16+

Һәйкәл ыгы-зыгысы

Вату-җимерү матур күренеш түгел, өстәвенә, әгәр ул башкалар тарафыннан төзелгән булса һәм аны юк итәр өчен җитди сәбәпләр булмаса.

Һәйкәл ыгы-зыгысы

Вату-җимерү матур күренеш түгел, өстәвенә, әгәр ул башкалар тарафыннан төзелгән булса һәм аны юк итәр өчен җитди сәбәпләр булмаса.

Җиңү көне якынлашкан саен Көнбатышның нинди дә булса мөгез чыгаруына ияләнеп барабыз бугай инде, тарихны яңача язып бетерә алмаганда, алар һәйкәлләрне булса да җимерә башлый.

Җил тегермәннәре белән көрәшүче Дон Кихот дәвамчылары Балтыйк буе республикалары белән Украинада гына иде әле моңарчы. Күптән түгел СССР маршалы Иван Конев һәйкәлен алып, Чехия дә ыгы-зыгы куптарып маташа.

Россия оборона министрлыгының һәйкәлне Мәскәүгә бирү турында үтенечен Чехиянең тышкы эшләр министрлыгы кире каккан, янәсе, ул Праганың шәхси милке һәм халыкара килешүләр буенча бернинди хокук бозу юк. Алар аны тиздән ачылачак ХХ гасыр музеена урнаштырачак икән. Президент Милош Земан исә һәйкәл алынуны “мәзәк һәм тиле” адым дип атаган, әмма берни дә хәл ителмәгән.

Элек музей турында сүз булмаган иде, һәйкәл алынганда шул районның старостасы: “Аның битлеге юк, бездә таләпләр бөтенесе өчен дә бер”, дип мәзәк итәргә дә маташкан булган. Ләкин бу мәзәк хәл түгел, Россиядә  аның буенча җинаять эше ачылган.


Атна буе әлеге һәйкәл тирәсендә гәп куерды. Җиңү көне якынлашканда әлеге донкихотчылык, әлбәттә, күпләрнең ачуын чыгаргандыр. Хәтер җуелмаган бит - Европаны азат иткәндә корбан булган совет солдатларының саны бер миллионнан артып китә, шуның 140 меңе Чехословакия өчен башын салган. Әмма медальнең икенче ягы да бар – Праганы маршал ялгызы азат итмәгән һәм аны гына дафнә яфрагына төреп кую бәлки дөрес тә түгелдер. Чехиядә болай уйлаучы аз, әлбәттә, халыкара шау-шу купкач кына хәзер хәлне матурларга тырышу бара.

Совет маршалы аларда капма-каршылы фикер уята: бер яктан, ул Освенцим тоткыннарын азат итүче һәм Праганы фашистлардан арындыручы, икенче яктан, аның 1968 елда Чехословакиядә булган бәрелештә совет гаскәрләрен җитәкләгәне дә мәгълүм. Алда әйтелгәнчә, берүзе түгел, ул бары тик хәрби җитәкче. Ә Прагада исә аның һәйкәле урынына Кызыл Армия сугышчыларына багышланган мемориал ачарга җыеналар.

Һичшиксез, җитәкчеләрнең роле зур, аларның тәҗрибәсе, стратегик алымнарыннан башка гына җиңүләр булмас иде. Әмма гади сугышчыдан башка да әллә кая барып булмый, җиңү өчен күпләр гомерләрен дә биргән. Парадокс: берәү рояльдә уйнап, алкышларга күмелсен өчен, бер төркем әлеге рояльне сөйрәп йөртергә һәм пәрдә артында калырга тиеш. Бу тыныч тормышта да шулай.


Прага җитәкчелеге үз фикерен үзгәртмәсә, маршал һәйкәле музейга күчәчәк, ә аның урынына гади совет сугышчылары хөрмәтенә мемориал ачылачак. Аерым шәхесләргә куелган һәйкәлләр җитәрлек, алар стандарт һәм күпләрдә әллә нинди тәэсир калдырмый. Ә Берлиндагы немец кызын кочагына алган совет солдаты, Болгариядәге Алеша, бездәге билгесез солдат һәйкәлләре бөтенләй башка, аларның мәгънәсе бүтән. Чехия җитәкчелеге сүзендә торганда, һәйкәл тирәсендәге ыгы-зыгыны туктатсаң да ярыйдыр, шәт. Тарихка, гомумән, тормышка да бераз башкачарак караргадыр. Гади солдат булмаса, бөек полководецлар кайдан килер иде икән?

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading