бу хакта сәгатьләр буе сөйли алам. Дүрт ел эчендә улым белән уннан артык илдә булдык. Беренче тапкыр 2014 елда Черногориягә алып китте ул мине. Таулар, таулар... Таулардан да матур тагын таулар гына була, диләр. Хак икән.
Йокыдан торуыңа иртән болытлар тау итәгенә кадәр төшеп ята. Шулкадәр матур. Ул елны миңа бик авыр иде, күземнән туктаусыз яшь ага. «Әни, кара инде нинди матурлык, елама инде», – ди улым, мине юатып. Ә мин елыйм. Ул вакытта әрнүдән елыйм дип уйлаган идем. Шатлыктан булган икән. Эштән «китмәгән» булсам, андый матурлыкларны кайчан күрер идем әле.

Америка уйлап табучысы Томас Эдисонга 67 яшь булганда, аның лабораториясе янып бетә. Милке 400 меңгә генә иминиятләштерелгән була, ә зыян 3,5 миллионнан артып китә. Шулар өстенә янгында гомер буе җыйган язмалары, тәҗрибәләре, кулъязмалары да көлгә кала. Ул дөрләп янган утка елмаеп карап тора да янында басып торган улына әнисен дә чакырып китерергә куша. Хатыны килгәч: «Кара әле, безнең ялгышларыбыз яна. Хәзер эшне өр-яңадан башларга була», – ди. Тормышны өр-яңадан башларга бервакытта да соң түгел икән. Барган җирләремдә рәхәтләнеп җирле халыкны күзәтәм. Кайткач, алган тәэсирләремне кәгазьгә төшерәм.

Төркиядә аяк киеме чистартучылар кирәк-яраклары тутырылган тартмаларын аркаларына асып йөри. Бермәлне бездән алдан баручы төрек егете щеткаларын төшереп калдырды, мин аларны алдым да илтеп бирдем үзенә. Ул рәхмәтләр укый-укый, бушка дигән булып, шактый гына кыйммәт бәягә алынган өр-яңа аяк киемемне ялт иттерде. Соңыннан акча таләп итә башлады. Башта 20 лира сорады, аннары, шактый вакыт теләнә-теләнә, эш хакын 15, 10 лирага төшерде. 10 лира бирдек тә китеп бардык. Баксаң, алар минем ише беркатлы кешеләр өчен шулай юри «төшереп» калдыра икән щеткаларын. Бер танышым да шундый хәлгә калганын сөйләде. Төрекләрнең тапкырлыгыннан рәхәтләнеп көлдек.

Черногориядә ир-атларның бөтен эшне үзләре башкарулары ошады. Хатыннарының чәче, тырнагы ясалган, матур итеп киенгәннәр. Ирләре исә бер баласын күтәргән, икенчесен муенына утырткан, өченчесен җитәкләгән. Ә бездә киресенчә.

– Сез берничә ел Әлмәт язучылар оешмасын җитәкләдегез. 1963 елдан бирле дилбегә беренче тапкыр хатын-кыз кулына тапшырылды. Җитәкче эшеннән нинди тәэсир калды?
– 2010-2014 елларда Әлмәт язучылар бүлегендә җитәкчелек иткәндә, оешма эше турында газеталарга мәкаләләр әзерләүдән башка бернәрсә дә язмадым. Оешманың 50 еллык эшенә йомгак ясап, «Илһам чишмәләре» дигән җыентык чыкты. Аны бөртекләп, бер каләм иясен дә калдырмаска тырышып, ун районнан ике ел мәгълүмат җыйдым. Ә менә эштән киткәч, 2014-2017 елларда биш китабым дөнья күрде.

Кәнәфи дигән әйбер, әйләндереп салып, мине шактый гына артка ыргыткан булган икән. Болар барысы да тормышны аңлау, кешеләрне белү өчен тәҗрибә булды. Җитәкчелек итеп карамасам, каян белер идем. Ләкин үкенмим. Миндәйләрне авырлыклар сындыра алмый, ныгыта гына.

Хәзер вакытым күп, студент елларындагы кебек, тагын рәхәтләнеп китап укыйм. Никадәр яңа матур китап чыгып тора. Искеләрен дә хәтердә яңартам. Аяз Гыйләҗевнең «Әтәч менгән читәнгә», «Җомга көн кич белән» повестьларын ятлап бетерә яздым. Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача»сын укып чыктым. «Казан утлары»н алдырам.

– «Зөләйха күзләрен ача» зур шау-шу кузгатты. Кайберәүләр хәтта төкерек чәчә-чәчә тәнкыйтьләде 2015 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә иң яхшы әсәр язган татар хатынын. Сез аны ничек кабул иттегез?
– Китапны Әлмәтнең үзәк китапханәсеннән алып укыдым. Ул бер генә данә булып, кызыксынучылар хәтсез иде, бераз көтәргә дә туры килде. Әсәрнең шау-шу тудыруында реклама да үз эшен эшләгәндер. Яхинаны китабы басылып чыкканчы ук мактый башлаганнар иде бит инде.
Татар сүзләренең дөрес кулланылмаган җирләрендә кәефем китте. Китапны укыгач, руслашкан шәһәр кызы татар авылы, аның тарихы, традицияләре турында белеп түгел, кемнәрдер (татар авылында туып үсмәгән кеше) сөйләве буенча язган дигән фикер туды. Әсәр татарча язылган булса, аны бәлки укымаган да булырлар иде. Рус телле аудитория татар телендә әллә нинди яхшы әсәр язылса да укымый, укый алмый, укыса да аңламый. Ул татар мохитен белми, нәрсә язсалар, шуңа ышана. Ә татарчаны белеп, тәмен тоеп укучы кешеләребез олыгайды, алар бетеп бара.

Безнең татарча язылган, тетрәндерә торган әсәрләребез күп. Заманында Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр»ен укымаган кеше калмаган иде. Аны өчәр-дүртәр кат укып, ятлап бетерә язган идек. Әнием: «Яхшы атка гына кыңгырау тагалар», – дип әйтә иде. Укучыларга ошаганга, аны укучы булганга, күңелдән чыкканга, күңелгә тигәнгә шау-шу куптара бит инде китап. Татарча иҗат иткән язучыларыбызның барысы да китапларын башка телләргә, бигрәк тә русчага тәрҗемә итәргә тырышмыймыни? Тырыша, чөнки рус теле аша гына танылуга ирешеп була.

Эт елында туучылар нинди була?

– Илүсә апа, атаклы кешеләрнең әйткән сүзләрен сез еш кына телгә аласыз. Ничек хәтердә шулкадәр саклап бетерәсез?
– Мин бит эт елында туган кеше, хәтерем яхшы. Атаклы кешеләрнең сүзләрен генә түгел, башкаларныкын да онытмыйм. (Серле итеп елмайды.)

– Олимпия уеннарын күзәтеп бардыгызмы? Иҗат эшен спорт белән чагыштырып буламы?
– Карап бардым. Үзебезнекеләр өчен ихластан куанып утырдым. Алинә Заһитова белән ничек горурланмыйсың инде. Безнең татар кызы, талантлы булуы өстенә, бик матур да бит әле, аның шундый зур җиңүгә ирешүе, һичшиксез, горурлык.
Спортны иҗат белән чагыштырып та, иҗат ул спорт кебек дип әйтеп тә була. Ләкин мин иҗатның спорт кебек булуын теләмим. Берәр язучының яхшы әйберен укыганнан соң, «их, мин дә шулай яза алсам иде», дип сокланам. Ярышмыйм. Барыбер аның кебек булдыра алмыйм, үземчә язам. Ә нигә узышырга? Һәркемнең үз укучысы. Барыбызга да урын җитә.

Чарли Чаплин: «Тормыш ул зурайтып һәм якыннан караганда – трагедия, ә ерактан караганда – комедия», – дип язган. Чыннан да, яши-яши күп әйберләр еракта кала, алар көлке һәм юк нәрсә булып тоела башлый. Комедиясе дә, трагедиясе дә минеке. Иң мөһиме – бәхетле булыйк. Кешеләрнең бәхетеннән көнләшмәслек дәрәҗәдә бәхетле булыйк...

Линар ЗАКИРОВ

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Унышлар сина Илусэ

    Мөһим

    loading