16+

Ык елгасы берләштергән милли бәйрәм: Азнакай уңганнары, шәп бүләкләр һәм  машинасыз төп батыр

Кичә Азнакайда II Бөтенроссия “Ык буе авыллары Сабан туе» гөрләде. Шөкер, чын бәйрәм рухы өчен барысы да туры килеп торды: көне дә искиткеч матур булды,  һәр тарафтан җыр-бию, шат авазлар яңгырады.  

Кичә Азнакайда II Бөтенроссия “Ык буе авыллары Сабан туе» гөрләде. Шөкер, чын бәйрәм рухы өчен барысы да туры килеп торды: көне дә искиткеч матур булды,  һәр тарафтан җыр-бию, шат авазлар яңгырады.  

Сабан туеның төп өлеше башланып киткәнче, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразиев, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Татнефть” акционерлык җәмгыяте генераль директорының урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев һәм башка кунаклар делегацияләрнең шатерларын карап узды. Кунакларны һәркем ачык йөз белән каршы алып, үзләренә генә хас булган йолаларны, милли ризыкларны, кул осталарының эшләрен тәкъдим итәргә тырышты.

Азнакай районының Әсәй һәм Уразай авыллары уңганнары агач төбендә коймак пешереп сыйласа, Оренбург өлкәсенең Абдулино районыннан килүчеләр ят ризыклардан авыз иттерде. 

- Без бәйрәмгә үзебезнең “Сандугач” ансамбле белән килдек. Өч көн элек кенә үзебездә дә матур Сабан туен уздырган идек. Ә Азнакайга беренче тапкыр килүебез. Бик матур итеп каршы алдылар. Зур рәхмәт. Шулай бергә-бергә яшәргә язсын, - дип теләде Абдулино районының Абдрахман авылыннан Тәнзилә Кадыйрова. 

Васыйл Шәйхразиев: “Азнакайлыларның кунакчыл икәнлеген күрдек”

Иң элек Сабан туе мәйданын Актаныш, Баулы, Минзәлә, Мөслим, Ютазы районыннан, Башкортстанның Туймазы, Ярмәкәй, Шаран, Бакалы, Бәләбәй районнарыннан, шулай ук Оренбург өлкәсе Абдулино районыннан килгән делегацияләр, районда хөрмәт казанган ветераннар, кыр батырлары, алдынгы хуҗалыклар урап узды. 

Ерак җирләрне якын итеп кайткан якташларын, бәйрәмнең мөхтәрәм кунакларын Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләде. 
- Быелгы Сабан туе безнең өчен аеруча истәлекле. Барыгызны да халкыбызның милли бәйрәме белән ихластан котлыйм. Әлеге киң колачлы бәйрәмне уздыру безнең өчен зур җаваплылык һәм шул ук вакытта горурлык та булып тора. Ык елгасы элек-электән тарихыбызда зур роль уйнаган. Ул милләтләрне берләштерүче елга, - диде ул. 

Марсель Шәйдуллин әйтүенчә, Азнакай районы 2018 елгы чәчүне яхшы сыйфат белән кыска вакыт эчендә тәмамлап, республика районнары арасында беренче бишлеккә кергән. 97 мең гектардан артык сөрүлек җирләрендә югары уңыш алу өчен зур күләмдә эшләр башкарылган. Районда 4 инвестор, 6 мөстәкыйль хуҗалык, 20 гаилә фермасы һәм бик күп крестьян-фермерлык хуҗалыклары эшли. Терлекчелек буенча район алдынгылар рәтендә тора.

Кунакларны шулай ук Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразиев та котлады.   
- Сабан туй - милли рух җәүһәре. Сезне иң беренче чиратта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Сабан туе белән котлыйм. Халкыбызның иң күркәм бәйрәмендә сезгә саулык-сәламәтлек, мул тормыш, гаилә бәхете, зур унышлар телим, - диде ул.

Васил Шәйхразиев барлык килгән кунакларны алкышлап сәламләде, рәхмәт сүзләрен җиткерде. 
- Ык буе авыллары Сабан туен үткәрү зур җаваплылык, көчле әзерләнү тәлап итә. Күп вакытта ашаган белми, тураган белә дибез. Бу очракта да шулай. Без сезнең кунакчыл, килгән кунакларга яхшы мөнәсәбәттә булуыгызны күрдек. Сез тырышып эшли һәм матур ял итә беләсез. Республикада алдынгы урында барасыз, барлык өлкәдә дә күрсәткечләрегез югары, - диде ул.

Васил Шәйхразиев Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Ык буе авыллары Сабан туен оештырган өчен Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллинны медаль белән бүләкләде.


Исегезгә төшерәбез, Ык буе авыллары Сабан туе Бөтендөнья татар конгрессы инициативасы белән узган бер беренче тапкыр Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында узган иде. Төп оештыручылары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагы оешмасы һәм аның җитәкчесе – меценат Фәнир Галимов. 
- Бу без уйлап тапкан бәйрәм түгел. Элек-элек тә Ык буе халыклары йолаларын саклап, дус-тату яшәгән. Шул гореф-гадәтләрне буыннардан-буыннарга тапшыра алсак, без бәхетле булыр идек. Ул дуслык, туганлык бәйрәме. Бернинди дә сәясәткә карамый никадәрле кеше җыелган, - диде Фәнир Галимов һәм әлеге бәйрәмне уздыруны кабул итеп алган Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллинга рәхмәтен җиткерде.  


Алдынгы хуҗалыкларга, кыр батырларына мактаулы исемнәр һәм акчалата бүләкләр, машиналар тапшырылды. Шуннан соң зур кунаклар дуслык һәм бердәмлек символы буларак, күпергә сөлге бәйләде.     

Ни өчен төп батырга машина юк?

Шуннан соң бәйрәмнең иң кызык өлеше башланды. Капчык киеп йөгерү, багана башына менү, капчык белән сугышу, кашыккка йомырка салып йөгерү, көянтә-чиләк белән йөгерү һәм башка шундый элек-электән килгән уеннар белән бергә арбага кеше утыртып чабу, боҗра белән казлар тоту, төпсез капчык, кабартылган аяк киемен киеп йөгерү, кабартылган чаңгыларга узышу кебек чагыштырмача яңа төрле уеннар да бар иде. 


Сабантуеның иң матур, иң дулкынландыргыч ярашларының берсе ул, әлбәттә, ат чабышы. Быел чабышта йөзгә якын ат катнашты. Бүләкләре дә саллы иде. Азнакай өчен беренче тапкыр ат чабышының призовой фонды 300 мең сумны тәшкил итте. Аның 200 меңен Азнакай үзен биргән. 


Ярымтокымлы айгыр атлар арасында беренче булып Азнакайдан "Трон" кушаматлы ат килде. Җайдагы Руслан Шириязданов. Чиста токымлы атлар арасында җиңүне Туймазыдан "Амалия" кушаматлы аты белән Илдар Фазлыйәхмәтов яулады. Рысаклар арасындагы чабышта Баулыдан килгән Хәлил Латыйповның "Дисперадо" атына тиңнәр булмады. 

- Мин атларны гашыйк бит. Аларның көчен, тырышлыгын, тизлеген, әзерлеген , җайдакларның бар көчен биреп катнашуларын сокланып карап утырдымхалык та ат чабышын яратып карый бит. Болай булгач татар халкының атка булган мәхәббәте озак еллар яшәячәк әле, - диде ат чабышларының коментаторы булган “Марс” хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Зарипов безгә. 

Сабан туеның икенче матур ярышы – әлбәттә инде көрәш. Гадәттәгечә, мәйдан уртасында бил алышкан баһадирларны бар халык бик игътибар белән күзәтә. Сабантуйның баш батыры булып Туймазыдан Айнур Сартаев калды. Ул бәйрәм символы – тәкә белән бүләкләнде. Ә менә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләге – “Лада Гранта автомобиле” Азнакайдан Ирек Йосыповка тапшырылды. Эш шунда ки, Азнакайда әлеге төп бүләк үз авырлыгында җиңеп чыгучылар арасында җибәрә салу юлы белән ачыклана. Шуңа күрә быел машина алу бәхете төп батырга түгел, ә башка батырга эләкте.    

 Равил Галиев: “Туган ягымны сагынып кайтам”

Сабантуй бизәкләренә ямь өстәп, милли бәйрәмдә Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев, Татарстанның  халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, Рәсим Фасыйхов, “Мирас” җыр һәм бию ансамбле һәм башка җырчылар чыгыш ясады. 


Равил Галиев Сабан туен “Ык буйлары” җыры белән ачып җибәрде. 

- Беренчедән, мин туган ягыма шатланып, ашкынып, сагынып кайтам. Ә Сабан туена чакыру алгач, мин икеләтә сөендем, чөнки халкыбызның милли бәйрәменә, үзебезнең район Сабантуена чакыру минем өчен зур дәрәҗә һәм хөрмәт дип саныйм, - диде ул “ШК” хәбәрчесенә. - Икенчедән, Ык буе Сабан туе бездә, Азнакайда, беренче тапкыр үткәрелә. Бик матур оештырылган бәйрәм. Яңа Сабантуй мәданында мин әле беренче тапкыр. Халык өчен бик уңайлы урын әзерләгәннәр. Анысы да күңелле сөендерә. Күп кунаклар кайткан, күп урыннардан килгәннәр. Алар арасында танышларым, дусларым да бар. Аларны күреп тә бик сөендем. Туган якка кайтуның иң зур сөенече – ул бит инде дусларны, туганнарны, сыйныфташларны күрү, алар белән сөйләшү. Шуңа күрә мин бик канәгать.
Егерме мең кеше катнашкан Сабан туе чыннан да бик матур узды. Азнакайлылар өчен генә түгел, 14 район халкы өчен дә зур бәйрәм булды ул. Ык буе авыллары Сабан туеның эстафетасы исә Азнакай районыннан Актанышка күчте. Димәк, киләсе елда әлеге районда очрашканчыга кадәр! 

МАРСЕЛЬ МӘСӘГУТОВ фотолары 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading