16+

Һәйкәлгә лаек һөнәр 

Һәйкәл куярлык иң лаеклы һөнәр нинди дисәләр, ике дә уйламыйча, тәрбияче һәм укытучы дияр идем. Ник дигәндә, үзе өчен чит балаларны шул кадәрле якын итеп, тәрбия һәм белем биргән зат корычтан түгел, алтыннан эшләнгән һәйкәлләргә лаектыр. Бигрәк тә хәзерге заман балалары белән эшләү җиңелләрдән түгел. Өстәвенә, хәзер электрон документлар тутыру, кәгазь эшен дә мулдан бирәләр укытучыларга...

Һәйкәлгә лаек һөнәр 

Һәйкәл куярлык иң лаеклы һөнәр нинди дисәләр, ике дә уйламыйча, тәрбияче һәм укытучы дияр идем. Ник дигәндә, үзе өчен чит балаларны шул кадәрле якын итеп, тәрбия һәм белем биргән зат корычтан түгел, алтыннан эшләнгән һәйкәлләргә лаектыр. Бигрәк тә хәзерге заман балалары белән эшләү җиңелләрдән түгел. Өстәвенә, хәзер электрон документлар тутыру, кәгазь эшен дә мулдан бирәләр укытучыларга...

Шулай да әлеге һөнәр ияләре тиешенчә бәяләнеп бетми. Шул ук һәйкәлне генә алыйк. Россиянең төрле шәһәрләрендә: Магнитогорск, Санкт-Петербург, Томск, Красноярск, Иркутск, Златоуст, Липецк, Ульяновск һәм башка калаларда мөгаллимнәргә һәйкәл куелган. Аларның барысында да диярлек хатын-кыз укытучы чагылыш тапкан. Ә Торопец һәм Екатеринбург калаларындагы һәйкәлләрдә ир-ат укытучылар гәүдәләндерелгән. 
Кызганыч, Казанда гына түгел, Татарстаныбызда да укытучыларга куелган тулы канлы һәйкәл әлегә юк. 

Дөрес, Казанның 67нче мәктәбе каршында, директоры Мадарис Һадиев тырышлыгы белән, укытучыларга 2010 елда һәйкәл ачылды. Аны иганәчеләр ярдәме белән сафка бастырганнар. Һәйкәл үзе 2,5 метр биеклектә һәм дюралюминийдан эшләнелгән. Аның бер ягында – учыннан күгәрченнәр очыра торган кул, икенчесендә Н.Некрасовның танылган «Укытучы, синең исемең каршында...» фразасы язылган. 

67нче мәктәпне 2007 елдан җитәкләгән Мадарис Мансур улы сүзләренчә, һәйкәлне ясауда сугыш ветераны Владимир Смирнов һәм иганәчеләр ярдәм иткән. Шулай ук хәзер Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары, ул чагында Киров һәм Мәскәү районнары җитәкчесе урынбасары булган Наталья Гречанникова зур булышлык күрсәткән. 

– Һәйкәл кую идеясе минеке иде. Укытучыларны бик хөрмәт итәм һәм яратам. Бу сүзнең, һөнәрнең асылын һәм мәгънәсен аңлыйм. Үзем укытучы буларак соңрак формалаштым, – диде мәктәп директоры һәм һөнәре буенча актер икәнен билгеләп узды.
Аның фикеренчә, укытучы булу ул – Ходайдан бирелә торган сәләт.

– Ул елны (2010 ел хакында сүз бара. – Л.Л.) Укытучылар елы игълан ителде. Әмма укытучыларга булган мөнәсәбәт бик начар, түбән иде. Хезмәт хакларын әйтмим дә, оялып үләрлек. Мин мәктәпкә килгәндә кабинетлар җимерелеп беткән, пычрак обойлар, мәктәптә авыр ис... 2010 елга кадәр укытучыларга мөнәсәбәт бик начар иде, аннан соң гына бераз үзгәрә башлады. Ул елларда укытучыга таш атмаган кеше булмагандыр. Киләчәк – укытучы кулында. Без кемне укытуыбызга, кемне тәрбияләвебезгә илнең дә, дөньяның да киләчәге бәйле, – ди Мадарис Һадиев. 

Ул җитәкләгән мәктәп кадет мәктәбе булганлыктан, биредә күбрәк офицерлар белем бирә. Укучылары да гади генә түгел...
– Бик җитди мәсьәләләр белән шөгыльләнәбез. Безгә еш кына балалары мәктәптә формалаша алмаган балаларның әти-әниләре мөрәҗәгать итә. Яшерен түгел, рейтинг, югары күрсәткечләр артыннан куып, күп мәктәпләрдә балаларны кысрыклау бар. Безнең укучыларыбыз бик әйбәт. Бездә хәрби дисцип­лина. «Текә»ләр безнең мәктәптә укымый, – диде директор һәм әти-әни­ләрнең еш кына балаларын тәрбияләгәннәре, белем биргәннәре өчен, укытучыларга килеп рәхмәт әйтүен белдерде. 

Менә шулай, киләчәк өчен, укучылары өчен янып-көеп яши укытучы халкы. Алар дан-шөһрәт тә, һәйкәл дә таләп итми. Әмма нефть респуб­ликасында президентларны, галимнәрне, һөнәр ияләрен укыткан мөгаллимнәргә лаеклы һәйкәл булу һич тә комачау итмәс иде.

ЛИЛИЯ ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading