16+

"Язучыларны су сибеп үстермиләр шул"

“Иделем акчарлагы” бәйгесен күпләр яратып өлгерде. Үзләрен әдәбият мәйданында сынап карарга теләгәннәр өчен менә дигән мөмкинлек булды ул.

"Язучыларны су сибеп үстермиләр шул"

“Иделем акчарлагы” бәйгесен күпләр яратып өлгерде. Үзләрен әдәбият мәйданында сынап карарга теләгәннәр өчен менә дигән мөмкинлек булды ул.

“Идел” яшьләр үзәге 2000 елда татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, булачак шагыйрь-драматурглар өчен тәүге тапкыр “Иделем акчарлагы” бәйгесен оештырып җибәргән иде. Ул хәзерге көнгә кадәр традицион рәвештә ел саен уздырылып килә.

20 ел эчендә әлеге бәйге аша танылган шагыйрь һәм язучылар бүген үзләре әдәбият өлкәсендә билгеле шәхесләр.

– Ике дистә ел эчендә бу проект уңышлы гына эшләп килә. Иң беренче чиратта яшь иҗатчылар белән кызыксынуыбыз – читтә яшәгән татарларыбызны да шушы проектка тарту иде. Башкортстан, Самара, Оренбург, Удмуртия һәм тагын берничә регионнан һәр елны яшьләребез үзләренең әсәрләре белән катнашып килде. Алар күбрәк тә булсыннар иде. Киләчәктә дә яшь иҗатчылар белән башланган бу эшне дәвам итәргә әзербез. Һәр елны җиңгән кызлар-егетләрнең әсәрләрен җыеп, китап та чыгардык. Финанс өлешен Татар федераль милли-мәдәни автономия үзенә алды. Күптән түгел Татарстан Президенты Кырлайда язучылар белән очрашкан вакытта, мөмкин булган кадәр яшь талантлы яшьләребезгә үз әсәрләрен бастырып чыгаруда өлешегезне кертегез дигән иде. Бу 20 еллык китап шушы эшләребезнең берсе. Шулай ук аларның әсәрләрен башка телләргә дә тәрҗемә итү турында да уйларга кирәк, – диде Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов.

Илдар Гыйльметдинов әйтүенчә, талантлы яшьләрнең иҗатын туплаган әсәрләр җыентыгы районнарга һәм төбәкләргә тарату да оештырылачак. “Иделем акчарлагы” бәйгесенең 20 еллыгы уңаеннан шушы еллар эчендә проза, поэзия һәм драматургия өлкәсендә гран-при яулаган яшь иҗатчыларның эшләре тупланган зур җыентык та әзерләгәннәр. Шактый саллы җыентыкны матбугат очрашуында тәкъдим иттеләр. “Идел” яшьләр үзәге директоры Зөлфия Ибләминова әйтүенчә, әлеге китапта Гран-при алучыларның бүгенге үсешен – хәзерге көн иҗатын да күзәтергә мөмкин.

– Бу китапта төрле елларда җиңү яулаган 24 авторның иҗаты бирелде. Пьеса, шигырьләр, чәчмә әсәрләр урын алды. Кайбер елны икешәр гран-при алучы булды. Кайбер елны бирелмәде дә. Моңарчы да ел саен җиңүчеләрне, урыннар алучыларның әсәрләрен туплап җыентык чыгарып килә идек. Ул авторларга, бәйгедә катнашучыларга таратыла иде. 20 еллык бәйгегә нәтиҗә ясап, китап әзерләгәндә җиңүче авторларның яңа әсәрләрен дә тупладык, – дип сөйли ул.

“Иделем акчарлагы” бәйгесендә яшь иҗатчыларга бәяне һәрвакыт олпат язучыларыбыз бирде. Галимҗан Гыйльманов, Мәгъсум Хуҗин, Рашат Низамиев, Газинур Морат, Марат Закир, Илсөяр Иксанова кебек әдәбиятта җигелеп тартучылар яшь каләмдәшләренең иҗатларын барлады. Очрашуларда Туфан Миңнуллин, Роберт Миңнуллин, Рабит Батулла кебек шәхесләренең әйткән киңәшләрен күпләр хәтерлидер әле.

– Бу бәйге гадәти генә түгел. Шунда гран-при алган кешеләр бүген дә әдәбиятыбызда бик зур урын ала барган шәхесләр. Һәрберсенең үз урыны бар. Без дә шушы бәйгене ишетеп иҗат итә башладык. Бу бәйгедә ике–өч шигырь язып, яисә анда-санда язылган хикәяңне генә җибәреп катнашып булмый. Монда профессиональ иҗатка игътибар ителә дип әйтер идем. Җыентыкка килгәндә, алтын китап булган бу! Татар әдәбиятнең яңа тарихы шушыннан башлана, – ди 2006 елгы Гран-при иясе Рифат Сәлах.

Кешенең күңелендә иҗатка теләге бар икән, Габдулла Тукайны, Гаяз Исхакыйны укый икән, татарлар яшәгән төбәктә дә шагыйрь-язучыларыбыз үсеп чыга ала. Күпчелек җирдә Рифат Сәлах әйткәнчә, Татарстандагы кебек су сибеп үстермиләр шул. Әлеге дә баягы татарча яза башлау өчен татар мохите дә кирәк. Ә безнең теләк: туган телебездә иҗат итүче егет-кызларыбыз саны артсын иде.

Сүз уңаеннан, “Иделем акчарлагы” бәйгесенә иҗат эшләре 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Бәйгенең төп максаты булып талантлы яшь авторларны барлау, аларны берләштерү, иҗатларын активлаштыру һәм башкаларга таныту тора.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading